Конспект на тему: Конспект на тему: Габдулла Тукайны? и?ат юлы.


Габдулла Тукайның иҗат юлы.
Кереш.
Габдулла Тукай – халкыбызның яраткан улы, аның яклаучысы, таянычы. Ул – үз иҗаты белән халкын тиешле югарылыкка күтәргән шагыйрь. Моң-зарын да, эш – мәшәкатьләрен дә белгән ул халкының, күңеле аша кичергән. Хис шагыйре буларак, барысын үзенең зур йөрәге аша үткәргән. Үзенә дә халык баласы буларак үсәргә насыйп ителгән. Ничә гаилә учагы, аның борчуларын нәни күңеленә сыйдырган. Авыр тормыштан чыгу юлын берләшүдә күргән. Шулай булганда гына, тормышны уңай якка үзгәртеп булачагына ышанган ул. Хезмәт юлын газета-җурнал белән бәйләп җибәрде дә очраклы булмаган, күрәсең. Ул үзенең көчен иҗатта, халкына әйтерлек сүзендә күргән.
Г.Тукай иҗаты турында язганда күп уйланырга туры килә, чөнки аның турында язылганнар аша гына беләбез ич. Ә язмаларда һәркемнең шагыйрьгә карата булган үз мөнәсәбәте. Ләкин ул мөнәсәбәтләр уңай яктан гына бәяләнә. Мин дә бу эшемдә Г.Тукай әсәрләре аша үз фикерләремне җиткерәсем килде. Аны мин шагыйрь иҗаты аша үзем мөһим дип санаган әсәрләренә тукталып эшләдем.
Габдулла Тукайның иҗат юлы.
“Ул...дөрес сүзле,гакыл вә мантыйктат
бигрәк хискә нигезләнә торган,
тормышында садәлекне һәр нәрсәдән
алда күрә торган кеше иде...Тукай –
хис белән генә тора торган кеше...”
Ф. Әмирхан.
Г. Тукай үз чорының иң талантлы, әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек ат уйнаткан Г. Камал, Ф. Әмирхан, С.Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Кариев, К. Мотыгый кебек шәхесләр белән фикердәш, сердәш, иҗатташ, хезмәттәш була.
Аның турында язылган истәлекләрдә шагыйрьнең балалар кебек беркатлылыгы, самимилеге, инде сабыйлыктан күптән чыккан булса да, малайлар белән мавыгып кузна уйнавы, каруселҗгә утырып әйләнергә яратуы турында әйтәләр. Моңа гаҗәпләнергә ярамый. Шагыйрь күңеле, шагыйрь йөрәге еш кына башкалар өчен үзенә күрә сер булып кала.
Г. Тукай туры сүзлелеге, кемнең кем булуына карамастан, сүзен кистереп әйтүе, шулар турында әсәрләрендә курыкмыйча язуы – шулай ук Тукайның аерылмас сыйфаты. Шагыйрьнең садәмлек, йомшак күңеллелек, хәтта бераз баласыманлык аңа җитди һәм үткен телле булырга, югары сәнгатьлелеккә ирешергә комачауламаган. Ягүни табигать белән булуы аңа үз чоры каршылыкларын сизгер тоярга һәм алар турында ихлас язарга ярдәм иткән.
Габдуллага шигырь иҗат итү серләре беренче булып Мотыйгулла хәзрәт өйрәткән. Ә ул Уральскида имам вә ахун булып торган. Тукайның әтисе белән Мотыйгулла хәзрәт бергә укыганнар, дус булганнар. Шуңа күрә ул дустының малаен бик якын итә, йортына ияләшлерә, ашау-эчү якларын, кием-салымын кайгыртырга тырыша.
Соңыннан улы Камил исеменә сатып алган типографиядә дә Габдулла төп хезмәтләрне башкара. “Фикер” исемле газета чыга башлагач, К. Мотыгый аны корректор итеп куя. Габдулланың хезмәте гадәттән тыш тырыш булганга, ай саен хезмәт хакын да арттыра. Шул “Фикер” газетасында (беренче санында ук) Г. Тукайның “Ник йоклыйсың, муңик?” исемле шигыре басылып чыга. 1906 нчы елда “Яңа гасыр”(“Әлгасрел-җәдит”) журналы чыга башлый. Аның да иң беренче санында Г. Тукайның “Алла гыйшкына” исемле шигыре басыла. Шул ук ел ахырында “Уклар” исемле сатирик журнал чыга башлый. Анда да Г. Тукайның шигырьләре басыла. Хәреф җыючы булып кергән Тукай газета – журналларның көчле сәләтле шагыйренә һәм мөхәррире дәрәҗәсенә күтәрелә. Бөтен эшне үз кулына ала.
