?д?биятта Б?ек Ватан сугышы темасы статья



Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы
1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.
Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте.
Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу, барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә күренде. Хәзер ул, конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде.
Ант темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 − 1943 елларда тагын да табигыйрәк ачылды. Ф. Кәримнең "Ант” шигыре − шуның матур үрнәге.
Юлбасарлар таптый илебезне,
Ватан сугышына мин китәм,
Менә − балам. Син әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм, −
дип язды шагыйрь.
Шигъри яктан көчле яңгыраган темаларның берсе дошманга каршы изге көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү булды. Ш. Маннурның "Саубуллашу җыры", Г. Кутуйның "Озату җыры", Ә. Исхакның "Озату", К. Нәҗминең "Озату" шигырьләре бу вакыйганы дулкынландыргыч итеп сурәтли алдылар. Саубуллашканда, гадәттә, озатучы кыз сөйгән кешесенә, аның урынын алып, тылда нык эшләргә вәгъдә биреп кала һәм сөйгәненең җиңеп кайтуына ышана. Сөйгәне исә:
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр, −
дип сугышка китә.
Шагыйрьләр көрәшче-җыр образын тудырдылар. Җыр утын корыч сөңге итеп күтәрү, юл сумкасына салынган каләм, пуля һәм җырның бил каешында бергә саклануы гаҗәп төгәл, җанлы образ тудыра; күз алдына дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шагыйрь образы килеп баса. Шагыйрь − кулына корал тоткан көрәшче. Ул җырны да дошманга каршы баручы сафлар белән бергә атларга чакыра. Шагыйрь Ш. Мөдәрриснең "Башланды" шигырендә җыр илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса.
Эх, сөйлә, җыр, фронт хакыйкатен,
Көнебезнең чорга тиңлеген −
Йөз юл белән − эпос вакыйгасын,
Ун сүз белән − роман киңлеген.
Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә: алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен, гади сугышчы өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар. Солдат йөрәгендәге моң һәм сагышны да, шатлык һәм җорлыкны да, кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тоя алдылар шагыйрьләр. Поэзиядә шагыйрь һәм солдат шулай берләште.
Фашистларның ерткычлыгын күргән шагыйрьнең ачу-нәфрәт тойгысы зур һәм тирән. Шуңа күрә дә аңа бала кадерле, чәчәкләр якын, җирдәге һәр тереклек изге. Лирик герой өчен изге булган нәрсәләр − калык өчен дә кадерле.
Ш. Маннурның "Балама" дигән шигырендә бала һәм чәчәк образлары янәшә алына.
Ерак юллар буйлап үткән чакта
Кошлар тавышын тыңлап барсам да,
Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан
Яшь гөлләрне өзеп алсам да, −
Искә төшә кинәт бәгърем-балам,
Күз алдыма килә елмаеп.
Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе − дуслык, иптәшлек тойгысы булды. Бу дуслык утлар-сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы иде. Г. Хуҗиның "Минем дустым" шигырендә бу дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады.
Шагыйрь вәхшиләрнең көннәре санаулы икәнен горур рәвештә җырлады. Бу җырлар М. Җәлилнең "Моабит дөфтәрләре"нә тупланып, шагыйрьнең җан документы булып туган иленә кайтты. Аның үлеме чыннан да, җыр булып яңгырады. Шагыйрьнең А. Алишка багышлап язган "Дуска" шигырендәге
Шушы үлем безгә
Мәңге сүнмәс яшәү китерер, −
дигән юллары пәйгамбәрләрчә тормышка ашты.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.
Шундый язучыларыбызның берсе И. Гази булды. Сугышның беренче көннәрендә үк «Совет әдәбияты» журналында аның әлеге темага багышланган «Кышкы кичтә», «Ана», «Авылдаш» исемле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә дошманның явызлыгы, вәхшилеге фаш ителә, халкыбызның илбасарларга карата чиксез нәфрәте күрсәтелә.
