Кандалый и?аты буенча реферат


ЭЧТӘЛЕК

Кереш..........................................................................................................3-6
I бүлек. Башлангыч иҗаты.....................................................................6-15
II бүлек. «Сахибҗәмал» һәм башка поэмалары................................15-27
Йомгаклау..............................................................................................27-28
Әдәбият.......................................................................................................29

КЕРЕШ
Татар поэзиясенең дини-суфичылык йогын-тысыннан дөньяви-реалистик юнәлешкә, халыкчанлыкка таба борылышында Г. Кандалый иҗаты зур роль уйнады. Габделҗәббар Габделмәҗид улы Кандалый элекке Самара губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган авылында мулла гаиләсендә туа. Бу авылны әүвәл Иске Кандал дип тә йөрткәннәр. Шагыйрьне Кандалый дип атау шуннан килә.
Габделҗәббарның бабалары Сембер шәһәреннән 80 – 90 чакрым ераклыктагы Каракитә авылыннан (хәзер Татарстанның Чүпрәле районы). Каракитәдән җиде генә чакрымда – Бизнә, аның янәшәсендә Чокал авыллары. Бөек мәгърифәтче галим Шиһабеддин Мәрҗанинең бабалары да (әнисенең әтисе һәм бабасы) шушы авылларда яшәгәннәр, мулла булып торганнар. Күрәсез, Г. Кандалый белән Ш. Мәрҗанине билгеле бер дәрә-җәдә якташлар дип тә әйтергә мөмкин. Шагыйрь үзе дә бер шигырендә: «Безнең мелла җиде бабадан бирле бер дә өзел-мичә килгән», – дип яза. Әтисе гадәти авыл мулласы гына тү-гел, ә «Габделмәҗид Болгари» исеме белән китаплар да язган шактый зур укымышлы, абруйлы кеше була.
Халык хәтерендә сакланган истәлекләргә караганда, Габделҗәббар урта буйлы, җиңел сөякле, хәрәкәтчән, бик зиһенле, сүзгә тапкыр, үткен, ачы телле, туры сүзне кемнең кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була. Шуңа күрә ул иске фикерле мулла һәм ишаннар белән тыныша алмаган.
Габделҗәббар башта үз авылында әтисеннән укый. Аннан соң Мораса (Чистай якларындагы), Кизләү, Кышкар, Оры, Шонталы һ. б. мәдрәсәләрдә белем ала. Шигырьләрен дә мәдрәсәдә укыганда яза башлый. Тынгысыз табигатьле, мөстәкыйль фикерле, иске тәртипләр белән килешә алмаган яшь егет кайбер мәдрәсәне үзе ташлап китә, кайсыберләреннән аның үзен куып чыгаралар. Шулай да табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне үзләштерә. Мәдрәсәдә алган белемен, гарәп, фарсы телләренә осталыгын күреп, аны шәкертләргә дәрес бирергә куйганнар. Бу телләрне яхшы белү Габделҗәббарга бай Көнчыгыш әдәбияты хәзинәләренә дә юл ачкан. Ул шулай ук классик төрки әдәбиятны, «Кыйссаи Йо-сыф», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» кебек әсәрләрне тәэсирләнеп укыган. Мондый дастан-поэмалардагы образларны алга таба үзенең иҗатында яратып куллана.
Авылда үсеп, халык белән аралашып торган мәдрәсә шәкертләре авыз иҗаты әсәрләрен, җыр-бәетләрне куен дәфтәренә теркәп, җыеп барганнар, үзләре дә чыгарганнар. Мондый дәфтәрләр белән Габделҗәббар да таныш була, җыр-бәет, мөнәҗәтләр үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза.
Шул рәвешле, шагыйрь өйрәнгән чыганакларның берсе – гарәп, фарсы, төрки телләрдәге әдәбият – классик язма поэзия булса, икенчесе – халыкның үз иҗат чишмәсе – мәкаль-әйтем, образлы гыйбарәләргә бай җанлы сөйләм теле, җырлары, бәетләре.
Шагыйрь шулай ук рус, чуваш, мордва халыклары белән аралашып яшәгән һәм аларның телләрендә дә җиңел аңлашкан. Мәҗлесләрдә үтенсәләр, берничә тел сүзләрен катнаштырып шигырь әйтеп бирә торган булган.
Габделҗәббар да 1824 елда, Иртуганга кайтып, муллалык итә башлый. Гөлстан исемле кызга өйләнә, бер-бер артлы биш баласы була. Муллалык вазифасын үтәү, балалар укыту белән бергә, ул игенчелек, бакчачылык, умартачылык белән дә шөгыльләнгән.
Иген икмәк бирер икмәк, Белеп иксәң бирер күпләп, –
дип әйтә торган булган. Җирнең күңелен, хәтерен таба белергә, яхшылап ашларга, эшкәртергә киңәш иткән.
Шагыйрь табигать кочагына, урман, болын, кырларга чы-гарга яраткан. Күршедәге Олы һәм Кече Кандал дигән рус авылларына да еш барып йөргән. Иртуган белән бу авыллар арасындагы сукмакны әле дә «Габделҗәббар сукмагы» дип атыйлар.
Байлар, түрәләр алдында тәлинкә тотмаган Габделҗәббар хәзрәт иске фикерле муллалар белән дә тыныша алмаган. Бик дәрәҗәле кешеләр булган мәҗлесләрдә дә үзен иркен, бәйсез тоткан, бер дә тартынмыйча, чәнечкеле шигырьләрен әйтә торган булган.
