Календарно-тематическое планирование по литературному чтению (татарская группа) по ФГОС


Әдәби укудан
календарь- тематик планлаштыру
Сыйныф: 2нче В (татар төркеме)
Сәгатьләр саны:
Барлыгы 70 сәг.; атнага 2 сәг.

Практик өлеш: БСҮ- 7сәг.

План түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
Программа:
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. 1-11нче сыйныфлар. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова, Ф.Г.Галимуллин, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел
Дәреслек:
Уку китабы: Рус телендә урта гомуми белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. Тулыл. 4нче басма.- Казан: Мәгариф, 2008
Өстәмә әдәбият:
Р.Шәехова “Иҗади уеннан-уенга”, “Кызыклы грамматика” Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2002.
“Раушан көзге” Татар балалары өчен хрестоматия Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2001.
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации от 10. 07. 1992.)
2.. ФГОС ТР сы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелү турындагы” №6871/10 боерыгы нигезендә (18. 08. 2010)
3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы. (Закон РТ от 19. 10. 1993 г. № 1982-XII «Об образовании)
4. Татарстан республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы . ( Региональный базисный учебный план от 28. 04. 10. № 1746/10)
5. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
6. Уку китабы. 2 нче сыйныф. / Р.Х.Ягъфәрова. Казан, “Мәгариф”, 2008.
Әдәби укудан эш программасы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (татар балалары өчен) Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) һәм 2 нче сыйныф дәреслегенә нигезләнеп төзелде. Укыту планында 2 нче сыйныфта әдәби укуга атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Ел буена 70 сәгать каралган.
Әдәби уку дәресенең максат һәм бурычлары:
матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.
-баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;
- (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;
- укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.
Шәхси нәтиҗәләр. 1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;
3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;
4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;
7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Предметара нәтиҗәләр.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.
Программа эчтәлеге.
Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның тарихын һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать һәм кеше, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.
Программада һәр сыйныф өчен “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” бүлекләре бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.
Һәр сыйныфта укучыларның әдәби текст белән эшләү, әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәләрен билгеләү буенча якынча бәяләү нормалары бирелде.
Уку техникасы
2нче сыйныф. Аңлап, дөрес һәм йөгерек уку. Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру.
Әдәби текст белән эшләү
2нче сыйныф ахырына укучы: текстның нәрсә турында булуын аңлата белергә; текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә; укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белергә; башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белергә тиеш.
Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек
Халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр. Әдәби әсәрләрдә гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре. Шигырь, аның сәнгатьлелеге. Әкиятләрнең төп фикере, кызыклы сюжеты һәм композициясе. Табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр.
Сөйләм үстерү
1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 4 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән:
һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән. Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;
әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү;
1-3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.
Башлангыч классларда әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр:
Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел. Аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге – бер минутка 40 сүз.
Икенче ярты елда аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге – бер минутка 50 сүз. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләре белән уку.
Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү,укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.
Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сүрәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюңеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү.
Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.
Әдәби әсәр авторының теленә, сүрәтләү чараларына игътибар итү – укытучы җитәкчелегендәге сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).
Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табу һәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.
Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.
Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.
Уку китабына ориентлашу. “Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.
Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.
Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3-4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланмышларын әхлакый бәяләү.
Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.
Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.
Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уҗай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.
Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.
№ Төп темалар Сәг. Программаның эчтәлеге
1 Балалар, әйдәгез мәктәпкә! 6+1 М.Гафури. Мәктәп. Тырыш малай. Ана белән кызы. Г.Тукай.Туган тел. Иртә. Ташбака илә куян (мәсәл).Ә.Бикчәнтәева. Язарга өйрәнгәндә. Үрдәк беренчелекне алган. З.Нури.Көн дә мең дә бер сорау. Х.Туфан. Ял көнендә кырлар-болыннардан...И.Туктар. Тырышкан табар. Р.Низамова. Мәктәпкә барабыз. А.Нигъмәтуллин. Рөстәм төгәл исәпли.
2 Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта. 6 Г.Тукай. Көз. Кырлар буш кала...Б.Рәхмәт. Кошлар киткәндә.М.Җәлил. Көз җитте. Н.Сладков. Көз. М.Зхмәтҗанов. Көз. Г.Мөхәммәтшин. Бәрңге алганда.Г.Галиев. Айлар алышынганда.