Шагыйрь, язучы булып үсү өчен , талантың булу өстенә, язган әйберләреңне бастыру мөмкинлеге дә кирәк. Күргәнебезчә, Төхфәтуллиннар гаиләсе ( аталы-уллы Мотыйгулла белән Камил) Габдуллага үзләренең газета-журналларында әнә нинди уңайлы шартлар тудыралар.
Казанга кайткач та, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт-йолт” журналын оештыра. Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган “Әл-ислах” газетасында еш языша. Башка вакытлы матбугат органнары белән элемтәдә тора. Казанда яшәп иҗат итүче әдәбият әһелләре белән бик тиз аралашып, дуслашып китүе дә аның каләменең үткенләнүенә йогынты ясый.
Г. Тукай әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Алар кыю фикерләргә, сурәтләү чараларына бай була.
Замандашлары Г. Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте турында да еш язалар. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, хатын-кызның нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган. Егерме яшьлек Г. Тукай “Гыйшык булма!” шигырендә болай яза:
Җаның фида иткән фәкыйрьмен,гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем,кил,янаем.
“Татар кызларына” шигырендә:
Сөям сезнең сызылган кашыгызны,
Тузылган сачеңезне, башыңызны.
Яратамын тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Шагыйрь үзенең сөю хисләрен нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган. Әйе, гашыйк кеше матур була. Шагыйрьнең лирик герое да сөйләме нәзәкәтле, бизәкле, гадәти генә булмавы белән аерылып тора.
“Мәхәббәт” шигырендә
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбәрәттер йөрәк,-
Пара-парә кисмәсә гыйшык- мәхәббәт кайчысын.
Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшьрен яну!-
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Шул ук вакытта,Г. Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Чөнки ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егетне бу гүзәл җан ияләре яратмаслар дип уйлаган. Хатын-кызның күзе иң элек ир-егетнең тышкы кыяфәтенә төшә,синең турыда килеш-килбәт буенча хөкем йөртә дип ышануы аңа шактый күңел газаплары китергән. Табигате белән горур егет хатын-кыз каршында кызганыч хәлдә калырга теләмәгән.
Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдулла сәяхәт кылырга да ирек бирмәгән. Кечкенә генә булса да үз фатиры да булмаганга күрә, ул “Болгар”, “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Г. Тукай шушы җайсызлыкка үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Г. Тукайның эшем бетте,дип, кул кушырып беркем дә хәтерләми. Ул я яза, я уйланып утыра, я эшләп йөри,яки каләмдәшләре һәм башка кешеләр белән бәхәсләшә. Ләкин сөйләгән һәр сүзе диярлек әдәбият, шигърият турында, борчылганы татар тормышы,аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында.
Г. Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыга. Шуңа карамастан ул татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. Ул татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды, шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәрде, аны дөнья мәйданына алып чыкты.
1905 нче елда 19 яшьлек Тукайның беренче шигырьләре басыла башлый. Ул моңа кадәрле дә шигырьләр язган. Ул язганнарын дусларының шигырь дәфтәренә бүләк итеп урнаштырган, икенчеләре аның үз рөхсәте белән күчереп алган.1901 нче елда ук Г. Тукайның кызларны укытырга укытырга кирәклеге турында , надан бер мөгаллимнән көлеп шигырь язганлыгы билгеле. 1902-1903 нче елларда “Әмгар мәҗмугасе”(“ Шигырь җыентыгы”) төзелгәне билгеле. “Мотыйгия” мәдрәсәсендә “Әлгасрел-җәдип” исемле кулъязма журнал чыга. 1904 нче елда Г. Тукай Әхмәтсафа исемле каләм тибрәтүче шәкертне мактап язган шигыре шунда басыла. Анда ул хак сүзләр язучы, милләткә файда китерә дигән фикерен әйтә.