Дошманнары: «Ул динсез, тәүфыйксыз, халыкны шәригать юлыннан яздыра,әллә нинди шигырьләр яза», – дип каныккан-нар, аның абруен төшерергә тырышканнар. Хәтта волостьтагы рус түрәләренә әйтү, язып бирү белән янаганнар, бәлки шулай эшләгәннәрдер дә. Шагыйрь түрәләргә карата да кыю сүзләрен ярып әйткән:
Килсен җөмлә, берәр түрә волостьтан,
Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан.
Әтисе үлгәч, Габделҗәббарның дошманнары тагын да кыю-ланалар, 1841 елда аны муллалыгыннан алалар. Әмма авылда шагыйрь яклы кешеләр дә күп була. 1843 елда, яңа мәхәллә ачып, аны янә мулла итәләр.
1848 – 1849 елларда улы Садреддин солдатка алына. Сол-датта 25 ел хезмәт иткәннәр. Инде картаеп барган ата кеше бу аерылуны бик авыр кичерә, сагыну һәм сагыш тулы шигырьләр яза. Улы да әтисенә шигырь белән хатлар язган.
Дошманнарының өстән язуы аркасында, шагыйрьгә тот-кынлыкта да булырга туры килә. Бер китапның азагында ул: «Зур авырлыклар күрергә, ике ел буена төрмәләрдә утырырга туры килде,шулвакыт менә бу китапны яздым», – дип теркәп куйган.
Г. Кандалый 1860 елның май аенда 63 яшендә вафат була. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды.
I БҮЛЕК. БАШЛАНГЫЧ ИҖАТЫ.
Г. Кандалыйның иҗат эшчәнлеге шәкертлек чорында башлана. Яшь егет авыл кызларына
Шигъри хатлар юллый. Мәдрәсәләрдә дини-дидактик әдәбият һәм суфичылык рухындагы әсәрләр күп укылган. Кандалый да шушы традицияләрдә тәрбияләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, үзе дә дини-әхлакый юнәлештә үгет-нәсыйхәт бирүче поэма язган. Әсәренең исемен «Рисаләил-иршад», ягъни «Тугры юлга күндерүче китап» дип атаган. Поэма керештән, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендә урнаштырылган «мөнәҗәт»тән гыйбарәт.
Керештә автор «вәгазьләр бабын» ачуын, бу вәгазьләргә игътибар белән колак салырга кирәклеген төшендерә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен, гыйлемле булырга чакыра:
Җәһаләтлек – яманлыкдыр, Бере аның наданлыкдыр...
Гыйлемле булып бәхеткә ирешү надан крестьянның кул хезмәте белән михнәт чигүенә каршы куела:
Иген икмәк вирер икмәк,
Мәшәкькать-лә михән чикмәк;
Гыйлемлек мәкъсудә йитмәк,
Һәр ике дөньяда әйкан.
Кара эш белән җәфа чигүче крестьян («мужик») һәм укы-мышлы мулла тормышын капма-каршы куеп сурәтләү Кандалыйның җитлеккән чор иҗатында да урын алачак.
Поэманың беренче бүлегендә автор сабыйларга, икенчесендә исә яшь җилкенчәкләргә үгет-нәсыйхәтләр бирә. Сабыйлык көннәреңдә гел уенга-шаяруга мавыгып, егет чакларыңда азып-тузып, исереп йөрсәң, гомерең бозыклыкта үтәр, картлыгың үкенечле булыр, ди. Күңелеңне югары тотма, явызлык эшләмә, шайтан коткысына бирелмә, гөнаһлы эшләрне ташла, кече яшьтән Аллага буйсынып, гыйбадәт һәм яхшы гамәлләр кыл, олысы-кечесенә хөрмәтле, шәфкатьле бул, шул чакта Хода рәхмәтенә лаек булырсың, дип өнди.
Шагыйрь, үзенең балачагында шуклык һәм шаяруга артык бирелгәнлеген әйтеп, моңа үкенеп, минем кебек булмагыз, ди.
Өченче бүлек кызларга нәсыйхәтләрдән тора. Автор аларга әдәпле һәм саф булырга, азгыннардан ерак торырга, үз кадерен үзе белергә, юк-барга кызыгып алданмаска киңәшләр бирә.
Дүртенче бүлек матур, күркәм телле булу, хәзергечә әйтсәк, сөйләм культурасы хакында. Сүзне ачык, матур итеп сөйлә, энҗе чәчелгән кебек булсын, күңелең мәхәббәте, миһербанлыгы – ул телең (сүзең) нәфислеге; тел сөяксез, йомшак булса да, сөңгедән дә яман җәрәхәт ясарга сәләтле, ди шагыйрь:
Яман тел һич кемгә бирмә,
Дәхи гайбәт кылып йөрмә.
Бишенче – сигезенче бүлекләрдә ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр сөйләнә, булдыксыз ирләр һәм ирләрен рәнҗетүче яман хатыннар тәнкыйтьләнә. Автор тормыштагы әхлаксызлык күренешләренә борчыла.
Алдагы бүлекләрдә дини-суфичылык китапларында күп әйтелгән фикерләр кабатлана: фани дөнья бик тиз үтә, аның кызыкларына алданмаска, ахирәткә якты йөз белән бару өчен, юлга «азык»,ягъни изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк,әҗәл угы гомерне кинәт өзәргә мөмкин.