Ә инде соңрак, сугышка китеп, үзе шул вакыйгалар эчендә кайный башлагач, аяусыз көрәшкән сугышчыларны якыннан күрү И.Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шундый хикәяләрнең берсе — «Алар өчәү иде». Әсәрнең герое — элеккеге укытучы, бүгенге офицер Сөләйманов. Аның туган ил турындагы уйлары, хатирәләре беренче чиратта туган авылы, гаиләсе белән бәйләнә. Ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти, хәтта батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип исәпли. Шулай ук ул оештыру сәләтенә дә ия. Автор, нәкъ менә шундый кешеләр җиңүне якынайттылар, дигән идея үткәрә.
Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе — Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын аеруча дәртләнеп сурәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынача фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул «Ак төннәр» повестен, соңрак «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый.
Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники — әлеге темага аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның «Кем җырлады?», «Бала», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренә тукталып узасым килә. Әсәрләренә күз салганчы, Ә. Еники иҗатының бер үзенчәлеген әйтеп китү кирәктер. Аның әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия һәм, гәрчә анда канкойгыч вакыйгалар тасвирланмаса да, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел. Билгеле булганча, Ә. Еники — герой характерын бирү остасы, ул әсәрдәге образларның эчке күңел дөньясын, рухи халәтен тәэсирле итеп сурәтли белә. Әсәрләрнең үзенә тарту көче дә нәкъ шундадыр, минемчә. Геройларның уй-кичерешләре, хис-тойгылары аша да без сугышның нинди афәт булуын аңлыйбыз.«Кем җырлады?» әсәрен генә алып карыйк. Менә ике эшелон килеп туктый. Аларның берсе фронттан яралыларны төяп кайта, ә икенчесе исә, киресенчә, солдатларны фронтка илтә. Яралылар урнашкан эшелонда бер татар егете авыр газаплар эчендә ята. Хәле бераз җиңеләйгән бер мәлдә ул җыр ишетә. Татар җыры! Бу моңлы җыр егетнең күңелен шул дәрәҗәдә айкый ки, ул Таһирә тавышын ишеткәндәй була. Егет газиз әнисен, туган илен, сөйгән Таһирәсен исенә төшерә. «Бу бит татар җыры, бу Таһирә җыры!» — дип өзгәләнә ул. Егет үлә, ләкин гомеренең соңгы минутларында гүзәл татар җырын ишетүдән бәхетле мизгелләр кичереп җан бирә. Әсәр тәмамланыр алдыннан шундый җөмлә бар: «Язгы кичне вагон ишегенә сөялеп моңланып җырлаган кыз, чыннан да, егетнең сөйгәне Таһирә иде». Шунда йөрәк кысылып куя, ә күңелдән уйлыйсың: «Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны җимерә, вата». Укучының күңелендә бердәнбер теләк туа: «Булмасын иде сугыш, кирәкми ул!»
Язучының «Бала» хикәясен укыганда да безнең күңелне шундый ук уй-фикерләр биләп ала. Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч-дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелендә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын калдырып дөрес эшләдеме ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде — үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек! Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар. Эчтәлеге ягыннан гади генә булып күренгән әлеге әсәр, күңелләре-бездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә.
«Бер генә сәгатькә» хикәясендә сугыштан бары тик алтмыш минутка гына өенә кереп чыккан улы, бу очрашудан йөрәгендә туган хисләре, зиһене таралган ана сурәтләнә. Аның газиз баласы белән иркенләп сөйләшәсе дә килә, аны мунчага кертергә дә, әйбәтләп сыйларга да тели. Әмма бер сәгать вакыт бик тиз узып китә, ана газиз баласына рәхәтләнеп, күзләрен тутырып карарга да өлгерми кала. Икенче көнне ананың күңелен мондыйрак сораулар телгәли: «Кичә улым нәрсә дигән иде әле? Әйбәтләп чәй эчәргә өлгердеме соң ул?» Язучы, әнә шул рәвешчә, укучыны уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итә. Гомумән алганда, Ә. Еники әсәрләре укучының күңеленә нык тәэсир итәләр, аның әсәрләрен укып, битараф калу мөмкин түгел. Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе — Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын аеруча дәртләнеп сурәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынача фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул «Ак төннәр» повестен, соңрак «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый.
