Ти?д?ш кис?кл?р, гомумил?штер?че с?з?л?р темасына презентация


Тест1. Ияа) мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерелә.б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге.2. Көймә килә - эзе юк. – Бу җөмләдә ия:а) көймәб) эзев) көймә,эзе3. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.- бу җөмләдә ия:а) сөякб) җанныв) җылы, салкын 4. Хәбәр төзелеше ягыннана) гади хәбәрб) кушма, тезмә хәбәрв) гади, кушма, тезмә хәбәр5. Гади хәбәра) бер сүз белән белдереләб) берничә сүз беләнв) таркалмый торган сүзтезмә белән6. Син безне тәрбияләп үстердең, инде инде без сине тәрбияләргә тиеш. – Бу җөмләдә:а) хәбәр -үстердеңб) хәбәр -үстердең, тәрбияләргә тиешв) хәбәр- үстердең, тиеш 7. Аергыча)Җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз.б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.в) Предметның билгесен белдерүче сүз8. Аергычны ияртеп килгән сүза) аерылмыш дип аталаб) аерылмыш яки сыйфатланмыш дип аталав) саналмыш дип атала9. Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр. – Бу җөмләләр аергыч булып килгән кисәкләра) кырыс, җилләреб) декабрьнең, үзәккәв) декабрьнең, рәхимсез, кырыс 10.Тәмамлыка) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп иярчен кисәк б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген, ачыклап килгән иярчен кисәк (кемгә,нәрсәгә, кемне, нәрсәне сорауларына җавап булып)11. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт.а) бәйлек, бәйлек сүзләрб) чыгыш , төшем, иялек килеш кушымчаларыв) баш килеш, төшем килеше кушымчалары12. Хәла) предметны, затны белдерәб) предметның билгесен белдерәв) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.13. Хәл сорауларын күрсәтегез.а) кайда? кайчан? ни өчен?б) нинди? кайсы? кемнең?в) кемне? кемгә? кемдә? ҖАВАПЛАР{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}1Б2В3В4В5А6Б7Б8А9В10Б11В12В13А Бәяләү критерийлары1 хата булса, “5”ле куела2-3 хата булса, “4”ле куела4-6 хата булса, “3”ле куела7 дән артык хата булса, “2”ле куела. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.1. Чәчәкләнә, матурлана туган илем көн саен.2. Якташларым, туганнарым җирдә икмәк үстерә.3. Мәгърифәтле, матур да син, халкым.4. Уздык калын урманны, болынны, үзәннәрне.5. Без имән агачлары, гөлҗимеш куагы тирәсендә ял иттек. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр – барысы да бәйрәмчә киенгәннәр. Тема. Тиңдәш кисәкләр. Гомумиләштерүче сүзләр. Максат. - Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. - Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү; Бердәм Республика тестына әзерлек.- Укуга аңлы караш тәрбияләү. МисалларКагыйдәУл көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. Каршы куючы теркәгечләр алдыннан өтер куела.Алгы партада йоклап та, китап укып та булмый. Җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, өтер куела.Авыл уртасыннан инеш, чишмәләр ага.Тезү интонациясе булганда, өтер куела.Шигырь һәм хикәяләрең тагын бармы?Җыючы һәм бүләче теркәгеч ялгызы килгәндә, өтер кулмый.Кычкырмакчы була – кычкыра алмый.Каршы кую интонациясе булганда, сызык куела.Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре ничек куела? МисалларКагыйдәЯңгырдан соң һәммәсе: киң яланнар, зур урманнар яшәреп китте.Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела.Бабам да, әбием дә, әбиемнең әбисе дә – барысы да исән-саулар.Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела.Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре ничек куела? 9. Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.  Кеше зарын уртаклашу, (1) аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, (2) күңелеңне пакьләндереп җибәрә. (3)Дөрес җавап: 2. 9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Көзге караңгы төннәрдә ерак офыкларда балкыган якты утларның берсе, (1) һичшиксез, (2) Фәнис Яруллин шигырьләреннән, (3) шагыйрь җаныннан төшкән нур булыр. (4) Дөрес җавап: 3. 9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. – (1) Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә, (2) яшәүнең ямен, (3) көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син, (4) Иргали энем. (5) Дөрес җавап: 3. 20-22 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? ...(20) Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. (21) Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. (22) Әнә шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. (М.Мәһдиев) В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.Әйе, (1) чын сөю хисенә, (2) каһарманлыкка безгә – (3) кешеләргә – (4) табигатьтән ай-һай күп өйрәнәсе бар әле. (5) В4. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? (1) Әни! (2) Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул!(3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. (4) Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче: “Әннә!” – дип эндәшә. (5) Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя... В6. 1-3нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? 1) Калада утын әзерлисе, бәрәңге утыртып чиләнәсе юк. 2) Шәһәрләшкән авыл кешесе һәр очракта диярлек байлыкта, җиңеллектә яши. 3) Ләкин нигә шушы рәхәтлек аша һәр көнне йөрәге ачытканын сизә шәһәрләшкән авыл малае? В8. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.Алар безгә кадәр йөз,(1) биш йөз, (2) мең ел элек яшәсәләр дә,(3) бөтенләй юкка чыкмаганнар.(4) Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга.1. Нигә соң шулай бик кадерле сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як туган җир?! (Н.Ф.)2. Болар барысы да тормыш бизәге төлкесе дә бурсыгы да бүресе дә. (И.Г.)3. Күпереп яткан җир куәт иясе машина аннан чыккан ис ялан тәпиле балачак болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)4. Бөтен киселгән агачлар карт имән ак кәүсәле каеннар баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.) 1. Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?! (Н.Ф.)2. Болар барысы да тормыш бизәге: төлкесе дә, бурсыгы да, бүресе дә. (И.Г.)3. Күпереп яткан җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялан тәпиле балачак – болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)4. Бөтен киселгән агачлар: карт имән, ак кәүсәле каеннар, баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.) Өйгә эш. Тиңдәш кисәкләрне, алар янында гомумиләштерүче сүзләрне дә кулланып, “Нинди ямьле син, туган ягым” темасына кыска инша язарга.