Урок по татарскому языку для 5 класса (русскоязычной группы) «Габдулла Тукай музее»


Тема: «Габдулла Тукай музее »тексты өстендә эш.
Максат: 1 . Г.Тукай музее турында киң мәгълүмат бирү.
2. Диалогик-монологик сөйләм үстерү.
3. Музейларга карата кызыксыну уяту.
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.
Материал: К.С.Фәтхуллова “Татар теле” 5 нче сыйныф. 131-132 бит.
Җиһазлау: компьютер, проектор,тест.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Аудирование.
-Бүген ничәсе?
-Атнаның нинди көне?
-Атнаның ничәнче көне?
-Хәзер нинди ел фасылы?
-Урамда көн нинди?
-Бүген сезнең ничә дәрес?
-Бу ничәнче дәрес?
-Бу нинди дәрес?
II . Өй эшен тикшерү.
130 бит .”Музейлар кайчан барлыкка килгән?”текстын укырга , сорауларга җавап бирергә.
-Өй эшен тест ярдәмендә тикшерәбез.
III. Актуальләштерү.
-Нинди музейлар була?(Сәнгать, фән, техника,тарих)
-Лимонад ,кока-кола музейлаоры кайда урнашкан?(Франциядә)
-Без нинди республикада яшибез?
-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
-Казанда нинди музейлар бар?
(слайд күрсәтү)
-Бу нинди музей?
-Милли музей,М.Җәлил музее.
-Без былтыр нинди музейда булдык?(СЛАЙД ФОТОГРАФИЯ БЕЛӘН)
-Муса Җәлил музеенда.
-Сезгә анда ошадымы?
-Ахырда нишләдегез?
-ЧӘЙ ЭЧТЕК.
IV.Яңа материал өстендә эш.(слайд күрсәтү)
-Ә бу нинди музей?
-Г.Тукай музее.
-Бүген без Г.Тукай музее турында сөйләшербез,текст укырбыз.Әйдәгез башта Г.Тукай турында сөйләшик әле.Кем соң ул Г.Тукай.
(слайд күрсәтү)
-Ул кайчан туган, кайчан үлгән?(1886-1913)
-1913 санына игътибар итегез әле.Быел Г.Тукайның үлүенә 100 ел.
(слайдлар күрсәтү)
-Г.Тукай бик күп җирләрдә яшәгән,бик иртә ятим калган. (слайдлар күрсәтү)
-Г.Тукай исемен йөрткән күп биналар,примеяләр бар. (слайдлар күрсәтү)
-Нинди шигырьләрен беләсез?
-Хәзер “ Эш беткәч уйнарга ярый “шигыренә мультфильм карарбыз, ял итәрбез.(музыка башлангач, физик күнегүләр ясау)
V. Дәреслек белән эш.
1.Сүзлек өстендә эш.
Бина-здание
балачак-детсво
мәчет кенәгәсе-книга в мечете
шушы-этот
ятим бала-сирота
(сүзләрне укытучы укып чыга ,аңлата,хор белән уку)
-Әйдәгез бу сүзләр белән сүзтезмәләр,җөмләләр төзибез.
2.Текстны уку.
-укытучы укый
-тәрҗемә эше (укытучы тексттан русча сүзтезмәләрне әйтә,укучылар татарчасын әйтә)
-сорауларга җавап бирү
VI.Ныгыту.
Төркемнәрдә эш.
1нче төркем
Какой разговор произойдет между тобой и твоим другом, если ты приглашаешь его в музей.
2нче төркем
Какой разговор произойдет между вами и экскурсоводом в музее.
3нче төркем
Какой разговор произойдет между тобой и твоим другом после посещения музея Г.Тукая.
-Диалогларны тыңлыйбыз.
VII.Йомгаклау.
1.-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
2. Өй эше бирү.
1) Габдулла Тукай музее турында сөйләргә.
2)Текст буенча диалог төзергә.
-Өй эшен сайлап алырга була.
3.Билгеләр кую.