3 Гаилә һәм туганнар. 7+1 Г.Тукай. Безнең гаилә. Ә.Бикчәнтәева. Әтием белән бергә. Ә.Фәйзи. “...Чәй эчәбез бал белән...” З.Туфайлова. “Әни” сүзе. А Алиш.Әни ялга киткәч. Г.Мөхәммәтшин. Әйдәгез, танышабыз: гап-гади Инсаф. З.Мансур. Әниләр көнендә. Р.Миңнуллин. Әни. Р.Вәлиева. Дәү әни. Х.Халиков. Дәү әти. Р.Корбанов. “Бүре диеп язган идем...” Тату туганнар (Корея халык әкияте).
4 Ак чәчәкләр ява. 6 Г.Тукай. Җир йокысы. Кыш. Кояш. Ә.Бикчәнтәева. Карлар ява. С.Урайский. Чыршы. И.Туктар. Җем-җем!.. Чивик!.. Н.Дәүли. Календарьның соңгы бите. З.Нури. Кар яуган. В.Монасыйпов. Кем белән кем. Р Корбанов. Урак өсте. М.Әхмәтҗанов. Яңгырлы Яңа ел. Безнең дәрес.
5 Үзе яхшының эше дә яхшы. 5 И.Туктар. Рәхмәт һәркем өчен рәхәт. Борын. Ялкау өчен ботка суынган. М.Хәсәнов. Оялчан Хаҗи. Т.Миңнуллин. Үзем белән үзем. Тәмле сүзләр (“Салават күпере” журналыннан). Урамда әдәплелек дәресләре (“Әдәплелек әлифбасы” китабыннан). Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк. Р.Корбанов. Уйнап.
6 Туган җир, туган ил. 7 З.Туфайлова. Туган ил. К.Әмири. Безнең авыл. Г.Дәүләтшин. Нәрсә соң ул туган ил? Р.Вәлиева. Иң матур җир. М.Миншин. Серле күл. Ике мең ел элек (“Салават күпере” журналыннан). Безнең туган илебез ( Татарстан тарихыннан хикәяләр).
7 Яз. 6 Г.Лотфи. Яз җыры. Сыерчык. Э.Касыймов. Боз кузгалды. Д.Аппакова. Тагын урамга. Март башы... Н.Измайлова. Менә нинди икән яз! Җ. Тәрҗеманов. Кояш чыкты. Л.Толстой. Көймә.
8 Язучылар иҗат иткән әкиятләр. 3 Р.Батулла. Куян баласы Нуяк. Ф.Яруллин. Урман әкияте.
9 Төрле халыклар әкиятләре. 6 Хәйләгә каршы хәйлә. Карт белән Төлке.Кәҗә белән Бүре. Өч кыз. (Татар халык әкиятләре.)Итагатле мәче. (Литва әкияте.) Тату туганнар. (Корея әкияте.)
10 Ямьле җәй. 5 М.Гафури. Җәй. Ә.Бикчәнтәева. Колын. Р. Миңнуллин. Сабантуй бүген бездә. Г.Хәсәнов. Кояш бүген иртәдән үк матур карады. М.Хәсәнов. Безнең авыл.
11 Безнең якын дусларыбыз. 7 Г.Тукай. Ташбака илә куян. М.Җәлил. Күке. Г.Бәширов. Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре. З.Нури. Карга. Г.Зәйнәшева. Тукран белән сөйләшү. Ш.Галиев. Рус казлары: га-га-га. Ф.Зыятдинов. Карга белән Шөпшә.
12 Кабатлау 2 13 Резерв 2 Барлыгы 70 Ятлау өчен әсәрләр.
Г.Тукай. Туган тел. Җир йокысы. . Безнең гаилә.
Б.Рәхмәт. Кошлар киткәндә.
М.Җәлил. Көз җитте.
Г.Лотфи. Сыерчык.
З.Туфайлова. Туган ил.
Р.Миңнуллин. Әни.
Ш.Галиев. Рус казлары: га-га-га.
Сөйләшү тематикасы.
И туган тел, и матур тел!
Күркәм әдәпле сүзләр.
Яшел чыршы янында.
Әниләр бәйрәме.
Без Татарстанда яшибез.
