Уртанчылар т?ркеменд? белем бир? эшч?нлеге К?з килде


Тема: "Көз килде"
Максат: 1. Балаларны көз билгеләре , көзге үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү.
2. Балаларның кыргый, йорт хайваннары, кошлар турындагы белемнәрен барлау, ныгыту.
3. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету.
4. Кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Белем бирү эшчәнлеге.
Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик (исәнләшү).
Ә хәзер телләрне шомартып алыйк (артикуллы күнегүләр ясау).
- "Конфет суырабыз", "Балыклар", "Сәгать".
Тәрбияче: Балалар, ишек шакыйлар, кемдер килгән бугай. Әйдәгез, карыйк әле.
(Белмәмеш керә, кулында шарлар).
Белмәмеш: Балалар, исәнмесез. Мин бакчага йөрмим, күп нәрсәне белмим. Миңа ярдәм итегез әле?
Т-че: Балалар, менә аның шарлары бар, аларга биремнәр язылган. Шул биремнәрне үтәргә булышсак, ул безгә шарларын бүләк итеп калдыра. Булышабызмы?
Б-р: Әйе.
Т-че: Беренче шарны карыйк әле, бу нинди шар? (сары). Әйе, нинди бирем язылган икән?
а) Көз турында сөйләү.
- Урамда нинди ел фасылы? (Көз)
-Кайдан беләбез? (Салкын, яңгыр ява, агачларның яфраклары саргая, коела, кошлар җылы якка китәләр).
Т-че: Балалар, менә миндә агач рәсемнәре бар. Карыйк әле, кайсы нинди агач икән?
( каен, имән, чыршы, нарат, юкә, миләш).
-Балалар, ә кышка кергәч агачлар нишли? (йокыга талалар).
Әйдәгез, уйнап алыйк әле.
Уен "Яфраклар җыю" ( көй уйнаганда ике бала чыга, имән һәм өрәңге яфракларын аерып җыялар).
Б-ш: Балалар, агачлар турында аңладым. Менә сез кошлар җылы якка китә дидегез. Нинди кошлар безнең якта кала, кайсылары китә?
Т-че: Белмәмеш, хәзер күрсәтәбез сиңа. Менә минем кулда кош рәсемнәре. Балалар, шушы кош рәсемнәренең исемнәрен атарга кирәк.
Б-р: (карга, күке, саескан, карлыгач, сыерчык, песнәк, чыпчык, торна).
Т-че: Әйдәгез, кайсылары җылы якка китә, аерып куябыз. ( бер бала чыгып күчмә кошларны аера).
(икенче бала кышлаучы кошларны аера).
Т-че: Балалар, ә салкыннар башлангач кошлар ничек яши, нәрсә ашап торалар?
Б-р: Алар калган җимешләрне, миләшләрне ашыйлар, аларга азык табу бик авыр була, шуңа күрә без аларга җимлекләр ясап куярга тиешбез. Ул җимлекләргә ипи валчыклары, орлыклар салып куябыз.
Б-ш: Рәхмәт балалар. Мин торган саен күбрәк белә барам. Минем сезнең белән уйнап аласым килә. ( көй астында төрле күнегүләр ясау).
Т-че: Ә бу нинди шар? (Яшел).
Нинди бирем язылган икән? (Кыргый хайваннар турында сөйләү).
Т-че: Балалар, Белмәмешкә әйтегез әле, нинди кыргый хайваннарны беләсез?
(Аю, куян, керпе, бүре, төлке, тиен).
-Ни өчен алар кыргый хайваннар дип атала?
-Чөнки алар үзләрен-үзләре кайгырта. Азыкны да үзләре таба.
Алар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерылалар?
-Йорт хайваннары кешеләр янәшәсендә яши, алар турында кешеләр кайгырта.
- Кыргый хайваннар кышын ничек яшиләр?
- Аю кыш көне йокыга тала, ул язга кадәр йоклый. Төлке кыш көне тычканнар белән туклана. Ул аларны ис буенча сизеп, кар астыннан казып чыгара. Тота алса, куяннар да төлке корбаны була. Бүреләрне аягы ашата. Әгәр ул төлке, куян артыннан куып тота икән, аларны ашый.
Т-че: Белмәмеш, әйдә уйнап алабыз. Менә монда рәсемнәр таратылган, шуның кайсысы артык икәнен әйтергә кирәк.
- Куян, бүре, сыер, аю.
-Эт, бүре, керпе, төлке.
Т-че: Менә балалар, без бүген Белмәмешкә ярдәм иттек. Әйдәгез, искә төшерик әле. Без нәрсәләр турында кабатладык?
- Агачлар, күчмә, кошлаучы кошлар турында, кыргый, йорт хайваннары турында сөйләштек. Аларны аерырга өйрәнүне дәвам иттек.
Б-ш: Балалар, миңа сезнең белән бик ошады, ләкин миңа кайтырга кирәк. Менә бу шарларны мин сезгә бүләк итеп калдырам. Бергәләшеп уйнарсыз. Сау булыгыз.
Т-че, балалар: Сау бул, Белмәмеш. Тагын кунакка кил.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“ГОМУМИ ҮСЕШ ТӨРЕНДӘГЕ “АЛТЫНЧӘЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
"Көз килде"
(балаларны әйләнә- тирә белән таныштыру)
(тәрбиячеләр өчен ачык белем бирү эшчәнлеге)
Тәрбиячеләр:
Уразайкина Р.В.
2015 ел