Б?ек Ватан сугышы турында проект эше.


Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.
                                                                     
                                                                               
                                                   
                                                     
   

Әзерләде:
7А, 7Б сыйныфы
укучылары
Укытучы:
Гомәрова А.М.
  Зәй, 2016
Проектның тибы:  иҗади, фронталь   Актуальлеге    Соңгы елларда илебездә күп төрле үзгәрешләр булып тора. Җәмгыятебездә төрле сыйныфларга  бүленү күзәтелә. Халкыбызда борынгыдан яшәп килгән туган илгә мәхәббәт, туган җиреңне ярату, кардәш – ыруга хөрмәт, кайгыртучанлык кебек гүзәл сыйфатлар юкка чыга башлады. Патриотик тәрбиягә дә игътибар кими төште. Ә бит Бөек Ватан сугышы елларында әби- бабаларыбызның фронтта да, тылда да күрсәткән патриотизмы чиксез зур.  Ләкин, хәзерге яшь буын илең өчен, халкың азатлыгы өчен үзеңне аямыйча көрәшүне аңлап бетерми. Балаларыбыз туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы кешеләр булып үсеп киләләр. Аларга патриотик рухтагы әсәрләрне аңлау да кыенлашты. Ләкин, җәмгыятебез ничек кенә үзгәрмәсен, без яшь буынны бөеклекне түбәнлектән аера белергә, туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез. Ә бу хезмәттә Бөек Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать итү, шул темага язылган әсәрләрне укып- өйрәнү, алар эчендә кайнау, геройлар тормышы белән яшәү илебез халкының массакүләм батырлыгын, патриотизмын, эчкерсез һәм аяусыз көрәшен ныграк ачып бирергә ярдәм итә. Ватанга мәхәббәт, бирелгәнлек хисе тәрбияли.                                                        
      Әлеге проект Бөек Ватан  сугышы темасына язылган әсәрләргә таянып китап укучылар конференцияләре, экскурсияләр, фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр оештыру, әсәрләрне сәхнәләштерү кебек төркемләп эшләүне һәм шулай ук фәнни- тикшеренү эшләре, иҗади эшләр, рецензияләр язу, реферат,
 сочинение, презентацияләр, фильмнар эшләү, китапчыклар нәшер итүне дә үз эченә ала.    
 Максат: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне өйрәнү аша гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.
Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау.
Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү. Илебез тарихы белән кызыксыну. Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗә:
Туган илебезне, Ватаныбызны чын күңелдән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр- Ватанның лаеклы улларын һәм кызларын тәрбияләү.
                                       
Муса Җәлил
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Орынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%9C%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D0%BE%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B0&action=edit&redlink=1" \o "Мандолина (мондый бит юк)" мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре ( HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/1919" \o "1919" 1919) басыла. 



Муса HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9E%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B1%D1%83%D1%80%D0%B3" \o "Оренбург"Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә.  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D0%B3%D0%B0%D1%82%D1%8C" \o "Табигать" Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.
1922 елда ул  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD" \o "Казан" Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.
Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.
Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Редакция эшләре белән Уралга һәм  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D1%80%D1%8B%D1%82%D0%B0%D1%83_%D3%A9%D0%BB%D0%BA%D3%99%D1%81%D0%B5" \o "Сарытау өлкәсе" Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыга. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.
1939 елда  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D1%83%D1%81%D0%B0_%D2%96%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB" \o "Муса Җәлил" Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар.  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D3%A9%D0%B5%D0%BA_%D0%92%D0%B0%D1%82%D0%B0%D0%BD_%D1%81%D1%83%D0%B3%D1%8B%D1%88%D1%8B" \o "Бөек Ватан сугышы" Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, « HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D1%82%D1%8B%D0%BD%D1%87%D3%99%D1%87" \o "Алтынчәч" Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D1%83%D1%81%D0%B0_%D2%96%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB" \o "Муса Җәлил" Җәлилне һәм аның иптәшләрен  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B5%D1%80%D0%BB%D0%B8%D0%BD" \o "Берлин" Берлиндагы  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%9C%D0%BE%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D1%82_%D1%82%D3%A9%D1%80%D0%BC%D3%99%D1%81%D0%B5&action=edit&redlink=1" \o "Моабит төрмәсе (мондый бит юк)" Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле.  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD" \o "Татарстан" Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:
«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
1943, декабрь».
Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%93%D0%B0%D0%B1%D0%B1%D0%B0%D1%81_%D0%A8%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%BF%D0%BE%D0%B2&action=edit&redlink=1" \o "Габбас Шарипов (мондый бит юк)" Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%9D%D0%B8%D0%B3%D1%8A%D0%BC%D3%99%D1%82_%D0%A2%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B3%D1%83%D0%BB%D0%BE%D0%B2&action=edit&redlink=1" \o "Нигъмәт Терегулов (мондый бит юк)" Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә.
Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.
Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D3%A9%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%BC%D0%B0%D0%BD" \o "Мөселман" мөселманнарның изге китабы –  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D1%80%D1%8A%D3%99%D0%BD" \o "Коръән" Коръән тотып хушлашалар.
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде.  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD" \o "Казан" Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды.  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD" \o "Татарстан" Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Җәлилчеләр исемлегеИсемеҮлем датасыҮлем сәгатеТуган ягыГайнан Кормаш1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 06 минут Актүбә, КазакъстанФоат Сәйфелмөлеков1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 09 минут Ташкент, ҮзбәкстанАбдулла Алиш1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 12 минут Көек, ТатарстанФоат Булатов1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 15 минут Мәләвез, БашкортстанМуса Җәлил1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 18 минут Мостафа,  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AB%D1%80%D1%8B%D0%BC%D0%B1%D1%83%D1%80_%D3%A9%D0%BB%D0%BA%D3%99%D1%81%D0%B5" \o "Ырымбур өлкәсе" Ырымбур өлкәсе
Гариф Шабаев1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 21 минут Иске Турай,  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD" \o "Башкортстан" Башкортстан
Әхмәт Симаев1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 24 минут Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсеАбдулла Баттал1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 27 минут Зур Тигәнәле, ТатарстанЗиннәт Хәсәнов1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 30 минут Иске Кәшер, ТатарстанӘхәт Атнашев1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 33 минут Петропавловск,  HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BA%D1%8A%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD" \o "Казакъстан" Казакъстан
Сәлим Бохаров1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 36 минут Миякә, Башкортстан