Шайтан («иблис ләгыйнь») коткысына бирелмәү турында автор һәр бүлектә диярлек кабатлап тора. Унынчы бүлектә аның аздыргыч сыйфатларына махсус туктала. Бу образ элекке язма әдәбиятта шактый еш кулланылган. Г. Кандалый иҗатында без аның белән янә очрашачакбыз. Ә хәзер кыска гына төшенчә бирик. Коръәндә язылганча, Алла беренче кешене – Адәмне – туфрактан яраткач (барлыкка китергәч), барлык фәрештәләргә дә аның алдында баш ияргә боера. Фәрештәләрнең һәммәсе, Адәмгә хөрмәт күрсәтеп, баш ияләр. Тик Иблис (Газазил) кенә, мин аңардан затлырак, дип, Адәм алдында сәҗдә кылудан баш тарта. Тәкәбберлеге өчен каргалып, күктән җиргә сөрелә, тәмуг газапларына хөкем ителә. Ул – кешеләрне аздырып, изге юлдан яздырып, Аллага каршы котыртып йөрүче, җеннәр, шайтаннар башлыгы, имеш.
Гомерен шайтан коткысына бирелеп уздырган кешенең үкенечле картлык көннәрен тасвирлагач, автор «теге дөнья» хәлләрен бәян итә: үлем, ахырзаман җитү, сират күперен кичү, оҗмахтагы рәхәт-ләззәтләр, тәмуг газабы.
Ахырда китерелгән мөнәҗәттә шагыйрь, янә җир тормы-шына кайтып, җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.
Күргәнебезчә, поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән өртелеп бирелә.
Дини-суфичылык карашларында торган әдипләр үрнәк бу-лырлык уңай идеалны күп очракта борынгы изгеләр тормы-шында күргәннәр. Көнчыгыш әдәбиятларында аеруча киң таралган һәм популяр булган образларның берсе – Ибраһим Әдһәм. Риваятьләргә караганда, ул VIII гасырда Ирандагы Бәлех патшасы булган. Таҗын-тәхетен ташлап, суфи-дәрвиш булып китә, бөтен гомерен Аллага табынуга багышлый. Аның турында төрле поэмалар, дастаннар иҗат ителгән. 
XIX йөз татар поэзиясендә бу образга Әбелмәних Каргалый мөрәҗәгать итә. Хикәятендә ул төп игътибарны Ибраһимның суфилык юлына кергәндә кичергән михнәт-газапларына юнәлтә. Тәхетен ташлап киткән патша унҗиде ел буена, аркасы белән күтәреп, урманнан утын ташый – шәехкә хезмәт итә, аны куалар, кыйныйлар һ. б. Ниһаять, изгелек юлына ихлас күңел-дән бирелгәнлеген күреп, шәех аны мөритлеккә кабул итә. Әнә бит чын изгелек нинди булган, дип Әбелмәних үз заманының ялган суфи һәм руханиларын кискен тәнкыйтьли.
«Ибраһим Әдһәм кыйссасы»нда Г. Кандалый бу образны үзәккә куя, баштагы биш бүлектә аның белән бәйле вакыйгаларны бәян итә. Әмма Кандалый тудырган образ икенче төрлерәк. Ибраһим инде «җитлеккән» суфи-дәрвиш кыяфәтен-дә, илләр гизеп йөргән хәлләрдә сурәтләнә. Беркөнне Ибраһим мәгърифәтле һәм гадел булуы белән танылган Нарун әр-Рәшид иленә килеп чыга. Караңгы төшеп, шәһәр капкасы ябылганга күрә, тышта кунарга кала. Төнге сакчылар сәләмә киемле бу кешене, карак дип тотып, падишаһ каршына китерәләр. Сораша-сөйләшә торгач, патша, бу дәрвишнең акылына һәм тапкырлыгына сокланып, табынга чакыра, үз янында калырга кыстый. Әмма Ибраһим патша тәкъдим иткән ризыктан да, патша янында калудан да баш тарта, ирекле, мөстәкыйль бу-лып, юлын дәвам итә. Бәйсезлек идеясен Г. Кандалый поэманың ахырында да искә ала, «солтанга якынлык – җанга бәла» дип кисәтә.
Илләр гизеп йөргәндә, Ибраһим төрле маҗараларга очрый. Шундыйлардан янә берсенә тукталыйк. Бер мәҗлескә туры килеп, ул казый янына ук менеп утыра. Начар киемле бу йол-кыш картны, хурлап, орышып, түбән дәрәҗәлеләр, ярлылар янына казый куып төшерә. Ул арада мәҗлестә көчле бәхәс куба, телләренә нәрсә килсә, шуны әйтешәләр, әтәчләр кебек сугышыр дәрәҗәгә җитәләр. Бәхәсне казый да чишә алмый. Бу низагны, «энҗе-гәүһәр чәчкәндәй» акыллы сүзләре белән, арткы рәттә утырган Ибраһим хәл итә. Барысы да мактап алкыш-лыйлар. Оятлы булган казый, хәтта башыннан затлы чалмасын салып, аңа кидерә. Дәрвиш карт исә: «Башыма куйма аяк чол-гавын!» – дип җавап кайтара. Кешенең кадере мал-мөлкәттә, олуг дәрәҗәләрдә түгел; һичнәрсәгә кызыкмаган күңел генә җәннәткә юл таба, алтын-көмеш, затлы киемнәр бик шәп булса да, алар берни тормый, дип сөйли. Янә үз юлына китә.
Ибраһим Әдһәмне автор үз-үзен хакимнәрдән бәйсез хис итүче, иманында нык торучы, гадел һәм хикмәт иясе итеп тасвирлый.
Шуннан соң шагыйрь, мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргәндә, үзе белән булган төрле маҗаралы хәлләрне сурәтләүгә күчә.
Ничек уйлыйсыз, бәлки ул Ибраһим Әдһәм белән үзе ара-сында билгеле бер охшашлык, уртаклык та күргәндер?Икесенең дә, хакыйкать эзләп, белем эстәп, ил гизүләре, үз-үзләрен бәйсез, мөстәкыйль тотулары кебек охшаш сыйфатлары шун-дый уйларга да этәрә.