Яшелчә кибетендә.
Без әкиятләр яратабыз.
.
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Телдән җавап бирүне бәяләү
1 нче сыйныф укучыларының сөйләм дәрәҗәсе, гадәттә, төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенче берәүләр аерым очракларда гына татарча сөйләшәләр, чөнки алар ана теленә балалар бакчасында гына бераз өйрәнгән булалар, ә өченчеләре татарча бөтенләй белми. Шуңа күрә телдән әзерлек чорында, ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен системалы рәвештә ныгыту һәм үстерү белән бергә, укучыны грамоталылыкка өйрәтүгә әзерлек башлана. Бу чорда шулай ук сөйләм эшчәнлегенең тыңлап аңлау һәм сөйләү төрләрен камилләштерә башлау бурычы да куела, сөйләм аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кына кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырыла башлый. Бу эшләрнең барысы да рәсемнәр буенча әңгәмә корганда, дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрелгән төрле уеннар барышында, экскурсияләр оештырганда, күргән һәм ишеткән вакыйгалар турында сөйләгәндә (диалогик һәм монологик сөйләмдә) башкарыла. Программада телдән әзерлек чорына 32 сәгать каралган. Шушы вакыт эчендә актив кулланылышта йөрүче 300 дән артык сүз кергән һәм катлаулы булмаган грамматик җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла.
Укучыларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә һәр сыйныфта тикшерелеп, укытучы тарафыннан бәяләнеп барылырга тиеш. Сөйләм материалын сайлаганда, татар мәдәниятенә караган һәм милли рухны чагылдыра торган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аерым игътибар итәргә кирәк.
Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына. Телдән сорау формасында үткәрелә торган күнегүләр һәр дәрестә алып барыла.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:
«тулаем аңлады»;
«өлешчә аңлады»;
«аңламады».
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
1. Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары җибәрелсә дә, «5» ле куела.
нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм — 5—6,
нче сыйныфта — 7—8,
нче сыйныфта — 8—9,
нче сыйныфта 10—12 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса; 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3»ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.
Укуның күләме һәм аны бәяләү
Уку дәресләренең төп вазифасы — укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш. Әйтик, 1 нче сыйныфта сүзләрне иҗекләр буенча аңлап, дөрес уку күнекмәләре булдырыла, 2 нче сыйныфта иҗекләр буенча салмак, аңлап, дөрес уку осталыклары формалаша. Укучылар, басымны дөрес куеп, кайбер сүзләрне тулысынча укыйлар. 3 нче сыйныфта аларның аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнекмәләре тәрбияләнә. 4 нче сыйныфта исә уку осталыклары тагын да үсә. Сүзләр уку күнекмәләре ныгый, логик басым һәм паузаларны саклап, сүзтезмә һәм җөмләләр белән уку күнекмәләре формалаша.
Димәк, баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку аеруча мөһим урын алып тора. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым җөмләләрне һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк. Укучыларның сәнгатьле уку һәм телдән сөйләм осталыкларын дәрестән тыш оештырылган чараларда да камилләштерергә була. Дәрестән тыш укуны нәтиҗәле оештыруда төрле уеннар, сюжетлы рәсемнәр, видеомагнитофон, шулай ук милләтебезнең рухи байлыгын, мәдәниятен чагылдырган (культурологик компетенция) текстлар ярдәм итә. Төрле чаралардан файдалану укыган текстның эчтәлеген сөйләгәндә дә (кыскача, җентекләп яки сайланма) урынлы була.
Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).
Укуны гадел бәяләү максатыннан, укучыга 2—3 минутлык тоташ текст тәкъдим ителә. Шуннан соң аның уртача күрсәткечен (1 минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин.
Уку тизлеген бәяләү күрсәткече
Сыйныфлар Хәрефләр саны Сүзләр саны
Кычкырып уку Эчтән уку Кычкырып уку Эчтән уку
1
85—95
-
20—25
-
2 120—155
140—290 30—40
40— 70
3 200—260
300—360 55—65
75—105
4 270—400 390—460 65—75 110—120
Уку күнекмәләрен бәяләү
Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик басымны саклап укыса); укытучы биргән сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, «5» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2—3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, «4» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; әйтелешкә караган 3—4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәлсезлекләр китсә; 4—5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп-өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Башлангыч сыйныфларда, телдән сөйләм белән бергә, укучыларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул максаттан дәрестә язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:
туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;
сорауларга җавап язу;
сүзлек яки контроль диктантлар язу;
изложение язу;
сочинение язу.