Моабит дәфтәрләре
Моабит дәфтәрләреннән шигырьләр1942—1944ЯУЛЫКАерылганда миңа йөрәк дустымБүләк итте ефәк яулыгын;Мин ярама яптым ул яулыкныБасар өчен агышын канымның.Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,Батырларча алга атладым.Яулык шаһит: сине һәм илемнеЙөрәк каным белән сакладым.КИЧЕР, ИЛЕМ!Кичер мине, илем, синең бөекИсемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмәлмәдемБу тәнемне соңгы сулышта.Мин алдымда күрдем шыр сөяктәнКотылгысыз үлем шәүләсен.Кил син миңа, үлем, бары гомремКоллык белән төгәлләнмәсен!Мин түгелме дуска хат язучы,«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,Соңгы тамчы каным тамса тамсын,Тик антыма таплар кунмасын!»
КЫЗЫЛ РОМАШКАИртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларныТибрәтеп ак чукларын,Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын.Чәчкәләр, кәефләнеп,Җай гына селкенделәр.Һәм кинәт шунда гаҗәпБер яңа хәл күрделәр.Ерак түгел моңаепУтыра ромашка кызы,Тик чуклары ак түгел,Кан шикелле кып-кызыл.Ромашкалар бар да ак,Аерылмый бер-береннән;Ничек болай берүзеУл кызылдан киенгән?

Гадел Кутуй

Гаделша Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында мул тормышла крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасы Алексеевка дигән авылга күченә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда урыс мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самара шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.1920 елда унҗиде яшьлек Гадел укуын дәвам итү һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. Бу чорда аның иҗат эшчәнлеге активлаша.1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, 1930-еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында фәнни сәркатип, мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли.1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш газеталары өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда исә ул Казанга, иҗади ялга кайта һәм «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана, ул хәрби госпитальгә яткырыла. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.

Рөстәм маҗаралары



Фатих Кәрим



Фатих Кәрим
(1909–1945)
Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901–1937) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925–1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928 елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Ф.Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930–1931 елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче-корреспондент булып хезмәт итә.Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Ф.Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрендә әле нык сизелгән декларативлыктан арынып, уй-хисләрен шигырьдә торган саен үтемлерәк, табигыйрәк яңгырашта, камилрәк формада чагылдыру юнәлешендә осталыгын үстерергә юл ача. Утызынчы еллардагы күмәк хезмәт, яшьлек һәм мәхәббәт романтикасын ихлас садәлек, эмоциональ күтәренкелек белән гәүдәләндергән лирик шигырьләре, «Яшен яктысы» (1932), «Җиденче мич» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән ул үзен татар поэзиясенең үзенчәлекле шигъри моң-авазга ия булган талантлы бер вәкиле итеп таныта.Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыять хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга. Әдип өстенә бернинди дәлилсез-нисез, фәкать НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле коточкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр кассацион гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый, ләкин аның гаризаларына игътибар итүче булмый. Нәтиҗәдә шагыйрьне озак та үтми этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. Бары тик шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Ф.Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф.Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф.Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Ф.Кәрим фронтка чыгып китә.1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Ф.Кәримнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары (1942), Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.Фронтта Ф.Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган.Ф.Кәрим – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Фатих Кәрим
 Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,Иң дәһшәтле утка керәмен,Шулай була калса, кояшны даБүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымныңЙөрәгенә төзәп атамын;Үзем үлсәм, балаларым калаМинем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,Ал чәчәкләр кала болында,Чәчәкләргә төренеп эзем кала,Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгелБу үлемнең миңа килүе,Бөек җыр ул — Бөек Ватан өченСугыш кырларында үлүе.
АнтЮлбасарлар таптый җиребезне,Ватан сугышына мин китəм.Менə – балам. Син əнкəсе аның,Балабызны тотып ант итəм.Синең өчен, шушы балам өчен,Нəселем өчен, Туган ил өчен,Мылтык тотып баскан җиремнəнБер адым да артка чигенмəм.Бəлки, соңгы тапкыр – күрештек,Кочаклаштык, озак үбештек.Сизə бала, карый күзлəремə:«Сакла безне!» – ди ул күңеленнəн,Ана күкрəгеннəн суырып алганСөт тамчысы алсу иренендə.Шушы балам өчен, синең өчен,Нəселем өчен, Туган ил өчен,Мылтык тотып баскан җиремнəнБер адым да артка чигенмəм.


Кулланылган әдәбиятБөек Ватан сугышы чоры прозасы XIV том. Ганиева Ф. - Казан: “ТаРИХ” нәшрияты, 2002.
Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.
Галиуллин Тәлгать. Шагыйрьләр һәм шигырьләр.- Казан: Татарстан  китап нәшрияты, 1985.
Муса Җәлил. 2 том, Шигырьләр. Либреттолар. –Казан, Татарстан китап нәшрияты., 1976.
Муса Җәлилнең тууына 100ел. Мәкаләләр җыентыгы. “Казан утлары” журналы, 2 (2006).
Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова -Казан: Мәгариф, 2006.