Сценарий Дуслар ?ыелган ?ирд?


Дуслар җыелган җирдә.
Шәкерт Акбайны өстерәп чыга
Шәкерт: Әни, кара әле син бу Акбайны. Һич тыңламый, һич аңламый.
Әйдәле, Акбай, өйрән син арт аягың белән тор.
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.
Акбай: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә.
Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.(Ауный)
Шәкерт: Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул.
Сызгырган тавыш килә.
Шәкерт: Әйдә, әнә безне чакыра килгәннәр, бергәләп урамда йөреп керик, /китәләр/.
/Урман. Шүрәле үзенең биләмәләрен карап йөри, кошлар сайравы ишетелә.
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын. Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.
/Сәхнәнең икенче ягынан карана-карана, калтырана-калтырана Су анасы чыга. Икесе ике яктан килеп Шүрәле белән бәрелешәләр./
Шүрәле: Бу тагын кем? Әй, син кем?Нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?
Су анасы: Ой-ой-ой. Зинһар кычкырма шулай. Күрмисеңме, ничек калтыранам, җитмәсә бакаларымны, балыкларымны да бик сагындым. Су анасы мин. Су анасы.
Шүрәле: Су анасы булгач, бар үзеңнең суыңа элдерт. Минем урманымда рөхсәтсез йөрмә. Бу сиңа турагенство түгел.
Су анасы: Әй, синең урманыңда йөрергә бик рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә суымнан чыкмас та идем. Ләкин җәй көне ялгышып алтын тарагымны басмада калдырганмын, бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди су анасы инде мин? Менә мин шул малайны, шул авылны эзлим. Булыш әле миңа, урман хуҗасы.
Шүрәле: Һай, Су анасы, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул малайны, аның абыйсы Былтыр, бармакларымны шундый итеп кыстырды. Әле дә менә авыртып тора, өф-өф. /бармакларына өрә/
Су анасы: Тизрәк әйт, кайда ул авыл?
Шүрәле: Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр.
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр...
Су анасы: Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга!
Шүрәле: Э-э-э, ашыкма, алар авылда түгел шул. "Пар ат"ка утырып Казанга киттелөр.Үзем күрдем.
Су анасы: Һай кайгы минем башкайларыма, һай балыкларым, һай бакаларым.
Шүрәле: Я, ярар, алай бетеренмә әле, әлегә миндә кунак булырсың.Минем урманымның нинди матур икәнен белмисең бит әле син. Бу сиңа су төбе түгел.
/Сәхнәнең икенче ягыннан Кәҗә белән Сарык киләләр/
Кәҗә: Исән-ме-сез, ур-ман ияләре!
Сарык: Урманыгызда төн кунарга рөхсәтме?
Шүрәле: Кемнәр сез?Минем урманымда мондый җәнлекләр юк!
Кәҗә: Без, Сарык дус белән авылда бер ярлы гаиләдә яшәдек, ашатырга ризык беткәч, чыгарып җибәрделәр.
Сарык: Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык? Булмый хуҗа кушканга каршы барып.
Икебезгә зур гына бер капчык тегеп,
Киттек менә кырга таба сәфәр чыгып.
Шүрәле: Ярар, калыгыз, өнә теге якты аланга барыгыз.
/Кәҗә белен Сарык китәләр, Шүрәле белән Су анасы агач артына качалар. Сәхнәгә Күбәләк белән Кыз йөгереп керәләр/
Күбәләк: Нигә дип һаман минем артымнан йөгерәсең? Әллә мине чәчәк дип белдеңме? Миңа тияргә ярамаганын да белмисең ахыры. Минем гомерем бик кыска бары бер көн генә.
Кыз: Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп. Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Күбәләк: Шундый матур кояш балкыганда, матур чәчәкләр тирә якта үсеп утырганда ничек арыйм инде мин, миңа бик күңелле.
Кыз: Тукта, тукта инде күбәләккәй. Кайда очтың, сөйләшик инде бераз.
/чыгып китәләр.Шүрәле белән Су анасы чыгалар/
Шүрәле: Бу Кыз нәрсә дип адашып урманда күбәләк куып йөри инде тагын.
Су анасы: Әй, аңламассың аларны.
Гали: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Әнә, кәҗә карап тора тәрәзәдән,
Гали аны печән белән сыйлый,
Ә кәҗә, рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.
Су анасы: Бу бит минем тарагымны урлаган малай. Һай кирәген бирәм хәзер. Ах, оятсыз малай, китер хәзер ук минем алтын тарагымны.
Шүрәле: Кеше әйберен сорамый алырга ярамаганын бакчада өйрәтмәделәр мени?
Гали: Беләм мин барын да, Шүрәле белән Су анасы. Алтын тарагыңны да бирәм, тик бер шартым бар.
Су анасы: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Сөйлә тизрәк, нәрсә кушсаң да күнәм.
Шүрәле: Син авызыңны чамалап ач, яме. Бу кешеләрне белмәссең. Мин шулай Былтырның тозагына эләктем инде.
Гали: Риза булсагыз, тыңлагыз! "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләрен нинди жанрларда уйныйлар?
Су анасы: Нәрсә, нәрсә, жанр диме?
Шүрәле: Соң, без аны кайдан белик, без бит бакчага йөрмәдек, мәктәптә дә укымадык..
Гали: Соң, боларны бит телевизордан да күрсәтәләр.Үзегез белмәсәгез, әнә, мәктәпкә йөри торган кызлардан, малайлардан сорагыз.
Шүрәле: Карале, Су анасы, синең күлеңдә телевизор бармы соң? Минем урманымда юк.
Су анасы: Юк шул. Кызлар, малайлар, булышыгыз инде безгә бу сорауга җавап табарга.
Залдан 1 малай: Мин беләм, "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре курчак театрында, балет һәм драмтеатрда уйнала.
Су анасы: Ой, бик зур рәхмәт сиңа.
Гали: Мә, Су анасы, тарагыңны, миңа өйгә кайтырга кирәк, әнием көтәдер.
Шүрәле: Без бигрәк наданнар икән , болай булгач, мәктәпкә дә йөрми булмас.
Су анасы: Шулай шул, Шүрәле. Уку - белем чишмәсе, дип юкка гына әйтмиләр икән.

Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы “ Зур Сәрдек гимназиясе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Дуслар җыелган җирдә!
Әкият тамаша-2014 нче ел
Эшләде:1 нче категорияле өстәмә белем
бирү педагогы Сафаргалиева Г.В.