Урок по татарскому языку на тему Режим дня


Вафина Розалия Гомәр кызы ,
башлангыч сыйныфлар укытучысы
РТ Лаеш муниципаль районы
МББУ «Нармонка урта белем бирү мәктәбе»
Тема: “Көндәлек режим». Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
3класс. Рус группасында уздырылган татар теле дәресе.
Дәреснең максаты :Балаларны көндәлек режим буенча алган белемнәрне куллану.
Дәреснең планлаштыру нәтиҗәләре:
Көтелгән нәтиҗәләр(предметлар буенча):
Көндәлек режим турында алган белемнәрен дөрес куллану.Укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, нәтиҗә ясау; көнне дөрес итеп бүлергә өйрәтү. Сингапур структурасын дөрес куллану.
Көтелгән нәтиҗәләр (метапредметлы).
Регулятив УУЭ .Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү. Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү
Танып-белү УУЭ.
Сорауларга тулы җавап бирә белү. Предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау. Укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
Коммуникатив УУЭ.
Партнерлар белән бергә эшли белү. Үз фикереңне тулы әйтә белү . Төрле ситуациядән чыга белү юлларына өйрәнү .
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ Тәрбия эшчәлегенә үзбәя куя белү .Музыка, (сәнгатьле сөйләм) фәнннәрен бәйли белү .Дәрестә үз урыныңны таба белү.Дәреснең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү. Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе , вакытка сакчыл караш тәрбияләү. Иҗади мөмкинлекләрен үстерү
Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация,А3форматында кәгазьләр, дәреслек: Күңелле татар теле(рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек(рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан:Татармультфильм,2013
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше:
1) Уңай психологик халәт булдыру. Исәнләшү.
-Исәнмесез.
-Хәерле көн.
-Хәлләрегез ничек?
-Яхшы
-Ничек яхшы?
-Болай яхшы
Исәнмесез!!
Иңбаш күршең белән исәнләш....Сәлам
Биткә-бит күршең белән исәнләш ...Хәерле иртә
2) Дежур укучы белән әңгәмә.
2.Актуальләштерү өлеше.
Әйдәгез,дуслар,карыйбыз,
Дәресне хәзер башлыйбыз.
Бар нәрсәдә урындамы:
Дәфтәр,ручка,.дәреслек,көндәлек,карандаш, фломастер,биремнәр
Матур итеп утырдык.
Дәрес тыңлый башладык.
3. Уку мәсьәләсен кую
1) -Укучылар карагыз әле,минем кулда нәрсә? (Сәгать) Слайт2
Нәрсә өчен кирәк ул сәгать?
-...(Укучыларның җаваплары) Слайт3 (Көндәлек режим бирелгән)
Без бүген дәрестә көндәлек режим турында сөйләшербез.Ә хәзер әйдәгез фонетик зарядка ясыйбыз.
2).Фонетик зарядка.”Сәгать” җырын җырлау. Муса Җәлил шигыре Слайт4
3) Әңгәмә -Балалар,Марат көндәлек режимны үтәгәнме? Ни өчен?
4. Уку мәсьәләсен чишү:
1)Сүзлек эше. Дәрес эчен кирәк сүзләрне кабатлап алу,тәрҗемә итү. Слайт 5.
Йокыдан тора, юына, зарядка ясый,иртәнге аш ашый, мәктәпкә бара, мәтәптә укый, көндезге аш ашый, өйгә кайта, дәрес әзерли,әнигә булыша, ял итә,йоклый
2) нишли соравына җавап булган сүзләрне табу. Слайт 6.
а )мин алмашлыгы белән төрләндерү. Слайт 7
б) сез үзегез белән булган хәлләр турында сөйләргә яратасыз. Әйдәгез үткән заманга куйыйк әле. Кушымчаларны кабатлау. Слайт 6
3)Сималтиниус релли тэйбл структурасы белән эш. Карточкаларда 1,4 һәм 2,3 № укучылар эшли,бер –берсенекен тикшерәләр,1шәр укучыны тикшерү.
5.Яңа сүзләр өстендә эш. Тәрҗемә итү
-Бүген без Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Сәгать ике, сәгать икедә төзмәләрен кулланырга өйрәнербез.
а)Сәгать моделе белән эш.Сәгать ничә? соравына җавап,саннарны кабатлау.
6. Диолог өстендә эш.
Слайттан диологны уку .(һәр өстәлдән берешәр пар)
-Алло,Исәнме (исем әйтелә)...
- Сәлам,...-Нихәлләрең бар?
-Әйбәт.
-.... сәгать ничә?
-Сигез.(10,3, 9)
-Син нишлисең?
