Юл к?рс?ткеч ?д?би уку д?ресен? Татар халык авыз и?аты. ?ырлар


ҖЫРЛАР төре:
______________ җыр – ул халык, ил тормышындагы зур тарихи вакыйгаларга бәян итү һәм аларда катнашучы аерым шәхесләрнең эшчәнлеген, халык бәхете өчен көрәшүчеләрне сәнгатьчә сүрәтләү ихтыяҗыннан туган җыр.
Балалар, юл күрсәткечләргә язып куегыз.
Күңел ачканда тиз ритм белән әйтеп җырланган көлке яки сатира эчтәлекле куплетларны ____________ дип атыйлар. Бу җырлар элекке вакытта гармун яисә баян вазифасын үтәгәннәр. Мисал өчен юмористик эчтәлекле строфалар:
Бас, бас, бас әйдә,
Ярма, борчак түгелсен;
Чакырганда биемәскә,
Аксак-туксак түгелсең.
Моңлы итеп, мелизм-бормалар аша ашыкмыйча, тыныч һәм иркен сулыш белән башкарылган җырларны __________ җырлар дип атыйлар. Озын җыр көйләре катлаулы, татар халкының милли бизәкләре шикелле үрелә-үрелә җырчыны да, тыңлаучыны да югары хисләргә илтә. Бу җырны башкару өчен бик тә сәләтле булырга кирәк.
__________ җырлар (дүртьюллык) - татар халык җырларының киң таралган төре, әйтергә теләгән уй-фикер дүрт юлга сыеп бетә. Җиңел генә бер көйдән икенче көйгә күчеп башкарыла бу җыр.
_____________ җырлары - ул татар халкының җыр һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары, тиз, көчле яңгырашлы көй, чатнап торган ритмика белән башкарыла. Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә һәм бәйрәмнәрдә башкарганнар.
Патшалыкка схема:
ҖЫР
патша-
лыгына
сәяхәт