Кояшлы б?йр?м II кечкен?л?р т?ркеменд? ?нил?р бел?н берлект? уздырылган б?йр?м ирт?се


 
Актаныш районы «Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

II кечкенәләр төркемендә әниләр белән күңел ачу
Тәрбиячеләр: Адгамова К.В., Садртдинова Ф.И.
Актаныш-2017
Зал матур итеп бизәлгән. Стеналарга плакатлар, шарлар эленгән. Балаларның рәсемнәре, өстәлләргә вазалар куелган.
 
1.а.б. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
2 а.б. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….
1 а.б. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
Әмир: Исәнмесез, диеп сүз башлыймын, очрашулар шулай башлана.
Исәнмесез, диеп сүз башласам, кәеф арта, күңел шатлана.
Асылъяр: Очрашканда кешеләр, олылар һәм кечеләр .
Бер- берсен сәламлиләр, исәннәрмесез, диләр.
Зәлия: Күрешсәләр алар кич, сәлам бирми китми һич,
сәламләшү сүзләре булачак хәерле кич.
1.А.б. Хәерле көн, безнең  иң  кадерле  кунакларыбыз-әниләр, әбиләр, бакчабызның  барлык хезмәткәрләре, нәни кызларыбыз! Сезне ихлас йөрәктән 8 март халыкара-хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын. Хөрмәтле кунаклар, кадерле дәү әни, әбекәйләребез, газиз әниләр!
2. а. Б. Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез - көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезнең һәммәгезгә дә хәерле тормыш, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле көннәр тыныч, матур тормыш телибез.
1 а.б. Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.
Аделина: Мимозалар ясадык без, әниләр сезгә бүләккә,
Сап-сары, бәрхеттән йомшак , хуш ислеләр бигрәк тә.
Әйдәгез, дусларым, әниләребезгә кул җылысына күңел җылысын кушып ясаган бүләкләребезне тапшырыйк әле.
“Яз җыры” (Тып, тып...)
Румия: Посмотрите за окошко –
Стало там теплей немножко.
Мамин праздник наступает,
Солнышко его встречает.
Аделина: Дружно солнышку помашем,
«Здравствуй, солнышко, мы скажем.
Мы на праздник все пришли,
Мам с собою привели!
Эльвина: Язның беренче бәйрәмен
8 Март, диләр.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Кызлар, апа- җиңгиләр.
Зарина Г.: Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната.
-Яз килә, каршы алыгыз,-
Дигән хәбәр тарата.
Ислам: Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби- апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме.
2 а.б. 8 нче Март – үзенә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде  ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә  кем ничек котлый, хәзер аны карап үтик.  
Әмир: Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
 
1 а.б. Сокланып карап торырлык-
Күзне ала алмыйбыз.
2 а.б. Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
1 а.б. Айдан, кояштан кадерлеБергә: Син ул, әнием!
2 а.б. Иң ягымлы, иң сөйкемле
Бергә: Син ул, әнием!
2 а.б. Газиздән газиз, кадерле әниләребезгә, дәү әниләребезгә бәйрәм бүләге- инструменталь ансамбль чыгышы
Балалар белән уен “Бигрәк тәмле бәрәңге”.  Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Әйдәгез әле, кем әнисенең бәрәңгедән пешерелә торган ризыкларын күбрәк искә төшерә?
Асылъяр: Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием!
 
