Презентация урока Биз?кл?рд? халкым тарихы


т=з п=л бхА(2)=ымы Бизәкләрдә халкым тарихы. “ Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”. Петр Ибаев. Орнамент ул – элементар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк.Орнаментлар берничә төрле була:үсемлек орнаментлары, геометрик орнаментлар, катнаш орнаментлар. ГЕОМЕТРИК ОРНАМЕНТ ҮСЕМЛЕК ОРНАМЕНТЛАРЫ Лалә чәчәге

Татар орнаментында лалә чәчәгенең мотивлары Чигүдә чәчәк мотивлары ромашка (ак чәчәк)мәк чәчәге Дәлия(георгин) чәчәге{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Кыңгырау ,зәңгәр чәчәк Йөзем җиләге тәлгәшләре Катнаш орнаментлар(зооморф) Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын классификацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать белеме докторы Ф.Х.Вәлиев санала. Татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә Вәлиев Фуад Хәсән улы (1921-1984) Гасырлардан гасырларга килә, Халкыбызның гореф-гадәте. Чал тарихлы олуг мирасыбыз- Бизәү төре- чигү сәнгате.  Халкыбызның күңел бизәкләреКилә ерак чорлардан.Үссен татар балалары Илһам алып шулардан. КалфакКалфак - татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре.18-20 гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Элек ак трикотаң калфаклар популяр булганнар. Ә бүгенге көннәрдә исә калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, ак, сирәк очракта төсле сәйлән кулланып чигелә. ТүбәтәйләрТүбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып санала. Татарларда түбәтәйләрнең ике төре билгеле: ярымшар формасындагы такыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш. 19гасыр уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр яссы формалы кәләпүш – түбәтәйләр кулланыла. Түбәтәйләр күбесенчә татар орнаментлары кулланып чигелә. Яулыклар Яулыкларның төрләре бик күп. Татар яулыклары үзе бер гүзәл дөнья. Ул бик килешле, күркәм һәм уңайлы. Ләкин яулык татар халкы өчен аерым мәгънәгә ия. Бу мәгънә серле, тылсымлы, изге. Ал яулык, ак яулык, шәлъяулык...Алар безгә килеп җиткәнче шактый катлаулы тарихи юл үткәннәр. Барысының да вазифасы бер – чәчне туздырмыйча кысып тоту. Сөлге - иң олы бүләк тә, йортның бизәге, нуры да, көндәлек тормышыбызда алыштыргысыз йорт кирәк-ярагы да, мәртәбәле кунакларны каршылаганда кулланыла торган милли ашъяулык та. Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Камзулларны ефәктән, бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр. Камзулдагы гаять нечкә зәвык белән сайлап тезелгән төсле ташларны күреп, сокланырга гына кала. Алар зур нәфислек, ташларның тәэсирен тирән белеп урнаштырылуы белән дә игътибарга лаек.Камзул АлъяпкычКазан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. БИЗӘП ТӨШКӘН ИТЕКЛӘРНЕЧИТЕКЛӘР ДИП ЙӨРТКӘННӘР.АЛАРНЫ ТАТАР КЫЗЛАРЫ БӘЙРӘМНӘРДӘ КИГӘННӘР.Бизәкле читекләрне һәр төбәктә дә яратып кияләр. Аларны мозаика бизәге тәшкил итә. Ә ул үз чиратында мозаика бизәге нигезендә өч икеяфраклыклык, розеткалар; йөрәк, дулкын; лаләсыман сурәтләр ята. Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле.Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр. Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...  Агачны бизәкләп эшләү татар халык иҗатының традицион һәм бик үзенчәлекле өлкәсе булып торган. Бик күп гасырлар буена агач өй төзү, җиһаз, савыт-саба, кирәк-ярак ясау чималы булып торган. Өйләр генә түгел, капка-коймалар да бизәкләп эшләнгән. Бизәкләп ромб, өчпочмак, ”нурлар”, спираль мотивларында эшләнгән. Бизәкләүдә төс куллана башлыйлар. Соңгы елларда агачны бизәкләп эшләү киң күтәрелеш кичерә, кулдан эшләнгән мондый бизәкле эшләр кыйммәт йөри. Бизәкләп эшләү өчен йомшак материал кулланыла: юкә, усак, нарат, чыршы һ. б. Төп эш коралы – кыйгач пычак. Элеккеге тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалар хәзергеләреннән шактый аерылса да, аларның нигезен тәшкил иткән татар милли орнаментлары шул ук кала бирә. Музейдан күренешләр Тест биремнәре1.Татар халкында нинди орнаментлар өстенлек итә? Дөрес җавапларны “+” тамгасы белән билгелә. а) үсемлек б) катнаш в) геометрик г) җәнлек2.Сөлгеләрдә нинди орнаментлар өстенлек итә? а) геометрик б) чәчәк в) җәнлек г) кош-корт 3.Татар милли бизәкләрендә нинди төсләр өстенлек итә? а) ак б) кара в) кызыл г) яшел  4. Бүгенге заман милли читекләрнең туган иле. а)Апас б)Арча в)Балтач5.Йортларда тынычлык,иминлек булсын өчен нинди кош сүрәте белән бизәгәннәр? а)чыпчык б)күгәрчен в)үрдәк 6.Орнаментларны кайларда кулланырга мөмкин? Җавапны тулыландыр. а ) сөлгеләрдә б ) в) Тест биремнәренең җаваплары 1.а) 4.б) б) 5.б) в) 2.а) б) 3.а) в) г) Өй эше 1.Гаиләгездә бүгенге дәрестә алган мәгълүматне сөйләгез.2.”Милли киемнәрдәге бизәкләр”темасына хикәя язарга. Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,Телне йотмыйк нигез ташында Син,татарым,үз ит үткәнеңне Татарлык ул шуннан башлана. Рәсимә Гарифуллина.