Презентация по татарской литературе на тему Без- Тукайлы халык (6кл.)


Без - Тукайлы халык Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаилә-сендә туа. Г.Тукайның шәҗәрәсе Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Син мәңгелек халкым күңелендә Кушлавыч.Шәрифә карчык Өчиле.Зиннәтулла бабай Кырлай.Сәгъди абзый, Зөһрә апа Казан.Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе Җаек.Галиәсгар (җизнәсе) Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 нчы елның гыйнварында егерме биш яшен-дә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри. Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә. Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән “... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.” “Исемдә калганнар” Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр. Асрарга бала бирәм, кем ала? Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар. “ ...миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. 1895 елда Габдулла Җаек шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Галиәсгар Госманов йорты Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсен-дә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт. «Мотыйгия» мәдрәсә-сенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин Шәкерт Тукай Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Фикер” газетасының беренче санында ук үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел – җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Шагыйрь үзенең төп эше хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды. Г.Тукай. Уральскидагы иптәшләре янында. 1907 ел “Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров. 1907 елда Тукай Казанга кайта И Казан! Дәртле Казан!Моңлы Казан! Нурлы Казан! Габдулла Тукай Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әл – ислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел) “Ялт-Йолт” журналының тышлыгы “Яшен” журналының тышлыгы Тукай шагыйрь буларак тиз форма-лаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкы-ның иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә Тарих бик күп исемнәрнебелә,                                               Бөек шәхесләргә дөнья бай.                                                Иҗтиһады белән маяк булып,                                           Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!                                        1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исем-дә калганнар” дигән авто-биографик повесть яза. Шагыйрь исән вакытта ук ба-сылып чыккан повестьның бе-ренче битләре. Тукай сабый вакытын-нан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгынбастыра. Анда 28 җыр язылган. Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары. Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Казанда “Болгар” номерлары 1913 ел, 1 апрель (соңгы фоторәсеме) Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгъ-нәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнле-ген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш баш-кара алмавына көенә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора... 1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар Буын арты буын алмашыныр,Гасыр арты узар гасырлар,-Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,Язлар сиңа гөлләр ташырлар.Халык моңы синең моңың булды,Халык күңеле-синең күңелең.Ил гомере,халык гомере кебекОзын булсын ,Тукай,гомерең ! Шәүкәт Галиев Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь,Габдулладай;Ул-караңгы төндә яктырткан матур , ак тулган ай. Шәйхзадә Бабич Габдулла Тукай hәйкәлләре Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында: Габдулла Тукай исмендәге Казан шәһәренең Габдулла Тукай исмендәге Татарстан Дәүләт премиясе. Тукай мәйданы. теплоход Казанда Г.Тукай исемендәге урамның гомуми күренеше. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Габдулла Тукай музейлары Габдулла Тукайның балалык дәвере Г.Тукайның кара савыты һәм язуы Г.Тукайның карандаш савыты Габдулла Тукай Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсезПрезентацияне төзеде:Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы Тарказы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Зөлфия Сафуан кызы