«Кызыл ?т?ч безг? килм?сен!»


Тема. Кызыл әтәч безгә килмәсен!
Максат. Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне өйрәтү; үзеңнең һәм башкалар тормышына кара-
та җаваплылык хисе тәрбияләү.
Сыйныф сәгате барышы.
1.Оештыру моменты ( кәефләрен сорашу; бер-берсенә сәлам бирү)
2.Максат белән танышу.
Балалар! Хәзер табышмак әйтәм. Шуның җавабын табыйк. Аннары шуның турында әкият сөйләрмен. Сез әзерме?
Башы - тарак;
Койрыгы- урак;
Кычкыртып быргысын
Уята барысын. Ул нәрсә икән? ( әтәч)
Әтәч турында кыскача әңгәмә: бөтен әтәчләр дә усал булмый, тәртиплеләре дә була- андыйлары азык тапса, тавыкларны чакыра; үзе генә ашамый. Хуҗаларын да таный- кычкырып сәлам бирә. Бүгенге әтәч нинди икән?
3.Янгын турында сөйләшү. Әкият тыңлау.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер әтәч. Кара да түгел; ак та түгел; ул кып-кызыл, ди. Тәртибе дә бик үк яхшы түгел икән, сугышырга ярата икән ул. Бу әтәч шундый усаллана икән, шундый усаллана икән – күзләреннән очкыннар чәчелә икән.
Ул очкыннар төшкән җир янып китә икән. Кешеләр сүндерергә җитешә алмыйлар: өйгә төшсә-өй яна, коймага төшсә- койма яна икән. Кешеләр нишләргә дә белми аптырап беткәннәр. Берсенең дә аны үзләре янына китерәсе килми икән: аның белән көрәш алып баралар икән. Бу көрәштән кешеләр шуны аңлаганнар: бу әтәч балаларны ярата икән, аларга шырпылар өләшә, үзе судан, комнан курка икән. Нинди әтәч бул-
ган соң ул? Сез бу сәер әтәч белән дуслашыр идегезме? Ни өчен?
Янгын сүндерү чараларый өйрәнү. Кешеләр аның белән көрәштә нәрсәләр кулландылар икән? ( су, ком, янгын сүндерү машинасы, көрәк һ.б. предметларның рәсемнәре күрсәтелә һәм ни өчен кирәклекләре, ничек файдаланырга кирәклеге аңлатып барыла)

Янгын чыгуны кисәтү кагыйдәләре.
Балаларның әти-әниләре, туганнары, мәктәптәге укытучылар- һәммәсе дә кызыл әтәч белән дус булмаска, аннан ерак булуны теләп кагыйдәләр өйрәтәләр икән. Сезнең дә бу турыда ишеткәнегез бар. Бу кагыйдәләрне таблицага карап үзегез әйтеп карагыз әле (таблицада аркылы сызык белән сызылган рәсемнәр: бала кулында шырпы, бала учак янында,төзек булмаган электр приборлары)
Бергәләп шырпы белән уйнарга, ялгызың яки зурлардан башка учак ягарга, төзек булмаган электр приборларыннан файдаланырга ярамавын аңлату, янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау. Кызыл әтәч безгә килмәсен өчен бездән нәрсә сорала? ( саклык һәм җаваплылык)
4.Кагыйдәләрне аңлауларын тикшерү.
“ Бу бит мин, бу бит минем дусларым” уены.( әгәр кагыйдә үтәлергә тиеш булса, бу бит мин,бу бит минем дусларым, дияргә кирәк, үтәлергә тиеш булмаса, дәшми торырга, яки тыпырдарга)
Физкультминут.
-алар һичбер вакыт шырпы белән уйнамый;
- үзләре генә булганда газга якын да бармый;
-бу бала ватык үтүкне розеткага тыга;
- шырпыны үзе сыза;
-ә болары җыелып качып учак яга;
- магнитофон,телевизорны куштыралар зурларга;
-алар инде өйрәнгәннәр зурлар сүзен тыңларга.
5.“ Мозаика” уены. ( парлар белән эш: төрле формадагы кисәкләрдән рәсем төзергә ,рәсемдә янгын сүндерү машинасы җыела)
Бу предмет ничек атала? Кайда кулланыла?( янгын сүндерү машинасы турында сөйләшү, башка төр машиналардан нәрсә белән аерылып торуын ачыклау)
Бу машинада эшләүчеләр ничек атала? Янгын сүндерүчеләр нинди булырга тиеш?( сабыр, кыю, ярдәмчел, җаваплылык тоючан һ.б.) Бу сыйфатларны үзеңдә булдырып буламы? Аның өчен нишләргә? ( тырышып белем алырга, бу хезмәт турында китаплар укырга, үзеңне чыныктырырга һ.б.-балаларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала)
6.Нәтиҗә ясау.
Янгын нәрсәсе белән куркыныч? Янгынны әкияттә нәрсә дип атадылар? Аның белән дус булыр идегезме? Ни өчен? Бер бөртек шырпы бөтен хуҗалыкны юк итә.Бу сүзләр белән килешәсезме? Кызыл әтәч белән бергәләп көрәшкән очракта гына аны җиңеп була, ләкин ул үзенең начарлыкларын эшләп өлгер-
гән була инде.Ул нинди начарлыклар эшләргә мөмкин соң?
7. Йомгаклау. Хор белән җыр башкару ( сүзләре тактада)
Янгын чыгу – куркыныч хәл,
Шуңа без сак булыйк.
Мәктәптәге апаларның
Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.
Шырпы белән уйнамыйк без,
Утка якын бармыйк без.
Әтиләрне-әниләрне
Хәсрәткә салмыйк без.
Өлкәннәр борчылмасыннар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да
Безнең янга килмәсен!