Ленино-Кокушкино тарихы с?хиф?л?ре (6 сыйныфта “Сан” темасын ныгыту д?ресе )


Чтобы посмотреть этот PDF файл с форматированием и разметкой, скачайте файл и откройте на своем компьютере.
1 Ленино - Кокушкино тарихы сәхифәләре 6 сыйныфта “Сан” темасын ныгыту дәресе (рус мәктәпләрендәге татар балал а рына ) Максат: теманы өйрәнү дәверендә алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру͖ фикерләү сәләтен, җитезлек, т апкырлык сәләтләрен үстерү, укытуның инновац ион формаларын кулланып, фәнне өйрәнүгә кызыксынуны үстерү, туган төбәккә, татар халык авыз иҗатына карата мәхәббәт һәм горурлык хисен тәрбияләү. Тип: белем - күнекмәләрне гомумиләштерү дәресе . Технологияләр : интегра ц ия, ИКТ куллану. Эш формалары : индивидуал ь , коллектив. Җиһазлау : презента ц ия, муль тимедиапроектор, туп. Дәрес барышы I . Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру II .Дәреснең темасын һәм максатын әйтеп узу ( 1 нче слайд) - Дәүләтебезнең тарихи сәхифәләрендә илебезнең гасырлар буена кичергән вакыйгалар тупланган. Ә күпме фактлар әле өйрәнелеп бетмәгән ! Безнең Ленино - Кокуш кино авыл ы тарихы да дәүләтебез иҗтимагый - сәяси, милли - мәдәни тормышыннан читтә калмаган. Шуның өчен авылыбызның үткәнен искә төшереп узарбыз. Тарих дигәндә , саннар ны кулланмый булмый бит . Шуңа күрә сан т турында белемнәребезне дә кабатлап үтәрбез. III . Ак туал ь ләштерү ( 2 нче с лайдта - текст) Безнең Ленино - Кокуш кино авылы ( Т ,т) атарстан баш ... каласыннан 38(...) 40 кило м етр ераклыкта урнашкан. Хәзер Казаннан б(е,ө)р сәгат... эчендә кайтып була. Бер гасыр элек автобуслар йөрмәгән әле, калага кешеләрне атлар йөрткән. В. И. Уль янов - Ленинга ун...җиде генә яш ь булганда, аны монда, бабасының утарына, сө ргенгә җибәргәннәр. Ул 1887 нче елның декабрен да 2 Казан университеты сту дентлары белән бергә сходка оештыруда гаепләнгән. Ул вакытын әрәм итмәгән: дистәләрчә китап укыган. К итапларны аңа шә...әрдән ат арбасына салып алып кайтканнар. 1 нче бирем. Текстны укыгыз. 2 нче бирем. Сүзлә рдәге орфограммаларны аңлатыгыз (Тулы җавап көтелә: Татарстан – ялгызлык исем,шуңа баш хәрефтән языла͖ башкала – кушма сүз, бергә языла, 38 - 40 – чама саны, сызыкча куябыз ͖ бер санының яз ы лышын истә калдырырга кирәк͖ сәгать – алынма сүз, ь соңгы иҗекне нечкәртә͖ унҗиде кушылып языла . чөнки 11 - 19 - к ушма саннар͖ шәһәр сүзенең язылыш ы н истә калдырырга кирәк) 3 нче бирем . Саннарны әйтегез, алар нәрсәне белдерә ? (38 - 40, бер͖ унҗиде͖ 1887 нче ͖ дистәләрчә ) 4 нче бирем . Саннарны саналмышлары белән бергә укыгыз. (38 - 40 километр, бер сәгать, бер гасыр, унҗиде яшь. 1887 нче елның ͖ дистәләрчә китап) 6 нчы бирем . Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый? (Җыю санының саналмышы булмый) 5 нче бирем . Саннарны ң төркемчәләрен әйтегез . (3 нче с лайд) IV . “ Акыллы туп ” уены. 1 нче бирем. Укытучы, тупны ыргытканда, төрле төркемчәдәге саннарны әйтә, укучылар саннарның төркемчәләрен әйтә. 2 нче бирем. Синонимын әйт : тәүлек - ..., атна - ..., ай - ...,гасыр - ..., пар - ..., сыңар - ..., игезәк - ..., 0,5 - ..., чирек - ... . V . Рим ц ифрларын сүз белән әйтегез һәм языгыз. (4 нче слайд) Бер - берегезне тикшерегез (5 нче слайд) VI . Иҗади эш. 3 1 нче бирем. Текстны укыгыз. (6 нчы с лайд) Мәктәбебез тарихы бик кызыклы документтан башлана. 1922 елның 22 нче декабренда Кокушкино кр ест ь яннары, җыелып , Ленинга хат язалар (алар арасында Володя Ул ь яновны күреп белгәннәре дә булгандыр). Ә 1923 елның гыйнварында хатны “Правда” газетасында бастыралар. Монда авыл кешеләре Кокушкинодагы үзгәрешләрне сөйләгәннәр һәм мәктәп ачу, аңа әнисе Мария Александр овна Ул ь янова исемен бирүне сораганар. В.И. Ленинның туганнан туган сеңлесе Е. А. Жакова - Ардашева , Казаннан килеп , беренче дәресләрен шул елның февралендә авыл йортында укыткан. Соңрак, кешеләре күрше Апакай авылына күченеп беткәнгә, Кокушкино юкка чык кан. Апакайны Ленино - Кокушкино дип йөртә башлаганнар. Хәзерге авылыбыз нык үзгәргән. Белем алу, шәхесне үстерү өчен күп шартлар тудырылган... 2 нче бирем. Бирелгән сүзтезмәләрне кулланып текстны дәвам итегез. (7 нче с лайд) 3 меңнән артак кеше, 9 2 ел, 300дән артык укучы, бер балалар бакчасы, ике уку йорты, дүрт катлы мәктәп, өч катлы агроли ц ей , өч спортзал, ике футбол кыры, ике хоккей командасы, дистәләгән түгәрәк, ике музей, өч һәйкәл, йөзләгән чара, ун биш л ә п кибет, VI I . Авылыбызда еш кулланыла торган мәкал ь ләрне искә төшерик. (8 нче с лайд)  Йөз сум акчаң булганчы... .  Кече булган берне егар, белеме ... .  Иренчәк ике... .  Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә ... .  Бер ялганласаң, икенче тапкыр чын сүзеңә дә... .  Йөз явызлыкны бер дөреслек... .  Ана теле бер... .  Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган... . 1 нче бирем . Мәкал ь ләрнең ахырын әйтегез 2 нче бирем . Саннарның нинди җ өмлә кисәге булып килгәнен әйтегез. 4 VI II . Йомгаклау Авылыбыз тарихының берничә сәхифәсен искә төшердек. Сан сүз төркеме безнең якын юлдашыбыз булды. Күргәнебезчә, саннар сөйләмебездә даими кулланыла, аңа төгәллек кертә. Тарих - мәңгелек төшенчә. Буыннарны буыннар алыштыра. Авылыбыз тарихында даталар, факт лар саны бары тик якты, шатлыклы, горурланып сөйләрлек вакыйгалар белән генә бәйле булсын иде дигән теләктә калыйк. IX . Билгеләр куела . X . Өйгә эш бирелә .