Презентация урока татарского языка на темуГалиаскар Камал


Урок татарской литературы и истории СабитоваГульназМунировна ГАПОУ «Техникум нефтехимии и нефтепереработки» г. Нижнекамск РТ Галиаскар камал (1879-1933)ТОРМЫШ ЮЛЫ.ИҖАТЫ. Дәреснең максаты: 1. Галиаскар Камал иҗатына кызыксыну уяту; драматургның театрда, сәнгатьтә тоткан урынын билгеләү; укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү. 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.3.Татар театрына нигез салган, татар тетрын дөньяга таныткан Г.Камал иҗаты белән гоурлану; ил , халык алдында җаваплылык хисе,матурлыкны күрә белүне тәрбияләү. Галиәскар Камал (1879— 1933) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе.
Галиәскар Камал 1879 елның 6 гыйнварында Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Бала чагын Арча районында бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ул үзе дә иҗат итә башлый. 1898 елда «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга. Галиәскар Камал, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.Галиәскар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгәнПоследний фотоснимок Г. Камала. 1933 г. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә.1929 елда язучының 30 еллык хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде. Аңа «Хезмәт батыры» исеме бирелде.Хәзер Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиаскар Камал исемен йөртә. Кем ул Г.Камал? Г. Камал – драматург Г. Камал – журналист Г. Камал – театр эшлеклесе Г. Камал – тәрҗемәче Г. Камал – прозаик Г.Камал – рәссам Г. Камал – шагыйрь Г. Камал – классик язучы .
фотогалереяМать Г. Камала – МаугизаОтец Г. Камала – Галиакбар Мать Г. Камала Маугиза ханум с дочерью Зайнап и сестрой ГазизойГабдрахман Камал (1896-1948) артист и режиссер, родной брат Г. Камала Дом в Казани, где жил Г. Камал. Ныне ул. Нариманова, дом 48. Фото 1978 г.Дом, где родился Г. Камал. Ныне улица Г. Камала, дом 29. Фото 1978 г. Г. Камал с первой женой Бибигайшей. 1908 г.Г. Камал со второй женой Асмой. 1918 г. Г. Камал. 1927Г. Камал, Х. Такташ, М. Гафури (справа налево) .1927 Афиша открытого спектакля на татарском языке, написанная рукой Г. Камала. 1908 г.Здание Татарского Государственного Академического театра им. Г. Камала Халкыбыз һәм хөкүмәтебез Галиәскар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде. 1929 елда язучының 30 еллык хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде. Аңа «Хезмәт батыры» һәм «Татарстанның халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәскар Камал исемен йөртә. 6 гыйнвар 1879 - 16 июнь 1933 (54 яшь).