Язу күнегүләренә шулай ук матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү кебек эшләр дә керә. Бу уңайдан һәр укучының (1 нче сыйныфта) яки кайберләренең (2—4 нче сыйныфларда) дәфтәрләренә аерым хәрефләрне, аларны тоташтыру үрнәкләрен язу тәкъдим ителә. Матур язуның күләме 1 нче сыйныфта — 1 юлдан, 2 нче сыйныфта — 2 юлдан, 3—4 нче сыйныфларда 3 юлдан да ким булмаска тиеш. Язуга өйрәтүне системалы рәвештә һәр дәрестә (телдән әзерлек чорыннан кала) алып бару мөһим. Язма эшләр даими рәвештә тикшерелә, һәм укучылар белән хаталарны төзәтү эше оештырыла.
Укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен изложение һәм сочинение яздырып тикшереп була. Бу эшләр алдан әзерлек нигезендә — тиешле аңлатулардан соң гына башкарыла.
1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, ләкин аерым очракларда икенче яртыеллыкта күләме 30— 35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.
Язма сөйләмнең бу төрләрен үзләштерү дәрәҗәсенә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, «5» ле куела.
Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2—3 хата булса, «4» ле куела.
Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4—6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4—5 төгәлсезлек китсә, «3» ле куела.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7—10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6—7 тупас хата китсә, «2» ле куела.
Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә.
Грамматик күнекмәләрне бәяләү
Грамматик форма һәм конструкцияләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала.
Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язма формада тикшерелә.
Грамматик белемнәрне бәяләү
Ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса; тупас булмаган 1—2 хата җибәрсә; укытучыга 1—2 ачыклаучы сорау бирергә туры килсә, «5» ле куела.
Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, «4» ле куела.
Грамматик форма һәм синтаксик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4—5 грамматик хата җибәрсә, «3» ле куела.
Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә; грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса; хаталар 6 дан артып китсә, «2» ле куела.
№ Дәреснең
темасы
С. сан
Укыту эшчәнлеге
төрләре Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр Контроль төре Үтәлү вакыты
план факт
1/1 БСҮ. И туган тел, и матур тел!
Г. Тукай.Туган тел. 1 Укытучы сөйләме.Шигырьне уку. Эчтәлеген аңлау. Шигырьне сәнгатьле уку. Сүзлек эше 2/2 Габдулла Тукай.
Г. Тукай. Иртә. 1 Укытучы сөйләме. Шигырьне сәнгатьле уку, эчтәлеген аңлау. Тукайның тормыш юлы белән танышты-ру, йөгерек сәнгатьле уку Тормыш юлы схе-масын төзү
3/3 М. Гафуры. Ана белән кызы. 1 Уку, фикер алышу Шигырьне рольләп уку. Шагыйрь әйтер-гә теләгән фикерне ачыклау 4/3 Р. Низамовадан. Мәктәпкә барабыз. 1 Сәнгатьле уку, фикер алышу Хикәя буенча план төзеп, эчт. сөйләтү, аңлап йөгерек уку 5/5 Ә. Бикчәнтәева.Үрдәк беренчелекне алган. 1 Сәнгатьле уку,эчтәлеген аңлау Әкиятнең эчтәлеген ачу, тәрбияви ролен ачыклау Сүзлек өстендә эш 6/6 Ә. Бикчәнтәева. Язарга өйрәнгәндә. 1 Сәнгатьле уку, фикер алышу Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга эзлек-ле җавап бирү 7/7 И. Туктар .Тырышкан табар. 1 Әңгәмә Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үзләштерү Сорауга җавапны
сайлап
укый белү 8/8 3. Нури. Көн дә мең дә бер сорау.
1 Сорауларга җавап бирү Әңгәмә, хикәя өстен-дә эш 9/9 Г. Тукай . Көз. 1 Уку, фикер алышу. Әңгәмә, шигырь өс-тендә эш
10/10 М. Җәлил. Көз җитте. 1 Сәнгатьле уку, фикер алышу Шигырь эчтәлеген үз-ләштерү, аңлап, йөге-рек уку. Хәзерге көз-ге табигать белән чагыштыру 11/11 Н. Сладковтан. Көз. 1 Хикәя буенча план төзеп, эчтәлеген сөй-ләтү, аңлап йөгерек уку 12/12 Г. Мөхәммәтшиннан.
