Класстан тыш чара Халыкара туган теле к?не


Дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе
“Калкан” полиция мәктәбе”
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне
Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
(Туган тел көненә багышланган кичә)
5715008953500

Яр Чаллы-2015
Тема: Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем рәхмәт сиңа !
(Халыкара Туган тел көненә багышлана)

Максат: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата
кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне
турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен
үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;
Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ
тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша
укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү
теләге тудыру;

Җиһазлау: музыкаль бизәлеш, “Иң татлы
тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –
киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.

Катнашалар: 7-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар.
1 ведущий:
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
2 ведущий:
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минең телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
1 ведущий: Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля- Международный день родного языка. Этот праздник отмечают представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык великий, необъятный, живой, как жизнь. “Плохих” и “хороших” языков не бывает, как не бывает “плохих” и “хороших” народов. В нашей республике проживает представителей более 115 национальностей и народностей. Все они живут в мире и согласии с друг другом.
2 ведущий:
Хәерле көн димен барчагызга,
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.Безнең мәктәптә 6 төрле милләт баласы белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле үзенә газиз. Бүген без аларның үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңларбыз.
-Ә хәзер бәйгебезнең җюрилары белән танышып китик.
Хөрмәтле җюриларыбыз: Сурия Загидулловна, Элионора Хуснулловна.
1 ведущий:
Күп милләтле илем булгач,
Сөйли төрле телләрдә.
Күп милләтле телен белү
Артык түгел кемгәдә.
Бөтен тел үзенчә яхшы,
Сөйләшик төрле телдә.
Үзебезнең ана теле,
Булсын йөрәк түрендә.
Милләтләрдә аерма юк,
Тырышып кеше булырга.
Һич үкенмим, шатланамын.
Телим татар булырга.
2 ведущий: Сегодня на нашем празднике мы узнаем чуть больше о представителей разных народов.
Встречайте, представителей Цыганской культуры. ( 1.1 гр.)
1 ведущий:
Җир шарында сөйләшәләр
Немецча да, русча да.
Ә авылда сөйләшәләр
Матур итеп татарча.
Кошларда сайрый бездә
Татарча чүт-чүт итеп,
Әтәч тә кычкыра әнә
Саф татарча “кикрикук”
Өйрәнәбез мәктәптә,
Татар һәм дә рус телен
Иң матур үз телем,
Чөнки ул туган телем

Встречайте, представителей Татарской культуры. ( 2.1 гр.)

2 ведущий:
- Русские, казахи, татары и азербайджаны,
Мы черный, и русые, и смуглые, и белые.
В Татарстане на земле родной,
Живем мы все большой и дружной семьей
Встречайте, представителей Азербайджанской культуры. ( 2.2 гр.)
2 ведущий:
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин Туган илдә,
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә .
Балам- диеп туган телдә
Эндәшә минем әткәм
Әнием! –дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм

Встречайте, представителей Чувашской культуры. ( 3.1 гр.)
1 ведущий:
- Дружба народов не просто слова
Дружба народов навеки жива.
Дружба народов счастливые дети,
Колос на ниве и сила в расцвете.

Встречайте, представителей Марийской культуры. ( 4.1 гр.)
2 ведущий:
Тыпырдатып матур итеп,
Без татарча биибез.
Башкортча да, французча да,
Инглизчә дә, төрекчә дә,
Гарәпчә дә сөйлибез.
Встречайте, представителей Башкирской культуры. ( 4.2 гр.)
1 ведущий:
Дөньяда иң-иң матур илем-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Встречайте, представителей Молдавской культуры. ( 4.2 гр.)

2 ведущий:
Һәр халык бер таҗдагы асылташлар кебек. Әгәр берсе югалса, бөтен “таҗның” яме китә, чөнки һәр халыкның кояш астында үз урыны бар. Шуның , безнең һәрберебез үз милләтебезне яратырга, сакларга, аның белән горурланырга тиешбез. Әйдәгез, кулларны кулларга тотышып, дуслыгыбызны ныгытыйк әле.
1.ведущий:
Давайте, друзья, возьмемся за руки и докажем, что мы уважаем и любим друг друга, что будем дружить и помогать друг другу.
2 ведущий: Ә хәзер барыбыз да басып татар халкының гимнын “ Туган тел” җырын башкарыйк.
“ Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа” ! бәйгесенең җиңүчесен сайлап алуны мөхтәрәм жюрига тапшырабыз.
Безнең Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1.ведущий:
Мы завершаем наш вечер, посвященный Международному дню родного языка. Не забывайте свой родной язык, говорите на нем, берегите его!

С праздником, дорогие друзья!
День родног языка,
Отмечает вся земля,
В этот день мы всем желаем,
Мира, радости, добра.