Яшь Кандалый иҗатында тормышта үзе күзәткән күренеш-ләрне реаль сурәтләү киң чагылыш таба. Бу ул кулланган тел-сурәтләү чараларында да ярылып ята. Гарәп-фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән шагыйрь фразеологизм-нарга гаҗәп бай халыкчан телгә йөз тота.
Бу үзгәреш аның мәдрәсәдә язган «Мулла белән абыстай» шигырендә үк бик ачык күренә.
Ул заманда татар халкының укымышлы катлавын, нигездә, руханилар, муллалар тәшкил иткән. Аларның күпчелеге яшь буынга белем һәм халыкка әхлакый тәрбия бирү юлында зур тырышлык куйганнар. Бу укымышлыларның аң-белем таратудагы фидакяр эшчәнлеге күтәрелеп-оешып килүче татар мәгърифәтчелегенең бер үзенчәлеге булып тора. Шул ук ва-кытта муллалыкны, суфилык һәм ишанлыкны кәсепкә әве-релдергән, денем өчен түгел, көнем өчен дигән принцип белән яшәгән руханилар да булган. Мондый руханиларны Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, К. Салихов, Ш. Зәки кебек шагыйрьләр кискен тәнкыйтьләгәннәр. Ләкин әле аларның әсәрләрендә бу тәнкыйть гомуми рәвештәрәк булып, конкрет, индивидуаль сыйфатлары белән сурәтләнгән образлар бик күренми иде. Мәдрәсә җанлы Габделҗәббар авыл муллаларының яшәү рәвешләрен якыннан күзәтә һәм, алда әйтелгән шагыйрьләрдән аермалы буларак, халык җилкәсен кимереп ятучы дин әһеленең җанлы сатирик образын тормышчан детальләр белән күз алдына бастыра. Авторның үзе сурәтләгән героена иронияле мөнәсәбәте бик ачык сизелә. Ягъни ул аңа үз итеп, дустанә дәшкән кебек, асылда исә бөтенләй шуның киресе күздә тотыла:
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
Хәзрәт уку-укыту эшләре яисә җәмгыять мәнфәгатьләре белән кызыксынып йөрми икән, аның крестьян өенә аш мәҗлесенә барышы:
Үзең түргә утыргансың,
Авызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Шагыйрь мондый мәҗлесләрне муллаларның алдан әйттереп куюлары буенча, авыл агаеның «егермесен сатып унга» чакырырга мәҗбүр булуын да искәртә:
Синең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Син әйткәч чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
Намазларын да ашык-пошык кына башкаручы, үз вазифа-ларына кул селтәгән, бар уе ашау-эчүдә булган мондый мулла-ларның эчке дөньясын да шагыйрь зур осталык белән ача:
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кылгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың.
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртын игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Бу очракта автор төш күрү алымын уңышлы куллана:
Тавык төштә тары күрә,
Синең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
Муллалыкның һәм яшәүнең бөтен мәгънәсен мәҗлесләргә йөрүдә күргән затны сурәтләүдә, шагыйрьнең ирониясе сарказм дәрәҗәсенә күтәрелә:
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап, саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән.
Күп кенә шундый муллаларга хас булган сыйфатларны бер кешегә җыеп, Г. Кандалый сорыкорт руханиларның типик образын тудыра. Крестьяннарда аларга карата ризасызлык туачагын да кисәтә:
Ләкин, мулла, онытма син,
Бу ашларга кызыкма син,
Ки алдыңа сызыкла син,
Мужиклар да бизәр соңра.
Сатирик үткенлеге, реалистик характеры һәм халыкчан тел-сурәтләү чаралары белән бу әсәр Кандалый иҗатында гына түгел, бәлки шул чор татар поэзиясе өчен дә күренекле яңалык булды. Шуңа күрә әлеге шигырь, кулдан-кулга, телдән-телгә күчеп, халык арасында киң тарала да.
Яшь шагыйрь өчен моның нәтиҗәсе дә булмый калмый. Аны мәдрәсәдән куалар. Шул уңайдан язган шигыре яшь ке-шенең үз язмышы турында борчылып уйланулары характерында талгын һәм салмак рәвештә башлана:
Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам...
Качыйм тизрәк бу илләрдин!
Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды...
Әзәлдәген ник азсындың?
Моңланып уйлана торгач, аның хисләре кайнарлана бара, иске тәртипләр һәм фанатизмга карата ялкынлы протест той-гысы дөрләп кабына; шигъри сөйләм кискен, каты төс ала:
Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен,
Ки әгъля-гаршә ашкындым!
«Рисаләи-л-иршад» поэмасында ике сүзнең берендә шайтан, Иблис коткысына бирелмәскә өндәгән Кандалый инде бу шигырендә фанатиклар урнаштырган тәртипләргә буйсынмауда үзен җенгә, Иблискә тиңли, хәтта алардан да уздырып җибәрәчәге белән яный.
Ничек уйлыйсыз, бу аның, гомумән, дингә, Аллага каршы чыгуы идеме? Юк, әлбәттә. Бу аның борынгы тәртипләргә, надан фанатикларга буйсынмавы, мөстәкыйль, бәйсез ихтыяр көчен күрсәтүе иде. Ул гаршә әгъляга ашкынуын, ягъни иң биеккә, күкнең түбәсенә, Алланың тәхете урнашкан югары-лыкка омтылуын белдерә.
Үзенең кешелек кыйммәтен тойган, шәхес буларак уянган яшь кеше, горур кыяфәттә калып, һич тә күңелен төшерми, иҗат дәрте белән яна:
Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам!