Бәрәңге алганда. 1 Сорауларга җавап бирү Хикәя буенча план төзеп, эчтәлеген сөй-ләтү, аңлап йөгерек уку 13/13 Г. Галиевтән. Айлар алышынганда. 1 Уку, фикер алышу. Әсәр эчтәлеген үзләш-терү, аңлап, йөгерек уку. Хәзерге көзге та-бигать белән чагыш-тыру 14/14 БСҮ. Яшелчә кибетендә 1 Әңгәмә Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү оста-лыгын үстерү Диалог
төзү 15/15 Г. Тукай. Безнең гаилә. 1 Габдулла Тукай турында алган мәгълүматларны искә төшерү. Сәнгатьле уку. Шигырьне сәнгатьле уку. 16/16 А. Алиштан. Әни ялга киткәч. 1 Сәнгатьле уку. Фикер алышу. Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үзләш-терү, эчтәлек буенча план төзү Сораулар
буенча
әңгәмә 17/17 Ә. Бикчәнтәева. Әтием белән бергә. 1 Сәнгатьле уку. Фикер алышу. Шигырьне сәнгатьле уку. Рифманы күзәтү. Рольләргә бүлеп уку. Эчтәлеген үз сүзләрең белән бирә белү
. 18/18 Дәү әни. Р. Вәлиевадан 1 Уку, фикер алышу Геройларга характе-ристика бирү. Сорау-лар буенча әңгәмә. Әбиләр турында
әңгәмә 19/1 Дәү әти. X. Халиков 1 Әңгәмә Шигырьне сәнгать-ле уку. Рифманы кү-зәтү. Рольләргә бү-леп уку. Эчтәлеген үз сүзләрең белән бирә белү 20/2 Тату туганнар. Корея халык әкияте 1 Сәнгатьле уку. Әңгәмә. Әкиятне эчтәлеген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачу Сүзлек өстендә эш 21/3 Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф. Г. Мөхмәтшиннан 1 Әңгәмә Аерым укучылар укыган өзекләрне сөйләтү. Персонаж-ларның холкы, эш – гамәлләре турында фикерләшү. Уңай һәм тискәре ге-ройларны аеру. 22/4 Р. Миңнуллин. Әни.
1 Сәнгатьле уку. Фикер алышу. Шигырьне сәнгать-ле уку, сорауларга эзлекле җавап бирү Әниләр турында
әңгәмә 23/5 Г. Тукай. Җир йокысы. 1 Укытучы сөйләме Уку. Эчтәлеген сөйләү. Шигырьне сәнгать-ле уку, сорауларга эзлекле җавап бирү 24/6 Ә. Бикчәнтәева . Карлар ява. 1 Сәнгатьле уку. Әңгәмә. Шигырьне сәнгатьле уку, хәзерге табигать белән чагыштырырга өйрәтү 25/7 В. Монасыйпов. Кем белән кем. 1 Сәнгатьле уку.
Эчтәлеген сөйләү. Әсәрне сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәле-ге аша тәрбия бирү 26/8 Р. Батулла. Куян баласы Нуяк. 1 Уку. Фикер алышу. Әкиятнең эчтәлеген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачу Сүзлек өстендә эш 27/9 БСҮ. Яшел чыршы янында.
Н. Дәүли. Календарьның соңгы бите. 1 Әңгәмә Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү оста-лыгын үстерү Хикәя төзү 28/10 И. Туктар. Җем-җем!.. Чвик!.. 1 Сәнгатьле уку. Әңгәмә. Хикәядән өзекләр уку, сорауларга җа-вап бирү. Чагышты-руларны табу Сорауга
җавап
бирү 29/11 Д. Аппакова. Тагын урамга. 1 Сәнгатьле уку. Фикер алышу. Шигырьне аңлап сәнгатьле укулары-на ирешү, үз тор-мышларына бәйле мисаллар китерү Каникул
вакытындагы күңел-ле чак ту-рында
сөйләтү 30/12 БСҮ. Күркәм, әдәпле сүзләр.