1900 нче елдан каләм тибрәтә башлаган Тукайны җәмгыятьтә бара торган хәл-әхвәлләр кызыксындыра. Г. Тукайның матбугатта басылып чыккан беренче шигере булып “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...” дигән юл белән башлаган исемсез шигыре санала. Ул шигырь 1905 нче елда “Әлгасрел-җәдип” журналында басыла. Шигырьне татар халкына мөрәҗәгать буларак та аңларга була.
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен,
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.
Газеталар, журналларны көннән-көнгә, кат-кат күбәйтик,
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк.
Иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш аулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый.
“Дусларга бер сүз” шигырендә милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотышып эшләргә,көрәшергә өнди.
“Хөррият хакында” шигырендә 1905 нче инкыйлаб ярдәмендә алынган хокукларны артыграк бәяли. “Фикер” гәзитендә әлеге шигырь астына (1905 11декабрь) беренче тапкыр “Габдулла Тукаев” имзасы куела.
“Иттифакъ хакында” исемле шигырендә Г. Тукай халыкны иң зур көч дип тануын белдерә. Бердәнбер дөрес юл – иттифакъ, ягъни үзебезне һәм көчебезне берләштерү. Шигырь берләшергә чакыру белән тәмамлана. “Шәкерт, яхуд бер тәсадеф” (“Шәкерт, яки бер очрашу”) шигырендә лирик герой буранлы көндә мәктәпкә баручы шәкертне очрата. Малайның өстендә киеме җылы тотарлык түгел, ачлыктан хәле юк,утырып-утырып хәл җыеп ала. Лирик герой аны күреп кайгыра. Ләкин балага ярдәм итү чарасы юк. Ул шигырь укый. Шәкерт аның сүзләренә каршы берни дә әйтми. Лирик герой үзенең киңәшләре белән шәкертнең авыруын дәваладым дип уйлый. Бу Г. Тукайның сүзне идеаллаштыруыннан,үгет-нәсихәтнең көченә чамасыз ышануыннан килә. Автор шәкертне горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими күтәрергә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска киңәш итә.
“И каләм!” шигырендә шул ук фикерне үстерә. Каләм ярдәмендә туры юлга басыйк,ди.
Татар милләтенең фикерен уүткенәйтү,шул нигездә аны берләштерү Г. Тукайның төп гамьнәреннән берсе булып әверелә. “Фикер” гәзитесенә генә махсус түгел ” исемле шигырендә бу теләген ачыктан-ачык белдерә.
1907 нче елда Казанга килгәч, Г. Тукайтатар шагыйрьләренең шигырьләрен күпләп укый. Ул татар сүзләренең матур яңгырашына соклана. “Без татарлар һаман да татарлар булып калдык”,- дип яза ул горурланып.
Г. Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. “Тукай – хәтта һәрбер авазның ритмик һәм музыкаль берәмлеген сизеп, үлчәп иҗат иткән шагыйрьләрнең иң күренеклесе ”,-дип яза аның турында Гали Халит. Бу Г. Тукайның иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигегезләнеп иҗат итүеннән килә.
Г. Тукай болай дип яза: “Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр”. Ул халкы: балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбызның җырларының әһәмияте зур. Баланың нинди җыр җырлап үсүе аның киләчәген хәл итү дигән сүз. Халык җырларын җыюда Г. Тукай тырышлык күрсәткән. Ул, мәдрәсәдә укыганда үз авылларына җәйге ялга кайтучы шәкертләргә халык җырларын язып килүләрен сорый торган булган. “Җырлар дәфтәре” туплаган. 1946 нчы елда бу дәфтәр табыла һәм бастырылып чыгарыла. Саф татар телендә язылган бу җырлар Г. Тукай өчен шигъри мәктәп булган. Соңыннан халкыбыз җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәтүгә, аларны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият бирде. Ул халык авыз иҗатына таянды, аның эстетик фикерләвендә үзе өчен олы үрнәк күрде. Бу исә аңа халык тарафыннан үз итеп кабул итерлек әсәрләр язарга мөмкин тудырды.
“Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары һәркемнең күңелендәге хисләргә аваздашлык таба.
Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри иҗат итүенең матур үрнәкләрен дә безгә Тукай бирде: “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, “Шүрәле” әкиятләре, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.