Төреп чалма-чапаннарны,
Йөресәм кыр-япаннарны,
Онытмам сез наданнарны, –
Элеп салмыйча һич калмам!
Бу көр тавыш татар поэзиясенең алга таба үсешендә хөр шәхеснең горур авазы, кара көчләргә каршы көрәш, бунтарьлык мотивлары булып яңгырады.
II БҮЛЕК. «САХИБҖӘМАЛ» ҺӘМ БАШКА ПОЭМАЛАРЫ
Мәдрәсәләрдә укыган вакытларында ук авыл кызларына атап шигырьләр яза башлаган Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт төп темага әверелә.
Илдә булып узган тарихи вакыйгалар һәм буржуаз мөнәсәбәтләр үсеше белән бәйле иҗтимагый үзгәрешләр кешенең үзенә, аның бу дөньядагы тормышына игътибарны арттыра, дөньявилык белән кызыксыну көчәя бара. Иҗтимагый аң үсеше белән бәйле бу үзгәрешләрне без Г. Кандалыйның үз иҗатында да күрәбез.
Кандалый татар язма поэзиясендә XVII – XVIII гасырларда йомылыбрак калган дөньяви традицияләрне яңарта. Аның шигырьләрендә, «Шәфгый», «Фәрхи», «Сахибҗәмал» поэма-ларында кайнар сөю хисе кешенең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Йосыф һәм Зөләйха, Сәйфелмөлек һәм Бәдигылҗәмал, Ләйлә – Мәҗнүн, Фәрһад – Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.
Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә, ягъни ул, классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып (Борнай, Парау һ. б.), гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвир-лый. Бу – аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.
Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Аның иң күп язганы – кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта әле ул – тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:
Тулган ай дик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш дик нур икәндер.
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңа ай дик һавада – күк йөзендә.
Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.
Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, ул сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:
Күреп ирдем сәнең гөл йөзләреңне, Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
Автор кызның укымышлы булуын аның иң гүзәл сыйфатларыннан саный. «Фәрхи» поэмасында мулла өенә сабакка килгән яшь кызлар:
Диделәр: без ишеттек: бер матур кыз,
Үзе галим, укырга бик батыр кыз.
Кандалый үз иҗатында сыйнфый-социаль һәм иҗтимагыйсәяси мәсьәләләрне турыдан-туры күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль су-рәтли. «Кара кол тик» шигырендә, «Сахибҗәмал» поэмасында һ. б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатынкызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Ал арның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, «Камыл эчендә лапырдап, Юеш балчыкта чапырдап», урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп, битборыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-җәен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка...
Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.
Крестьян агайларның да гомере авыр физик хезмәттә үтүен шагыйрь җыйнак һәм ышандырырлык итеп әйтеп бирә:
Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
Крестьян дәүләт тарафыннан изелә, аның бар тапканы салым түләүгә китә:
Гүяки бер бояр колы,
Боярның әмере аркылы
Эш эшләп, кабарып кулы,
Саладыр акча оброкка.
Шул рәвешле, чынбарлыкка турыдан-туры якын килергә омтылу, крестьяннар яшәгән социаль һәм тарихи шартларны тормышның үзендәгечә дөрес сурәтләү Кандалый реализмының уңышларын тәшкил итә. Ләкин әлегә бу реализмның беркатлырак, башлангыч адымнар гына булуын, бигрәк тә крестьян образын тудыруда шагыйрь-мулланың карашлары каршылыклы һәм чикләнгән булуын да әйтергә кирәк.
Укымышлы аерым муллалар арасында гади крестьянга, аның кышын-җәен кара тиргә батып, тузан-туфракта казынуына, томаналыгына түбәнсетеп, кимсетеп карау табигый саналган. Кандалый да үзенең муллалыгы, тормышы җитешле, укымышлы, затлы катлаудан булуы белән һавалана. Крестьян, «мажик» образын да ул, нигездә, шушы муллалар позициясеннән торып, көндәше сыйфатында сурәтли. Вакыт вакыт тупас сүзләр дә куллана. Ләкин, икенче яктан, объектив рәвештә ул крестьянның тиргә һәм кергә батуын да, иске чабата, ертык киемнәрен дә, ашаганы кара икмәк һәм суган, торма булуын да, төтенле «ызба»да яшәвен дә сәнгатьчә кон-крет детальләр ярдәмендә күрсәтә.
Крепостной тәртипләр хөкем сөргән ул заманда күп кенә крестьяннарның ярлы булуы гына түгел, надан булуы да хак иде. Дөрес, татарлар арасында укый-яза белү, грамоталылык чагыштырмача югары булган. Әмма яшьлегендә, берике ел муллага сабакка йөреп, азмы-күпме укырга-язарга өйрәнү – ул бит әле укымышлылык түгел. Кандалый төп игътибарын «мажик»ның наданлыгына юнәлтә, наданлыкны кешедәге иң яман сыйфат рәвешендә тасвирлый. «Рисаләи-лиршад» поэмасында ук наданлык һәм гыйлемлелекне кискен каршы куйган шагыйрьнең «Мәгъшукнамә», «Сахибҗәмал» һ. б. әсәрләрендә дә бу антитеза еш кабатланып тора. Наданлык һәм мәдәниятсезлекнең социаль сәбәпләренә төшенеп җитмәгән автор кызларны надан иргә бармаска, яхшы тормышлы муллага, укыган кешегә кияүгә чыгарга үгетли:
Наданга бармагыз, кызлар,
Бу сүзем тыңлагыз, зинһар,
Галим булса да ярыңыз, –
Моны фәһем итсәнә (уйласана. – Ш. С.), җаный!
