Ата — аналар бел?н берлект? балаларны с?лам?тл?ндер? эшен оештыру


Яңа Әлем балалар бакчасыКонсультация
Чыгыш: «Ата – аналар белән берлектә балаларны сәламәтләндерү эшен оештыру».
Төзеде: тәрбияче Солтанова Л.Х.Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту ата – аналар һәм балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген ата – ана һәм тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырам. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. 5-6 яшлек балалар өчен иртәнге гимнастика 7-8 физик күнегүдән тора. Азактан мин һәрвакыт хәрәкәтле уен белән тәмамлыйм. Мисал өчен: “Ак куянга ни булган?”, “Песи һәм тычканнар”, “Аю белән балалар”.
Иртәнге аш шулай үк сәламәтлек өчен бик мөхим, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда балалар организымы өчен кирәкле витаминнар күп. Көндәлек рационда төрле витаминнарга бай ризыклар кулланганда, тиешлечә тукланганда гына сәламәтлекне саклап була. Балалар бакчаларында нәниләрнең туклану кагыйдәләренә игътибар югары, таләпләр зур. Балаларның үзләренә дә туклану кагыйдәләрен аңлатып, сәламәт туклануга игътибарны юнәлтергә тырышабыз.
Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар шулай ук баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз арыйлар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.
Балалар бакчаларында хәрәкәтчән уен шөгыльләрен дөрес үткәрү өчен без тәрбиячеләр тырышып эшлибез.
Безнең балалар бакчасының физкультура сәләмәтләндерү эшләре системасында бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын алып тора. Аларны оештырганда без тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тотабыз. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек алалар. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Урамнан кергәннән соң куллар сабынлап юыла, ашаган саен авыз куышлыгы чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандаликлар белән кереп караватлары янында салына. Бу шулай ук сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла. Йокыдан соң балалар төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләре уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Балалар киенергә шулай ук һаваланган төркемгә чыгалар. Кичке аштан соң авыз куышлыклары чайкатыла.
Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында әңгәмәләр уздырыла.
Балаларның сәламәтлекләрен саклау ата – аналар һәм тәрбиячеләрнең төп бурычы, шуңа күрә һәр балага индивидуаль яктан якын килергә, аның сәламәтлеге турында кечкенә вакыттан кайгыртырга кирәк.