И. Туктар.Рәхмәт һәркем өчен рәхәт. 1 Укытучы сөйләме. Әңгәмә Бәйләнешле фикер-ли белү сәләтен, дөрес җөмләләр тө-зү осталыгын үсте-рү Хикәя төзү 31/13 Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк. 1 Сәнгатьле уку.
Эчтәлеген сөйләү. Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үз-ләштерү. Рольләр-гә бүлеп уку. Кеше-лек сыйфатларын ачыклау. Һәр образ-ны, аның эшен са-ный белү 32/14 И. Туктар. Борын. Ялкау өчен ботка суынган. 1 Сәнгатьле уку.Бүлекләргә исем кушу Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үз-ләштерү. Кисәкләр-гә бүлеп аларга исем кушу. 33/1 Т. Миңнуллин. Үзем белән үзем. 1 Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үз-ләштерү. Рольләр-гә бүлеп уку 34/2 М. Хәсәнов. Оялчан Хаҗи. 1 Укытучы сөйләме. Әңгәмә Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген үзләштерү Сорауга
сайлап
укый белү 35/3 Р. Вәлиева . Иң матур җир. 1 Укытучы сөйләме. Әңгәмә Туган ягыбыз табигатен күзәтергә өйрәтү, фикерләү дәрәҗәләрен үстерү Иҗади эш 36/4 Г. Дәүләтшиннан «Нәрсә соң ул туган ил?..» 1 Укытучы сөйләме.Шигырьне уку. Эчтәлеген аңлау. Хикәяне йөгерек аңлап уку, эчтәле-ген үзләштерү. Текстның төп фике рен билгеләтү. 37/5 3. Туфайлова. Туган ил. 1 Әңгәмә Шигырьне сәнгать-ле уку. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерне ачыклау Сүзлек өстендә эш 38/6 «Татарстан тарихыннан хикәяләр» китабыннан «Безнең туган илебез...» 1
Сәнгатьле уку. Фикер алышу. Туган ягыбыз таби-гатен күзәтергә өй-рәтү, фикерләү дә-рәҗәләрен үстерү 39/7 К. Әмир. Безнең авыл. 1 Сәнгатьле уку Шигырьне аңлап сәнгатьле укулары-на ирешү,үз тор- мышларына бәйле мисаллар китерү Каникул
турында
сөйләтү 40/8 «Салават күпере» журналыннан Ике мең ел элек. 1 Уку. Фикер алышу. 41/9 Б.с.ү “Без Татарстанда яшибез” 1 Фикер алышу Туган ягыбыз таби-гатен күзәтергә өй-рәтү, фикерләү дә-рәҗәләрен үстерү Иҗади эш 42/10 Н. Измайлова. Менә нинди икән яз! 1 Укытучы сөйләме.Сәнгатьле уку Шигырьне сән-гатьле уку, сорау-ларга эзлекле җа-вап бирү 43/11 Г. Хәсәновтан «Кояш бүген иртәдән үк матур карады...» 1 Сәнгатьле уку. Фикер алышу.
Яз турында әңгә-мә. Хикәяне уку, эчтәлеген үз сүз-ләрең белән әйтү Сәнгать -
ле укыту
44/12 БСҮ. Әниләр бәйрәме.
3. Мансур. Әниләр көнендә. 1 Әңгәмә
Яз турында әңгә-мә. Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзләр белән әйтү 46/13 Д. Аппакова «Март башы...»
Г. Лотфи . Сыерчык. 1 Сәнгатьле уку Шигырьне сән-гатьле уку, сорау-ларга эзлекле җа-вап бирү 46/14 Э. Касыймов. Боз кузгалды. 1 Сәнгатьле уку.