-Мәктәпкә барам.Ә син нишлисең?(көндезге аш ашыйм, дәрес әзерлим.йоклыйм)
-Мин дә мәктәпкә барам(...)
-Сау бул,....
-Сау бул,..
7.Ситуатив күнегүләр өстендә эш.
1өстәл - ..иптәшеңнән сора әле сәгать ничәдә мәктәпкә бара икән?
2 өстәл уң күршең ничәдә көндезге аш ашый икән?
3 өстәл каршыдагы дустың сәгать ничәдә дәрес хәзерли икән?
8.Сәгать ярдәмендә көндәлек режим төзү.(Идәндә зур сәгать моделе)
-Идәндәге сәгатькә карыйбыз.Һәр балада саннар бар 1-12 гә кадәр.Болар сәгатьнең цифрлары.Әйдәгез бергәләп сәгать ясап карыйк..Мин сезгә җөмләләр әйтәм.Җавабы кемдә,шул сәгатьтәге цифр янына чыгып баса.
-.сәгать ничәдә йокыдан торабыз? (7)
-.сәгать ничәдә мәктәпкә барабыз?(8)
-мәктәптә ничәдә ашыйбыз?(10)
-мәктәптә 4 дәрес вакыты (11)
-мәктәптә 5 дәрес вакыты(12)
-дәресләр сәгать ничәдә бетә?(1)
-ничәдә дәрес әзерлибез?(3)
-дзюдога ничәдә баралар?(4)
-әти-әнигә ничәдә булышабыз?(5)
-кичке ашны кайчан ашыйбыз?(6)
-мәктәптән ничәдә кайтабыз?(2)
-сәгать ничәдә йокларга ятабыз?(9)
- Балалар без нәрсә эшләдек?
-Көндәлек режим төзедек. Һәр бала нинди санда баса ,шул вакытта нишләгәнен әйтә...
-Балалар, кулларыгызны тотыгыз ,сәгать кебек һәрвакыт дус, тәртипле,төгәл, башлы булыгыз .Ә хәзер ял итеп алыйк.
9.Ял минуты. Микс-фриз-груп структурасы Музыка астында биергә, группаларга берләшеп сорауларга җавап бирергә.Группадан һәр кеше берәм-берәр җавап бирә.
-сез ничәнче класста укыйсыз, шул санга туры килгән группаларга берләшергә(3шәр)
Бирем :мәктәптә сез нишлисез,санап чыгыгыз.(җаваплар)
-Класста ничә кыз? (6 шар )Бирем: Уку әсбаплары исемнәрен санагыз(җаваплар)
-Бер группада ничә бала утырасыз?(4)
Бирем: Өйгә кайткач нишлисез?(җаваплар)
-Утырдык,дәресне дәвам итәбез.
10. Дәреслек буенча эш .Күнегү 5,6 41 бит.Гали нишли? Ул бу эшләрне кайчан эшли?
11..Тик-тэк-тоу структурасы.
Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Сүзләрдән җөмләләр төзү.
Һәр группага сүзләр бирелә, балалар шулардан җөмләләр төзиләр,укыйлар. Ахырдан берләшеп,текст төзибез.Тектны слайтта бирәбез.1 укучы укый,тәрҗемә итә.
А) 2группа. Гали сәгать жидедә йокыдан тора, зарядка ясый, иртәнге аш ашый. Ул сәгать сигездә мәктәпкә китә .
1 группа .Гали сәгать икедә мәктәптән кайта. Малай дәрес әзерли.
3 группа . Гали ял итә . Сәгать тугызда йокларга ята.
б) текст төзү;
в) уку,тәрҗемә итү;
г) 1 зат исеменнән сөйләтү;
д) монолог сөйләтү : Минем көндәлек режимым.
12. Рафт структурасы ярдәмендә проект эшләү.Һәр группа алдында проблема куела Көндәлек режим проектын төзергә
а) Һәр группа үзенең плакатын эшли,көндәлек режим темасы буенча. (Һәр группаның проекты төрле формада)
б)Проектны яклау, тактага элеп кую.
Йомгаклау өлеше .Рефлексия.
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек.Режим нәрсә өчен кирәк?
Укучыларның белемнәрен бәяләү.
- Кемгә дәрес ошады,басыгыз.
-Кемгә ошамады,шулар баса.
-Кем 5лелек эшләде,баса
-Кем “4”лелек катнашты, баса.
-Кем үзе белән канәгать түгел, баса
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Күңелле татар теле (рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек .Р.З..Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан:Татармультфильм,2013.
Сәгать” җыры. Муса Җәлил шигыре