Наданларга күңел салма,
Аның сүзене дә алма;
Гомерлек хәсрәттә калма, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан ирне галим муллага каршы куюы, кияү сайлауда акыл белән уйлап эш итәргә өндәве Кандалый иҗатында мәгъ-рифәтчелек идеяләренең аваз бирүе, үзенчәлекле чагылышы иде. Шагыйрь мәгърифәтчелегенең төп үзенчәлеге дә шунда: әлегә ул башлангыч хәлдә, эчтәлеге дә тар һәм чикләнгән. Бе-лемле булу дигәндә, нигездә, дини гыйлем, дин кагыйдәләрен, дога һ. б. ны яхшы белү күздә тотыла.
Шагыйрь иҗатына хас гомуми үзенчәлекләр: җир кешесенең табигый хисләрен җырлау, крестьян кызларын һәм аларны чолгап алган тормышны реаль сурәтләүдәге казанышлар «Сахибҗәмал» поэмасында аеруча калку гәүдәләнә. Башка күп кенә әсәрләре кебек, бу поэма да авторның лирик кичерешләре белән сугарылган хатлар рәвешендә язылган. Ягъни ул – лирик-эпистоляр әсәр.
Баш героинясы – Парау авылының (хәзерге Ульяновск өлкәсе, Мәләкәс районы) гади крестьян кызы Сахибҗәмал. Кандалый үзенең сөйгән кызын, бик югары күтәреп, чын йөрәктән чыккан тирән кичерешләр, кайнар тойгылар белән тасвирлый. Бу кызның чибәрлеге, сылулыгы, исеме-шөһрәте «җәелеп беткән илләрдә». Үзе уку-язуга да бик оста, сөйлә-шүләре «былбылдай». Шул ук вакытта бу кыз – горур, көчле характерга ия, үз сүзендә нык торучан.
Икенче герой – шагыйрь үзе (мин). Бу образда да гашыйк булган кешенең эчке кичерешләре гаять калку итеп бирелә:
Гөлем бул, гөл егачым бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә гыйлаҗым бул,
Сахибҗәмал абыстай ла!
Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!
Бу герой Парау авылына, озын юлларда «елап-сыктап», барып-килеп йөри, ашау-эчүдән кала, ялварып хатлар яза.
Парау илендә төш күрдем,
Ки бер кош тоттым, ук аттым, –
Парау илендә бер матур
Өчен уйкумны югалттым.
Ничә кемсә, ничәләр дә,
Ашыйлар да, эчәләр дә;
Ки бән шул көн-кичәләрдә
Аш үтмичә елап яттым.
Ул үзенең хыялында, сөйгәне белән күрешкән кебек, татлы уйларга бирелә, төшләрендә күреп саташа. Боларны сурәтлә-гәндә, әсәрдә ягымлы юмор да балкып китә. Төшендә, имеш, кызның авылына очып барып, аның белән кавышып, үзен оҗмахта шикелле итеп күрә, уянып китсә, почмактагы сәкедә ялгызы ята икән:
Йөзеңә йөземи сөрдем,
Сәнең лә күп сафа сөрдем...
Уяндым – үземи күрдем:
Ятамын өйдә почмак да!..
Кызга ул үпкәсен дә белдерә, каргышы белән дә яный, яшь вакытларның тиз үтәчәген искәртә, надан мужикка барудан кисәтә, укымышлы мулла тормышы белән кызыктыра. Әсәрнең аерым-аерым бүлекчәләрендә автор бу ике тормышны, хатын-кыз хәлендә ничек чагылуына карап, капма-каршы итеп сурәтли. Без аларны бергә җыеп, янәшә куеп карыйк.
Надан мужикның хатыны көне-төне авыр эш белән интегә, чиргә сабыша.
Аның тамагы ач, киеме начар.
Крестьян басудан арып кайтып йоклый, иркәли-сөя белми.
Ул бик тупас, хатынын кыйнап та ташлый.
Укымышлы муллада уракка чыгу да юк, киенү, бизәнүясану гына. Сәламәтлегенә зыян килми.
Тук, тәэмин ителгән тормыш. Яхшы өй,әйбәт киемнәр.
Мулла үзенең хатынына бик тә игътибарлы, кулында гына йөртә, сөюдән һич ялыкмый.
Хатынының хәтерен кал-дырмый, аның турында төрле-чә кайгыртып, иркәләп тора.
Галимнән туган балалар белемле, динле һәм әхлаклы булып үсәләр, үзең кабердә ятсаң да, догачы булалар.
Гыйлемлек һәр ике дөньяда максатка ирештерә. Гыйлем иясенең урыны түрдә. Ул, үлсә дә, гүрдә черемәс. Урыны җәннәттә булыр дип аңларга кирәк.
Ике төрле тормышны, шул рәвешле, гомуми планда сурәтләгәннән соң, автор, Сахибҗәмалга гыйбрәт булсын өчен, наданга кияүгә чыккан Борнай авылы кызының ачы язмышын конкрет картиналарда тасвирлый. Күз алдына патриархаль гаилә, хатынын теләсә ничек җәберләүче ир, барлык хокуклардан мәхрүм булган, бер кешедән дә ярдәм көтә алмаган хатын образы килеп баса:
Ире бик әйләде каһри, елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгъзиб әйләде дәһри, булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сугышты, яла ябып, ләкаб кушты...
Кыйныйдыр иде фәрманга, түзалмый монча дәрманга,
Качып китәрде урманга, йөгерүбән турук кына.
Ире аны, пүнәтәйләр белән барып табып,
Сүгеп-хурлап кыйный-кыйный, өенә кайтарып яба.
