Презентация по выступлению БРТ ны? сочинение ?лешен башкаруда ?иб?релг?н типик хаталар ??м аларны т?з?т? алымнары


Татар сыйныфы һәм татар төркеменең 9 нчы сыйныф укучыларын БРТ ның сочинение өлешен язарга әзерләү тәҗрибәсеннәнГәрәева Гөлчәчәк Шәрәфетдин кызы, Кама Аланы беренче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары 3 21.1 биремен тикшерү критерийлары Грамоталылыкны һәм фактик төгәллекне бәяләү 3 Эшләрдә күп очрый торган типик хаталар 4 Орфографик хаталардан: Дәлилләп сүзенең дөрес язылышы (күбрәк 1 “л” хәрефе яки “а” белән язалар (шулай ук мәгънәсе, табигать, һәм, тәмамлана сүзләре эшләрдә күп очрый, хата белән языла). Пунктуацион хаталардан:- минемчә, минем фикеремчә дигән кереш сүзне ике яктан да өтер белән аермау (бу сүзләр һәр эштә кулланыла, ләкин 3 эшнең берсендә укучы өтерне куярга оныта);- фикеремне дәлилләп, дигән аерымланган хәлдән соң өтер куймау;- Г. Бәшировтан алынган әлеге өзек “Әлбәттә, бу хәл безне сагайтырга,.......игътибарлы булуны искәртергә тиеш.” дигән сүзләр белән тәмамлана (бу хата бик күп очрый). 5 5 Эшләрдә күп очрый торган типик хаталар Грамматик хаталардан: фигыльләрнең заманнарын дөрес кулланмау (мәсәлән, Г. Бәширов туган ягын сурәтләгән. Ул үзенең әсәрендә авылы турында язды);юлдан юлга дөрес күчермәү; (шундый хата ясый торган укучыларны сүзне күчермәслек итеп язарга өйрәтергә кирәк); текстта сүзен бер “т” хәрефе белән язу; дәлил китергәндә, җөмлә саны янына нче кушымчасын язмау (бер уңайдан, әйтеп үтәсе килә: тексттан дәлил китергәндә, әллә никадәр җөмләне санап китәләр һәм эшләренә зыян китерәләр) 7 Эшләрдә күп очрый торган типик хаталар Стилистик хаталардан: рус сүзләрен куллану (сүз ике телдә дә кулланыла торган сүзләр турында бармый, әйтик, басуны поле дип язу һ.б.;җөмләдә сүзләрнең кабатлануы (тавтология). Мәсәлән, Су булмагач, кешерләргә начар була;Фактик хаталардан:авторның исемен яки әсәрен, герой исемен бутау (мәсәлән, укучы, тырышып, өзектә күтәрелгән проблеманың тагын башка язучылар иҗатында чагылыш табуын күрсәтә башлый да хата ясап җибәрә: Г. Ибраһимовның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре һ.б. Экспертлар төзи торган протокол 7 7 7 7 21.1. “Әлбәттә, бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.» Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.21.2. ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Язган билгеләмәгезне тезис итеп алып, “Табигатьне саклау” темасына сочинение языгыз. Укучының БРТда язган эше 7 Укучының БРТ да язган эше 8 9 Имтихан эше өчен җыйган балларга билгеләр куелышы Код “2” “3” “4” “5” 21 0-12 13-20 21-29, шуларның 4 се ГК1-ГК4 критерийлары буенча булырга тиеш 30-35, шуларның 6 сы ГК1-ГК4 критерийлары буенча булырга тиеш 22 0-14 15-24 25-33, шуларның 4 се ГК1-ГК4 критерийлары буенча булырга тиеш 34-39, шуларның 6 сы ГК1-ГК4 критерийлары буенча булырга тиеш 23 0-18 19-38 39-53, шуларның 5 се аудирование буенча булырга тиеш 54-65, шуларның 8 е аудирование буенча булырга тиеш Игътибарыгыз өчен рәхмәт! 10