Эчтәлеген сөйләү. Хикәяне сәнгать-ле уку, эчтәлеген үзләштерү 47/15 Л. Толстой. Көймә. 1 Эчтәлек сөйләү. Хикәяне уку. Рус -ча варианты бе-лән чагыштыру. Әсәрнең эчтәле-ген үзләштерү. Тәрҗемә
48/16 Урман әкияте. Ф. Яруллинна 1 Уку, фикер алышу. Әкиятне эчтәле-ген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачыклау Сүзлек өстендә эш 49/17 Татар халык әкияте. Хәйләгә каршы хәйлә. 1 Сәнгатьле уку. Әкиятне сәнгать-ле уку, эчтәлеген үзләштерү Сүзлек өстендә эш 50/18 Татар халык әкияте. Карт белән Төлке. 1 Эчтәлек сөйләү.Фикер алышу Әкиятнең эчтәле-ген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачыклау Сүзлек өстендә эш 51/19 Итагатьле мәче. Литва халык әкияте 1 Әңгәмә Тылсымлы әкият-ләр, маҗаралы әсәрләр сөйләү. Матур әдәбиятка кызыксыну уяту. Сөйләм телләрен үстерү. Сәнгатьле уку, бәйлә-нешле сөйләү 52/20 Кәҗә белән Бүре. Татар халык әкияте 1 Эчтәлек сөйләү.Фикер алышу Әкиятне эчтәле-ген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачыклау Сүзлек өстендә эш 53/1 Өч кыз. Татар халык әкияте 1 Сәнгатьле уку.Фикер алышу Әкиятне уку, эч-тәлеген үзләште-рү,образларның уңай һәм тискәре сыйфатларын таптыру Сүзлек өстендә эш 54/2 БСҮ.Без әкиятләр яратабыз. «Әүвәл заманда...» 1 Әңгәмә Бәйләнешле фи-керли белү сәлә-тен, дөрес җөмлә-ләр төзү осталы-гын үстерү Әкият төзү 55/3 Җ. Дәрзаман . Саумы, җәй! 1 Укытучы сөйләме.Шигырьне уку. Эчтәлеген аңлау. Шигырьне сән-гатьле уку, сорау-ларга эзлекле җа-вап бирү Сораулар буенча әңгәмә 56/4 Җ. Тэрҗеманов. Кояш чыкты... 1 Эчтәлек сөйләү Хикәяне йөгерек аңлап уку, эчтәле-ген үзләштерү. Текстның төп фи-керен билгеләтү. 57/5 М. Гафури. Җәй.
М. Миншин. Серле күл. 1 Сәнгатьле уку.Фикер алышу. Шигырьне аңлап сәнгатьле уку,үз тормышларына бәйле мисаллар китерү Каникул
турында
сөйләтү 58/6 М. Хәсәнов. Безнең авыл. 1 Эчтәлек сөйләү Хикәяне йөгерек аңлап уку, эчтәл-еген үзләштерү. Текстның төп фи-керен билгеләтү. 59/7 Р. Миңнуллин. Сабантуй бүген бездә. 1 Аңлап сәнгатьле уку. Шигырьне сән-гатьле уку, сорау-ларга эзлекле җавап бирү Сораулар буенча әңгәмә 60/8 «Әдәплелек әлифбасы». китабыннан Урманда әдәплелек дәресләре. Г. Тукай. Ташбака илә Куян. 1 Укытучы сөйләме Мәсәлләр турын-да төшенчә бирү 61/9 М Җәлил. Күке. 1 Сәнгатьле уку Шигырьне сән-гатьле уку. 62/10 Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре Г. Бәшиировтан 1 Сорауларга җавап бирү Хикәяне йөгерек аңлап уку, эчтәле-ген үзләштерү. 63/11 Колын. Ә. Бикчәнтәева 1 Сәнгатьле уку Шигырьне сән-гатьле уку. 64/12 Г.Зәйнәшева. Тукран белән сөйләшү. 1 Аңлап сәнгатьле уку. Шигырьне сәнгатьле уку. 65/13 Карга белән Шөпшә. Ф. Зыятдинов 1 Эчтәлек сөйләү Әкиятнең эчтәле-ген ачу, нинди тәрбияви роле булуын ачыклау Сүзлек өстендә эш 66/14 Рус казлары: га-га-га. Ш. Галиев 1 Сәнгатьле уку Шигырьне сәнгатьле уку. Үткәннәрне кабатлау (2 дәрес)
67/15 БСҮ.Китап –белем чишмәсе. Кабатлау. 1 Әңгәмә
Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үсте-рү,китап бастыру,
чыгару турында информция бирү Матур әдәбият
белән та-
нышу 68/16 Йомгаклау. Сау бул, мәктәп. 1 Укытучы сөйләме Укырга тиешле китаплар исем-леген бирү
69-70/17-18 Резерв