Динара: Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
 
Динис: Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
 
Сөмбел: Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
1 а.б. Алар бирәләр иң дөрес киңәш
Алар булалар иң якын сердәш.
2 а.б Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк,
Иң кайнар сөю, иң изге теләк.
Иң җылы куен тик әниләр ул сездә.
Күңелле көй астында Карлсон керә
Карлсон: Исәнмесез. Бу мин. Сез мине инде беләсез. Мин Карлсон. Иң шаян, дөньяда иң күп сөйләшүче. Мин тәртипле акыллы.Мин бәйрәмгә әниләрне, әбиләрне, кызларны котларга килдем. Котлыйм сезне! Күпме балалар җыелган. Кемнең минем белән дуслашасы килә.  (балалар җавап бирә)
А.Б. Карлсон синең варенье, шоколад, конфет яратканыңны без барыбыз да беләбез. Ә баллы әйбердән тешләр бозыла бит. Шуның өчен без Сиңа кинәшләр әйтеп үтәбез:
-Конфетны алай ук күп ашарга ярамый!
-Шоколадны да артыгын ашамаска кирәк!
Тешләр бозылмасын өчен көн дә иртән тешләрне чистартырга кирәк!
-тешләр бозылмасын өчен кишерне күбрәк ашарга кирәк!
-Тешләр бозылмасын өчен җиләк- җимешләр ашасаң да була!
- Тешләр бозылмасын өчен, авызны еш чайкарга кирәк!
Әниләребез белән “ми чарлап” алыйк әле. (Бу вакытта кызлар киенә)
* Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде.  (Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль) * Үлчәүләрдә үлчәнми,  Базарларда сатылмый.  (Акыл) * Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем) * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел) * Бер чыгарып җибәрсәң, Нихәтле чакырсаң да кайтмый. (Сүз) * Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат. (Календарь)
* Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш) * Мең шырпыга бер лампа. (Ай) * Атамның бер туны бар. Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар) 
А.Б. Карлсон! Дусларың бик тә күркәм җырлы- бию әзерләде, бергәләп аларны тамаша кылыйк әле.
Ясминә: Биюченең итәкләре, бии- бии кыскара, биючешә сүз әйтмәгез, бии бии остара, Сезнең каршыгызда минем дусларым! Алкышлар белән каршы алыгыз!
Матрешкалар биюе
Карлсон: Искиткеч биисез! Дусларым, минем сезгә бүләгем дә бар!
2 а.б. Менә булдыргансың, Матрешка, рәхмәт бүләген өчен, ә нинди бүләк соң ул?
Матрешка: Ул шундый кызык уенчык, аны йокларга яткырып булмый, тора да утыра, киребеткән инде менә!
Балалар: ул- неваляшка
Карлсон: Сез кемне ныграк яратасыз соң?
Балалар җавабы.
Карлсон: Ә Әбиләрне, дәү әниләрне яратасызмы?
А.б. Ничек кенә әле! Балалар матур шигырьләр дә өйрәнделәр
Данир: Минем әби шундый җылы, иркәләнәсе килә,
Яннарында песи кебек сырпаланасы килә.
Айсылу: Әбием гел көлеп тора, йөзе нур сибеп тора.
Көне буе ничек армый, куллары биеп тора.
Альмир: Бәлки минем әбине сез дә белә торгансыз,
Әбиемне әби дип әйтүе дә уңайсыз
Исламия : Минем әби бик уңган
бар эшкә дә өлгерә
Юа , тегә , бәйли,
тәмле ашлар пешерә.
Ф.Зарина: Р.Валиева “Әбине җәлләп кенә”
Ерак түгел арабыз Әбиләргә барабыз
Барабыз җәйләп кенә Әбине җәлләп кенә
Машиналар ак кына Утырам җайлап кына
Китәбез инде менә Әбине җәлләп кенә
Җиләкләр пешкән чакта Яңа бал төшкән чакта
Безнең килгәнне күреп Әби чыга йөгереп
Бер елмая, бер көлә Орчыктай бөтерелә
Әле катыгын китерә Әле тавыгын куя
Тавык кына коткармагач Соңгы сарыгын суя
Сарык ите тиз пешә Бәлешкә дә килешә
Ашыйбыз тәмләп кенә Әбине җәлләп кенә
Ит ашап, каймак эчеп Түзәсең моңа ничек?
Түзәбез инде менә Әбине җәлләп кенә
Үтә инде җәйләр дә Китәбез әбиләрдән
Күңеле булсын өчен Алабыз кайсы берсен
Каклаган казын, кагын Чәчәген бавырсагын,
Балын, маен, тавыгын Оекбашын, мамыгын
Алабыз инде менә Әбине җәлләп кенә
Әбиләребез, дәү әниләребезне зурлап җырлап та алыйк әле
“Әбекәем” җыры
Карлсон: Алтынчәч нәниләренең әбиләрен, әниләрен, апаларын, кызларны ничек яратулары турында мин Бәләкәчкә кайтып сөйләп килим әле, Хушыгыз, без әле очрашырбыз.
А.б. Без интернет заманында яшибез, интернеттан рецепт эзләп, ашарга пешерәбез, интернет аркылы аралашабыз, интернет аркылы бала тәрбиялибез, Чын- чын, я кайсыгыз каршы килә, моны инде шушы сабыйлар да тоя, хәзер без Зәлиябезне тыңлыйк әле.
Мама дома- мамы нет, мама вышла в интернет,
Мама смотрит в интернете -Как дела на белом свете,
Кофе пьет, глазами водит, что же в мире происходит
Мама, я тебе скажу , в мире я происхожу. Мама я очень сильно люблю, не забывай это никогда!
А.Б. Бәйрәмне дәвам итәбез, хәзер көч сынашабыз.
Уңганнарны, булганнарны, зирәкләрне, тапкырларны Зурлап каршы алабыз!
Уеннар:
Кызлар өчен: Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3әр кыз чыга)
Әниләр өчен: Бала рәсемен ясау
Самира: Кояш колә, мин елмаям,
8 нче Март бүген,
Бүген әниләр бәйрәме.
Шуңа күңелем шат минем.
Фаиль: Син, әнием, минем өченБу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгэ нур бөркелә.
Мери: Без сине бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбызБүләк итеп үзеңэ
Бер матур җыр җырлыйбыз
“Рәхмәт әнием” җыры
Сылу: Исәнлек-саулыгыңны сорап,
Дога кылам.
Әниемнән аермасын
Берүк, ходам.
Гүзәл: Әни кебек булсам иде! –
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
Асылъяр: Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебекГел нур чәчеп торсам идеАлинә Л.: Йөзең синең һәрвакытта
Балкып тора, әнием.
Аш- суыннаң тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
Алинә Р.: Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар. әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием.
Балалар белән уен “Чәчәккә кунган күбәләкләр” Уенның эчтәлеге: сихри көй яңгырый, күбәләкләр чәчәкләр арасында оча, көй туктауга, тәрбияче 1, 2 саннары яки фигуралар күрсәтә, күбәләкләр санга карап, чәчәкләргә кунарга тиеш,булса, күпләп, булса,- 3,
Винир: Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле-әнием.
Яхшылыкта, якынлыкта
Әниемә тиң илем!
Раяз: Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез.
Ясминә: Синең дә беренче сүз, минем дә беренче сүз,
якты, кояшлы, айлы, иң матур һәм иң җайлы,
тик 3 хәрефтән үзе, языла әни сүзе.
Әниләребезгә “Төсле яулыклар “ җырын бүләк итик
1 а.б. Әниләребезнең йөзләре һәрвакыт балкысын, дөньябызныңны ямьләндереп,сәламәт булып яшәсеннәр иде .
2 а.б. Бу очрашу, мондый күркәм бәйрәмнәр кабатланып торсын, әниләребез шат елмаеп торсын, сабыйларыбыз сау сәламәт булып йөреп торсын дигән теләктә саубуллашабыз.