Тотып, чормап сач үрмәсен, ашатты камчы җөрмәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, – ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде, күзендин кара бетмәде...
Хатын кыйналган саен, күз яшьләрен агызып, авыл старос-тасына зарланып елый. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми. «Сөяген тоз кеби уып, ки борнын кан илә юып», ире аны, ае-рып, Борнайга куып җибәрә.
Тәмам имгәтелеп ташланган, йөзләре саргайган ана шул авыр хәлендә дә үзеннән бигрәк баласы өчен кайгыра:
И бәбкәм, бала син, диеп, ятим лә каласың, диеп,
Бәне утка саласың, диеп, гомергә, и сынык кына!
Сахибҗәмал – Парау авылының умартачы Сәйфетдин кызы. Кандалый үзенә хатынлыкка алырга күпме генә өндәсә дә, аңа бармаган. Ул күп кенә башка егетләрнең дә йөрәген яндырган. Шуннан соң атасы бу горур кызны үз авылларын-дагы Пәскә исемле тол иргә хатынлыкка биргән. Сахибҗәмалның андагы тормышы авыр булган дип уйларга кала. Беренче баласы Ногман тугач озак та үтмәстән, Сахибҗәмал 25 яшьтә дөнья куйган.
Шагыйрь, күрәсең, Сахибҗәмалга булган ихлас (мөгаен, бердәнбер!) мәхәббәтен берәүдән дә яшермәгән. Шигъри хат-лары, кулдан-кулга күчерелеп, ерак тарафларга таралган. Поэманың азагында китерелгән «кыйтга»ларда (өзек, кисәк, кыска шигырь) Уфа, Казан, Сембер, Сарытау, Түбән Новгород, Оренбург төбәкләре, Чистай, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Малмыж, Бәләбәй яклары, Чирмешән буйлары һ. б. урыннар күрсәтелә. Бу очракта шунысы кызыклы: Кандалый, татарлар яшәгән төбәкләрне санап, бергә җыеп, бу халыкны бербөтен итеп күзаллый.
Авторның гади крестьянга карата кимсетүле, кәпрәюле мөнәсәбәте дә яшьрәк чакларындагы иҗаты өчен хас дип уй-ларга кирәк. Олыгайган, тормышның ачысын-төчесен үзе дә күп татыган, инде «әгъзалары кипкән», «хәлләре китеп, кул-лары тала» торган шагыйрьнең лирикасында кайгы-хәсрәт мотивлары урын ала:
Каләмем дә тая инде Ки яза алмый турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем Авырлыклардин, гуредан.
Шагыйрь күңелен кеше язмышы, нинди генә авыр хәлләрдә дә яшәргә омтылу турында фәлсәфи уйланулар били:
Ву тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
Кеше дигән дә мәзлумдыр :
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
Тел һәм сәнгатьчә сурәтләү үзенчәлекләре.
Дини-суфичылык рухындагы поэмалардан дөньяви-реалистик юнәлешкә юл ярган Кандалый тел-сурәтләү чараларын куллануда да өлгерлек күрсәтте. Ул гарәп-фарсы сүзләре һәм гыйбарәләре белән бик нык чуарланган язма телдән гомумхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады. Бу безнең поэзия өчен үзе әһәмиятле казаныш иде.
Шагыйрь, бер яктан, классик поэзиядә гасырлар буе эш-кәртелә килгән традицион сурәтләү чараларыннан киң фай-даланса, икенче яктан, татар халкының җанлы сөйләм те-лендәге, җыр-бәетләрендәге, мәкаль-әйтемнәрендәге образлы гыйбарәләрне мул кулланды. Саекмас шушы ике чишмә чыганак, Кандалый лирикасында бергә кушылып, куәтле ташкын булып агыла.
Бигрәк тә башлангыч чор әсәрләрендә классик поэзиядәге сурәтләрне турыдан-туры күчереп алу («Назме Йосыф»), ки-тапчылык шактый сизелә. Сөйгәненә: әй нигарем (гүзәлем, чибәрем) дип эндәшүләр, ләбең (иренең) – якут, дешең энҗү дезелмеш, тулун ай, көнәш (кояш), Ирәм багы (риваятьләрдә сөйләнгән, Шәрык поэзиясендә еш телгә алынган, гүзәллектә тиңе булмаган бакча) һ. б. традицион образлар күп кулланыла. Шагыйрьнең:
Сачың кара ирер-төндик,
Сачың ара йөзең-көндик,
Улып мән имди Мәҗнүндик,
Идеп гыйшык хыяләти , –
дип сурәтләүләре дә классик поэзия хәзинәсеннән алынган.
КолГалинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында, кырым-татар әдибе Гашыйк Гомәр газәлләрендә һ. б. шагыйрьләр иҗатында кулланылган сәба (таң) җиле – Кандалыйның иң яраткан образларыннан берсе, һәм ул төрле функцияләрдә килә. Илләр-җирләр гизеп йөрүче, хәбәрләр китерүче, ике арада хат йөртүче, сәламнәр ирештерүче йомшак җил ул.
Сәба йиле, исәр булсаң,
Парау атлыйг нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сахибҗәмал абыстайга!
Шагыйрь сөйгән кызын да иртәнге җилгә охшата; үзе дә таң җиленә утырып очарга хыяллана. Бу образга шагыйрь олыгайган көннәрендә дә мөрәҗәгать итә, улын, туганнарын сагынып, һәр таңда укыган догаларын тапшыруын үтенә.
