Сугыш чоры балалары темасына презентация


Балачагымны сугыш урлады. Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,Кан ул, ут ул, үлем, яралар,Күз яшьләре, ачлык, кайгы,Тол аналар, ятим балалар. Хәтерләүдән курыкма син!Үткәнеңне онытма син!Исеңдә тот, аларның синСугышларда кан түккәнен.Һәр нигезнең, һәр авылның,Һәр каланың үткәне бар...Гыйбрәт алырлык мирасныңКалганы бар. Киткәне бар... Р. Фәйзуллин. Сугыш…Сугыш башланган оланнар! Сугыш…Моннан зуррак хәвеф, зуррак афәтБулдымы икән җирдә тагын да.Ач балалар килә күз алдынаШул сүз ишетелгән чагында. Күтәрелде халык зур көрәшкә. Ватан-ана!..Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,Шушы сүздә – бөтен теләкләр.“ Ватан!”- диеп кеше утка керде,“ Ватан !” – диеп типте йөрәкләр. . Ул елларны ничек онытасың,-Ир-егетләр китте яу кырына.Без кайтырбыз дип киткән юлданКитсәләр дә алар кайтмады.Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы. Язгы таңда яфрак шаулавындаҖыр ишетсәң, син дә колак сал.Ләйсән яңгырлары яуган чактаТыңла, отып кал.Алар булыр батыр солдаткаларныңҖырланасы моңсу җырлары. Сугыш чоры кешеләре-неңИсемнәрен ташка нык уеп,Кулдан килсә әгәр брон-заданҺәйкәл куяр идем мин коеп.Килеп йөрер идем шул һәйкәлгәБатырлыкны кабат кү-рергә.Өйрәнергә тормыш авырлыгынАлар кебек җиңә белергә. Әтиләре сугышып йөргән чакта, Тәпи йөрер- йөрмәс бала-чагаБуразнада билчән утаган.Илгә-ИКМӘК, авыл үзе өченКөлчә салган алабутадан.Бөек Ватан сугышындаИр-егеткә иңдәш булды,Каһарманга тиңдәш булды,Сылу, гүзәл хатын-кызлар. нны Хөрмәт итәм татар хатыннарын,Ихтирамым – олы йөрәктә.Олы җанлы алар.Иң нык заттан.Андый ныклык юктыр ташта да.Чыдамлылар алар.ЧыдадыларИңгә салып авыр елларны. Буразнада үскән балалар. Әтисез калган сабыйлар, карга батып урман да кис-кән, сукага җигелеп , җир дә сөргән,кибәнен дә куя-лар, саламын да өяләр.Ба-шыңа – кәләпүшең, өсте-ңә- бишмәтең, аягыңа- аяк киемең , ашарыңа туйган-чы ипиең булмасын да, мондый балачакны бәхетле балачак дип атап булмый, әлбәттә. Низамов Гимай-сугыш чоры баласы Барыбыз бергә җыелгач... Балалар- зур шатлык Оныклар –зур юаныч! Мәңге сүнми торган хәтирә. Сугыш дигән шомлы аваз иртәнБәгырьне телеп үткәндә,Мин бит яшь ярымлык бала идем,Син сугышка чыгып киткәндәИркәләдең алып кулларыңа,Үзең никтер читкә карадың,Дерелдәгән бармакларың беләнЧәчләремне генә тарадың.Мин ябыштым синең муеныңа,Ала алмас кебек беркем каерып.Әткәй, китмә!-дигән кебек елап калдым,Сугыш барыбер алды аерып. Әткәй хатлары. Әткәй сүзен әйтеп үсмәдек без.Белмим аннан авыр ни барын.Боекканда җыелып укый идекӘткәбездән килгән хатларны.Суык булса безгә, әни шул ук сандык төбен актарды.Җаннар җылынганчы укыдык безӘткәбездән килгән хатларны.Озата барды гомер буеӘткәбезнең фронт хатлары.Алар безне түбән төшүләрдән,Хурлык эчүләрдән саклады. Толларның күзендә ,Ятимнәр йөзендәСугышның шәүләсе бар һаман.