Презентация открытого урока на тему Авазлар ??м х?рефл?р буенча ?тк?нн?рне ныгыту


Тема: Авазлар һәм хәрефләр темасы буенча үткәннәрне ныгыту. Максат:1.Авазлар һәм шул авазларны белдергән хәрефләрне, баш хәреф белән языла торган сүз- ләрне, аваз төркемнәрен ныгыту. 2. Рәсемнәргә карап, җөмлә төзи белергә, картина эчтәлеген бәй- ләнешле итеп сөйләргә өйрәтү. 3. Туган як табигатенә, кошларга булган мәхәббәт хисләрен үстерү. Авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту буенча сораулар. 1. Аваз белән хәрефнең аермасы нәрсәдә? 2. Баш хәреф белән башлап нинди сүзләр языла? 3. Авазлар ничә төркемгә бүленә? 4. Сузык һәм тартык авазлар ничә төрле? Беренче тукталыш “Авазлар һәм хәрефләр”. Рәсемнәргә карап предметларны белдергән сүз- ләрне парлап әйт.Һәр пардагы сүзләрнең аермалы авазларын әйт. табак җиләк карлыгач кабак чиләк карлыган чүлмәк кабак табак күлмәк кадак тарак 2.Сүзләрне укы. Ике авазлы сүзләрне бер баганага, өч авазлы сүзләрне икенче баганага, дүрт авазлы сүзләрне өченче баганага сайлап яз. Ак, ата, җылы, күк, өй, биш, ун,бала, син, ат, көн, аз,кеше, ишек, урам. ак ата җылы өй күк бала ун биш кеше ат син ишек аз көн урам 3.Бирелгән хәрефләрне ике төркемгә бүлеп әйт. ф, х, у, й, ә, к, л, з, г, а, м, ү, н,о. Икенче тукталыш “Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр”. 1.“Артык” сүзләрне төшереп калдырып яз. Сөтлебикә,Акбай,Казан,Мырауҗан. Идел, Агыйдел, Кама, Кукмара.Әлфия, Алсу, Камил, Сара. Өченче тукталыш ”Сөйләм төзү”. 1. Бирелгән картина буенча бәйләнешле сөйләм төзү. 2.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.Яз, җитте, ямьле. Башлады, карлар, эри. Кайтыр, кошлар, тиздән. Ямьле яз җитте. Карлар эри башлады. Тиздән кошлар кайтыр. Дүртенче тукталыш “Сузык һәм тартык авазлар”. Күп нокталар урынына сузык һәм тартык авазлар куеп, сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга. т...ш ко... т...ш ко...т...ш ко...т...ш ко...