Табигатьне лирик герой, гомумән, бик тә үз итә. «Йөрәге уттай янганда» ул сахраларга чыгып китә, су буйларында «гаҗаиб яфрагы баллы» талларга карап юана, җан сердәше итеп, кошлар, агачлар белән сөйләшә:
– Әйа агач, яшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Минем күк сагышың күпме? –
Диеп сорыйм ки анлардин...
Яфраклар яшь гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фираклык бер бәла икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
Ай, кояш, гөл, чәчәк, былбыл, сандугач кебек образлар классик поэзиядә дә, халык җырларында да күп кулланыла. Бу Кандалыйда да шулай. Сөйгәненең матурлыгын, аңа булган мәхәббәтен күңелендә ташып торган хисләр муллыгы белән сурәтләүдә мондый образлар ташкын булып агылып тора:
Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич Ходайчөн, бер сүзем!..
Сак-Сок, шүрәле, Агыйдел камышлары сурәтләре, әлбәттә, татар халык бәетләре, әкиятләре, җырларыннан килә. Шагыйрь халыкның мәкаль-әйтемнәрен, җанлы сөйләм телендәге фразеологизмнарны-образлы гыйбарәләрне бик яратып куллана. Уңга ишкәнне сулга сүтү гыйбарәсен иҗади файдаланып, шагыйрь каршылыклы ситуациягә корылган строфа тудыра:
Бу үзсүзле мишәр, диеп,
Ки бер сүзне бишәр, диеп,
Уңга таба ишәр, диеп,
Ки сан сулга сүтәрмүсән?
Синонимнардан оста файдаланган кебек, ул омоним, ягъни әйтелешләре бердәй, ә мәгънәләре төрлечә булган сүзләрне матур итеп рифмалаштыра:
Бу нидән булды чи генә?
Эшем дә җитте чигенә,
Сахибем кире чигенә,
Исем китәр, и җанкәй лә!
Халык мәкальләре рәвешендә канатлы сүз булып әверелгән, җыйнак һәм акыллы әйтелгән икеюллыкларны да күрәбез. Мәсәлән:
Якутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.
Кояш образы символик мәгънәдә – өмет, бәхет төшенчәсе буларак та кулланыла:
И кояшым, чыгармүсән болытдин?
Алырмүсән бәне бу ялкын-утдин?
Алга таба бу образ Г. Тукай лирикасында үстерелә. «Өмид» шигырендә ул болай ди:
Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт;
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!..
Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;
Син дә вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.
Г. Кандалый татар шигырь техникасын баетуга да үзеннән сизелерлек өлеш кертте.
ЙОМГАК
Г. Кандалый әсәрләре халык арасында телдән-телгә ятла-нып, кулдан-кулга күчерелеп таралган. Кайбер шигырьләре, авторы күрсәтелмичә, аерым җыентыкларда (мәсәлән, С. Кукляшевның «Диване хикәяте татар» хрестоматиясендә, 1859) басылган. Беренче мәртәбә, шагыйрьнең исемен атап, әсәр-ләрен бастырып чыгаручы мәгърифәтче Каюм Насыйри була. «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» (1884) китабында ул «Сахибҗәмал», «Фәрхи» поэмаларын һ. б. шигырь текстларын урнаштыра, шагыйрь иҗатына кыскача булса да бәя бирә: «Бу мәзкүр әбъятның (шигырьләрнең. – Ш. С.) имля иншасы байтак яхшы төзелгәндер. Шул җәһәтдән игътибар кылынды. Мәрхүм Габделҗәббар – шагыйрь адәм имеш».
Г. Тукайның «Исемдә калганнар»ындa язылганча, Кыр-лайдан Уральскига барганда, Габдуллага беркадәр вакыт Кушлавычта Бәдри абзыйлар өендә торырга туры килә. «Кич белә китаплар актарганда, – дип искә ала Тукай, – кулыма «Фәвакиһел-җөләса...» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать... бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә китапта шундый сүзләр дә була микәнни, дип, үземә сөаль бирә идем». Күрәсез,Габдулла К. Насыйри китабының соңгы бүлегенә урнаштырылган Кандалый шигырьләренә аеруча игътибар итә, яратып, аңларга тырышып укый, әмма «оят сүзләргә» гаҗәпләнә, сәерсенә.
Җамал Вәлиди «Татар әдәбиятының барышы» китабында (1912) Г. Кандалый иҗатын анализлауга махсус бүлек багыш-лый. Егерменче елларда шагыйрь мирасын барлау эшләре беркадәр җанлана. Әдәбият белгече Бәкер Яфаров 1947 елда аның җыентыгын әзерли, ләкин бу китап чыкмый кала. Илленче еллар азагында Казан университеты профессоры Хатип Госман шагыйрь яшәгән төбәккә студентлар катнашында экспедиция оештырды. Нәтиҗәдә Г. Кандалыйның шактый әсәрләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрде (Г. Кандалый. Шигырьләр, 1960). Казан университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе оештырган экспедицияләрдә шагыйрь әсәрләре теркәлгән байтак кулъязма тупланды. Университет профессоры Миркасыйм Госманов «Рисаләи-л-иршад» һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмаларын, табып, кулланылышка кертте. Аның тарафыннан әзерләнеп, тирән анализ ясалган кереш мәкалә һәм аңлатмалар белән шагыйрьнең беренче зур җыентыгы чыгарылды (Г. Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар, 1988). Профессор Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен чыгарылган дәреслекләрдә һәм хрестоматияләрдә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына лаеклы урын бирелде. Шагыйрь мирасын барлау һәм өйрәнү әле дә дәвам итә.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Миңнегулов Х. Урта гасыр һәм ХIX йөз татар әдәбияты: урта мәктәп өчен дәреслек / Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 336 б.
Миңнегулов Х.Й. Әдәбият ( Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен д-лек / Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 375-385.