Күңелдә шом яши,Җәен дә җан өши-Сугышлар булмасмы яңадан?Яз назлар өр-яңа гөлләрне,Тик толлар күзеннән ,Ятимнәр йөзеннәнСугышның шәүләсе бетәрме? Сезнең тормыш- үзе батырлык. Их апайлар, абыйлар, сугыш елларындаТеңкәгезгә тиде авырлык.Заман авырлыгын күтәрергә,Зур кайгылар баштан үткәрергә,Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да,Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!Сезнең сабырлыкка, батырлыккаМәңге-мәңге хәйран калырлык. Елап калды сабыйлар. Ирләр китте, балалар елап калды.Шаулап калды иген өлгереп,Басу капкасына чаклы озата бардыЯше, карты- барсы өзелеп.Ирләр китте, кызлар елап калды,Елап калды күпме хатыннар.Туйда кигән күлмәкләре калды,Күпме бала калды, ятимнәр. Ул елларны ничек онытасың? Булмасын ла иде бу тормыштаГаделсезлек, михнәт, кайгылар,Өзелмәсен иде яшь гомерләр,Бер мәгънәсез вәхши сугышта.Көмеш чәчле газиз, ялгыз ана Яшәмәсен мәңге сагышта. Дан җырлыйк без бу буынга. Үтте..Үтте...Ир кулы түгел,Тормыш тотты нәфис куллардан.Дүрт баласы бергә елаганда,Көнләштеләр кызлар толлардан.Ишекләре ачык...Ирләре бүген тагын кайтмады. Гөлләр инде яфрак яралар. Гөлләр инде яфрак яралар,Хәбәр итеп язлар җитәсен.Язлар җиткәч , сугыш бетәсенКөтеп тора сабый балалар.Чү, елама , солдат баласы:Туплар әйтә әнә,ишетәмсең,Язлар җиткәч сугыш бетәсен. Бу ятимнәр соңгылары булсын.Кеше каны бүтән акмасынБезнең әткәйләргә төшкән бомбаМузейларда гына саклансын. Яшибез гел шулай кояшлы,Тыныч көннәргә сөенеп.Һәркемнең күңлендә бер теләк:Иминлек!Иминлек!Иминлек! Геройлар кайта. Батыр сугышчы- геройлар кайта ,Медальләрен балкытып.41 нче ел балалары.Ачлык та. Ялангачлык та, авыр хезмәт тә куркытмый аларны. Тик әтиләре генә исән-сау кайтсын.Әмма... Җиңү кемгәдер шатлык, кемгәдер кайгы- хәсрәт алып килде.Күпме сабыйның әтиләре сугыш кырында ятып калган. Бәйрәм бүген илебездә,Бәйрәм туган җиребездә. Сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл. Картаймагыз әле, ветераннар,Картаймагыз , әй сез тынмас җаннар.Сезгә тиеш әле бик күп назлар,Сезгә тиеш әле бик күп язлар.Буыннардан буыннаргаКүчә барыр сезнең даннар. Һәрчак кояш безгә көлеп карый,Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.Без – яшь буын-Иң бәхетле буын.Әй, Ходаем, бирче ТЫНЫЧЛЫКНЫ,Бир, Ходаем, изге тормышны.Юкка кыйлгыл мәңге: төн – кышлыкны,Сугыш дигән афәт- тормышны.Офыклардан офык башлана,Җир шарында яшәү- тантана! Хөрмәтле ветераннар! Бүгенге кичәгә килеп, үзегезнең уй-хисләрегез белән уртаклашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ходай биргән гомерегездә балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның олы ихтирамын, игелеген күреп яшәгез! Илебез күге аяз булсын!Беркайчан да күрмик сугышны. Узган авыр юлларыңныОнытырга тырыш , ветеран. Яраларың да төзәлсен, Әйдә инде, тынычлан!