Татар ?д?бияты. Муса ??лил.


Җәлил-җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл.
А.А.Девятеева,татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан шәһәре Совет районы 161 нче рус-татар мәктәбе
Дәреснең максаты:
1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилтурында белемнәрне ныгыту..
2. М. Җәлилнең “ Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат бирү, шигырьләренә мәхәббәт уяту.
3. Укучыларда патриотизм хисе, туган якка, туган илгә мәхәббәт уяту, татар халкы батырлыклары белән горурлану хисе уяту.
Җиһазлау:  М.Җәлилнең портреты, дәреслек, шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе, , копьютер, интерактив такта, проектор, диск “Күренекле шәхесләр” Муса Җәлил.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
II. “Җырларым” җыры яңгырый. (М.Җәлил сүзләре, Р.Яхин музыкасы)
Укытучы. Данлы Казан шәһәренең чал Кремле янында, тау башында бер һәйкәл бар. Казанга нинди юл белән килсәң дә ул сине каршы ала һәм үзенә чакыра. Югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркет кебек, ул ике кулын артка җибәргән һәм чылбырларын өзә-өзә кыяга күтәрелә.
Бу – Муса Җәлил һәйкәле. Бу һәйкәлгә кешеләр агымы тукталмый, яше-карты, шәһәр һәм авыл халкы, төрле өлкәләрдән килгән кунаклар , чит илләрдән килгән туристлар һәйкәл каршына басып тын калалар.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исеме бөтен планетабызга билгеле. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр үк шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак ил күләмендә киң таныла.
Сугыш башлануның икенче көнендә үк Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Кыска вакытта сәяси хезмәткәрләр әзерләүче хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң, шагыйрь Волхов фронтының “Отвага” газетасында корреспондент булып хезмәт итә. Кызганычка каршы, журналистлык эшчәнлеге кыска гомерле булып чыга. 1942 нче елның июнь ахырында авыр сугышларда дошман камап алган Волхов фронтында авыр яралы шагыйрь фашистлар кулына эләгә. Әсирлеккә төшүне ул бик авыр кичерә. 791 көн шагыйрь коллыкта яши. Шуның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә, үлем җәзасын көтеп утыра.
“Моабит дәфтәрләре” кырык үлем кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителә. Бу – 791 көнгә сузылган фаҗиганың тышкы күренеше.
Укучылар Муса Җәлилнең “ Катыйльгә” , “Таш капчык”, “ Ышанма”, “Кошчык” һ.б. шигырьләрен яттан сөйлиләр.
Презентация. Муса Җәлилнең тоткынлык чоры. “Моабит дәфтәрләре”.
Туган илгә Җәлилнең 2 дәфтәре кайта. Беренче дәфтәрен якташыбыз Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрен Бильгия кешесе Андре Тиммерманс алып чыга. Алар икесе дә исән калалар, үзләре дә бу турыда җентекләп сөйлиләр. 1 нче дәфтәрдә 60 шигырь гарәп телендә язылган була. 2 нче дәфтәрдә 33 шигырь латин алфавиты, аерым битләрдә тагын 17 шигыре язылган була. Барысы 115 шигыре кайта.
Өченче дәфтәрен Себер татары Казыйм ага Миршан алып кайта. Ул Җәлилчеләрне җәзалаганнан соң, төрмәгә барып милләттәшләребезнең әйберләрен сорый, аңа җәлилчеләрдән калган әйберләрне, язуларны һәм документларны бирәләр. Анда Муса Җәлилнең өченче Моабит дәфтәре (7-8 биттән) һәм Абдулла Алиш, Әхмәт Симаевның да шигырьләре була. Җәлил дәфтәрен Касыйм ага сугыштан соң Римдагы Совет илчелегенә тапшыра. Ул гарәпчә язылган була. Дәфтәр Үзәк архивтан соң эзсез югала. Аны хәзер дә эзлиләр. Р. Мостафин М.Җәлилнең тоткынлык чорын бик җентекләп өйрәнә һәм “Өзелгән җыр эзеннән” исемле китабын бастыра.
III.Ә хәзер укучылар Җәлил турында истәлекләр белән таныштыралар.
Абдулла Алишның улы Алмаз сөйләгән хатирәләрдән:
“Әти 1941 елның июль аенда фронтка китә. Октябрь аенда Брянск шәһәре янындагы каты сугышларда чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә. Төрле җирләрдә коточкыч авыр шартларда эшләтәләр аларны... Берлин янындагы Вустрауга килеп эләккәч, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар белән бергә антифашистик оешмада яшерен эш алып бара...
Әнием Муса Җәлилнең безгә еш килүе, аларның иҗади бәхәсләр, гомумән, шагыйрьнең әти белән чын дус булуы турында кабат-кабат исенә төшерә иде. Алар моны авыр тоткынлыкта да расладылар. Аның Абдулла Алишка атап язган шигыре “Дуска” дип атала.”
Нәҗип Җиһанов кызы Светлана истәлекләреннән:
“Әтием шагыйрь Муса Җәлил белән бик дус иде. Без Җәлилчеләр гаиләсе белән бер йортта яшәдек. “Алтынчәч” операсының ничек иҗат ителүе турындагы мәгълүмат укучылар өчен кызык булыр дип уйлыйм. “Алтынчәч”нең беренче либреттосы 1938 нче елда кабул итү комиссиясе тарафыннан расланмый, яңа либретто язуны М.Җәлилгә тапшыралар...Муса абый беркөнне либреттосын күтәреп безгә килде. Йөзе көләч , балкып тора. Димәк, эшеннән канәгать. Кыскасы, бу кичне опера туды. Муса абый сугышка китәр алдыннан, әтием белән кич буе бергәләп Казан урамнарын әйләнделәр...”
Муса Җәлилнең улы Альберт хатирәләреннән:
“ Мин нәкъ әти кебек романтик рухлы, бик тиз тәэсиргә бирелүчән булгангадыр, Германиядә хезмәт иткәндә аның үлем көткән камерасын, соңгы сулышын алган караңгы биналарны күрергә теләдем. Һәм күрү бәхетенә дә ирештем. Моңа Берлиндагы иптәшләрем дә, немец телен бик яхшы белгән хатыным да булышты. Германиядә 12 ел хезмәт иттем. Әтинең серле йомгак булып уралган тормышында әлегә ачылып бетмәгән нәрсәләр һаман бар. Аларны ачыклауда тынгысыз әдип Рафаэль Мостафин зур көч куйды. Әллә ничә барды алман иленә һәм Муса Җәлил турында китаплар бастырып чыгарды”.
Кулланылган әдәбият:
1.Сайтлар
2. Матбугат чаралары
3. Истәлекләр, фотографияләр.