Презентация.?д?бу уку д?ресл?ренд? ?н?с Кари и?атын куллану.


 Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Гөлфия Мохтар кызы Әнәс Кариның иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү. Әдипнең балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү ясау.  Әсәрләрдә тәрбия чыганагы булырлык үрнәкләрне анализлау. Язучының шигырьләрендә сөйләм телен үстерү алымнарын анализлау Әнәс Кари күп кенә шигырьләрендә табигатькә, кош-кортлар, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, аларны җанландыра. Ул гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм сәнгатьчә сурәтли белә. Тиен җитез, ... .Тиен кышын, җәен ... .Тиен агачтан агачка ... . Тиен чикләвек ... . КойрыклыКышынАгачларданЧикләвеклеГомер Зур бер бүләк алган сыман, Чын күңелдән куандым: Сыерчык килде, сыерчык,- Сагынып көткән кунагым. Хәзерләнеп тордым күптән Каршыларга дип аны. Әнә ничек яраткан ул Мин ясаган ояны. Тирәсендә очып йөргәч, Кереп эчен карады. Яңа өен котлагандай Матур итеп сайрады. Әнәс Кари НӘТИҖӘ Әнәс Кари - балалар әдәбиятына чын күңелдән хезмәт иткән фидакарь шагыйрь.  Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.  Татар телен өйрәткәндә, Әнәс Кари шигырьләрен куллану уңай һәм әһәмиятле. 1. Безнең балачак әдипләре.//.- Салават күпере. - 1997.-№2-3.Б.20 2. Исхакова Р.М., Әхмәтҗанова Г.М. Дуслар белән бергәләп: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2013. 3. Исхакова Р.М., Әхмәтҗанова Г.М. Кояшлы ил: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. 4. Кари Ә. Гөлбакча: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1996. 5. Мирсәетов С. Чатыр тау мизгелләре. - Казан: “Идел-Пресс”, 2012.-Б.78-81.