Сугыштан соңгы әдәбиятта күбрәк өч тема үзәккә алына:сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган солдатларны искә алу(С.Хәким “Сары капкалы йорт”, З.Мансуров “Балкыш”) ,сугыш вакытындагы хәлләрне сурәтләү (Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”),кичәге солдатның яңа тормышка кайтуы (“Кайту”,”Казан кызы”).
Күп кенә әдипләр үз әсәрләрендә сугыш аркылы кеше холкын сыныйлар. Мәсәлән, М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” әсәрендә сугышның башлануын сурәтләп, авыл кешеләренең табигатен күрсәтә. “Фронтовиклар” әсәрендә элеккеге солдатның хәзерге тормышта да сынмавын чагылдыра. “Без – кырык беренче ел балалары” повестенда яшьләрнең авыр тормышын, чыдамлыгын ачып бирә.
Ләкин сугыш дигәч тә, фронт кырлары гына күз алдына килми. Тыл тормышы да вакыйгаларга бай була. “Намус” романында Г.Бәширов намус, әхлак, иман кебек төшенчәләрне сугыш фонында тикшерә. Кешеләрнең холкы сугыш авырлыклары аша ачыграк күренә.
Тулысы белән сугышның ачы чынбарлыгына багышланган әсәрләр дә байтак. Мәсәлән, Х.Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә” романы – шуңа ачык мисал. С.Хәким дә “Курск дугасы” поэмасында сугыш кырлары аша уза.
70-80 нче еллар язучылары да сугыш алып килгән фаҗигаләргә игътибар итәләр. И.Юзеев “Тып-тын иртә” әсәрендә гарип солдатның агач аякларының тынычлыкны бозуын күрсәтә. Шулай итеп, автор сугышны онытмаска, солдатлардан борылмаска, тынычлыкка омтылырга чакыра.
М.Әгъләмов “Онытма, Европа” поэмасында халыкка мөрәҗәгать итә.
Т.Миңнуллин үзенең “Моңлы бер җыр” пьесасында Җәлил һәм җәлилчеләр образын күтәрә. Бөек шәхескә мәдхия җырлый.
М.Әмир сугышка багышланган дилогия дә иҗат итә. “Саф күңел”, “Ялантау кешеләре” романнарында сугышның гади халыкка алып килгән фаҗигасен күрсәтә.
Әдипләр үз әсәрләрендә сугыш афәтен, карт кызларның тормышын, әти-әнисез үскән балаларның, улларын-кызларын югалткан әби-бабаларның язмышларын тирән психологизм белән тасвирларга тырышалар,
Без сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген, минемчә, сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Шундый әсәрләрнең берсе — Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» повесте. Әсәрдә сугыштан соңгы авыр еллар тасвирлана. Авылдан сиксән биш кеше чана алып ерак җиргә — Кәслегә солыга барырга тиеш. Әсәр искиткеч тәэсирле итеп язылган. Повестьта Ибраһим белән Әдилә мәхәббәте дә, туган як табигате, аеруча авыл халкының бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ачык сурәтләнгән. .
Әсәрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булып калуына шаккатабыз. Әдилә белән Ибраһимның авылдашларын юлда ташлап калдырмыйча, аны шифаханәгә алып баруларын гына искә төшерик.
Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен белеп тә бетермиләрдер. Минемчә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.
Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Файдаланылган әдәбият
1.Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре// Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан, 2005-444-452 б.
2.Әгъзәмов Ф. Үзәктә- кеше.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1981.-68б.
3.Әпсәләмов Г.-Казан:Таткнигоиздат.-Матур әдәбият редакциясе,1954-282б.
4.Еники Ә. Әсәрләр:5томда.-5нче том:Публицистик язмалар,мәкаләләр.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2004-479б.
5.Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)-Казан,200,371б.