Г. Тукай шагыйрьлеккә югары бәя бирә. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калырга тиеш. Тормыштагы ачы-төчене язса да, шагыйрьнең нияте яхшы. Ул тормыш ваклыкларыннан өстен булырга да тиеш. Тәне картайса да күңеле яп-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерләк куәткә ия. Күңелендә исә һәрвакыт яз гына. Аның тәненә шигырьләреннән җылы килеп тора. Г. Тукай шагыйрьлекне, аның яшәү рәвешен, күңел дөньясын, җәмгыятьтәге урынын менә шулай аңлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Асылда ул шушы үзе әйткәннәргә гомере буе тугрылыклы булып кала. Шигъриятне ул уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү,тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.
Г. Тукай үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, еш кына хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Ул милләтебезнең кол хәленә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели. Ул үз бәхете тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инана. Халык белән үзен аерымсыз бербөтен итеп карый. Татар бетүгә хөкем ителгән халык булуы аны ихлас күңелдән әрнетә.
Шагыйрь халыкларның тарихи язмышларытурында уйлана, шул исәптән татарның ханнарына кайгы килүенең,Сөембикә кебекләрнең елый-елый җан бирүләренең сәбәпләрен эзли һәм таба:
Юк,шул безләрдә берләшмәк;
Юк бергә-бергә гөрләшмәк,
Нчкә серне бергә серләшмәк. (“Кичке азан”)
Г. Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Шагыйрь татарның таркаулыгын кимчелек итеп күрсәтә.
“Китмибез!” шигыренең язылу тарихы гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән татар депутатлары Дәүләт Думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләренең мөшкеллеген әйтеп чыгышлар ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакөион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, “әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез” дип кычкырыналар. Г. Тукай моңа “Китмибез!” шигыре белән җавап бирә. Ул безнең ата-бабаларыбыз күп гасырлардан бирле шушы җирдә яшәгән. Монда туганбыз, димәк гомеребез дә шушында булырга тиеш. Максатыбыз – ирекле дәүләт булдыру.
Бу теманы шагыйрь “Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” дигән шигырендә дә дәвам иттерде. 1552 нче елдан бирле ру дәүләте кул астына узган 361 елны Г. Тукай “мәңге рәнҗешләр чоры” дип атый. Аның бетүенә өмет итә. Тәхеткә утыруларына өч йөз ел (1613-1913) тулу бәйрәменә,бәлки, халыкка җиңеллек китерә торган “Манифест” чыкмасмы дип көтә. Ләкин ул өметләр акланмый.
Бу шигырь 1913 нче елның февралендә, шагыйрьнең үләренә ике ай вакыт калгач язылган. Бу аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган халкы турында сызлануын күрсәтә.
Шагыйрьнең шәхси тормышы белән туган халкы язмышы бер төсле иде. Татар халкының инкыйраз юлына атлаганын шагыйрь күрде. Бу һәлакәттән котылу юклыгын күрүаны хәсрәтләндерде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды. Ул үзенең шагыйрьлек вазифасын әнә шулай намусы кушканча башкарды. 1913 нче елның мартында ул гомеренә йомгак ясап, болай язды:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр,эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылым – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем,дөньяны пакъли алмадым.
Йомгаклау.
Габдулла Тукай турында язганда, үзең дә күңелеңдә туган сорауларга җавап эзлисең. Аның язмышын үзең белгән башка кешеләр язмышы белән чагыштырасың һәм нәтиҗә ясыйсың. Һәркемнең үз фикере булганга, нәтиҗәгә дә һәркем үзенчә килә. Ләкин шунысы бәхәссез – һәркем аның иҗади сәләте, әйткән сүзенең хас булуы белән килешә. Халкы өчен чын күңелдән кайгырткан үз шагыйре белән горурлана. Мин дә шул горурлану хисәрен кичердем. Г.Тукай шигырьләренең эчке сихри көче турында уйландым. Шагыйрь сүзенең көче дәньяны үзгәртергә сәләтле, кешеләрне яхшы итеп тәрбияләүгә сәләтле. Г.Тукай язганнарны күпме кеше йөрәге аша үтә. Шагыйрь буларак та, гомумән, гади кеше буларак та Г.Тукай бөек шәхес. Аның бөеклеге – халкы белән бергә яшәүдә. Башка халыклар арасында да ү\з урынын тапты шагыйребез. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, җырга да салынган кебек бүген. Сихри моң агыла кебек күңелләргә. Ул – яшәеш моны, халкыбызны яшәтү моны. Халкыбызның телен,үзен яшәтү – бүгенгенең төп мәсьәләсе түгелмени?!