2 нче сыйныф укучыларын эзтабарларга кабул ит?


Зәйнетдинова Гөлназ Ринатовна
2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү.

Өлкән оештыручы: Отряд, равняйсь, смирно!
Һәр чылбырның вожатыена рапорт тапшырырга әзерләнергә.“Кояшкай” чылбыры сүзне сезгә бирәбез.Безнең чылбыр:.....Безнең девиз:......Иптәш дружина советы председателе “Кояшкай” чылбыры тантаналы җыенга әзер. Рапорт тапшырды Шарифуллина Галия.ДСП: Рапорт кабул ителде.(Башка чылбырлар да шулай ук рапорт тапшыра).ДСП: Өлкән оештыручы 2 нче сыйныф укучылары тантаналы җыенга әзер. Рапорт тапшырды ДСП Ханова Айзиля.Ө. О. : Рапорт кабул ителде.2 нче сыйныф укучылары! Сезнең эзтабар буласыгыз киләме? Кызыклы, дулкынландыргыч хәлләр белән очрашасагыз киләме? Әлегә сез бу искиткеч дөньяның алдында гына торасыз. Бер генә адым атлау белән сез әйләнә – тирәдәге табигатькә, кешеләргә һәм үзегезгә бөтенләй икенче күзлектән карый башларсыз.Эзтабар исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльрәк була барырсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан тугрылыклы дуслар табарсыз.Эзтабар булгач, күп нәрсәне үзегез дә үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәне башкаларга да өйрәтә алачаксыз.Эзтабар булу – бик кызыклы һәм күңелле шөгыль.Я, ничек? Чак кына өлкәнрәк булырга телисезме?Бүген сезне эзтабарлар сафына кабул итәбез. Бу сафка керерлекме икәнегезне без тикшереп карыйбыз. Аның өчен безнең станцияләребез эшли. Анда сезгә төрле сораулар бирәчәкләр. Шул сорауларга җавап биреп, билгеләр алып чыгарсыз. Вожатыйлар артыннан рәхим итегез!(Станцияләрдә йөреп чыгып, эксперт кәгазьләрен алып киләләр һәм бер рәткә тезеләләр.)Станцияләр:1. Законнар һәм кагыйдәләр елгасы. ( “Эзтабар юлдашы” программасы буенча сораулар.)2. Сәламәтлек урманы. (Дару үләннәре.)3. Уеннар күле. (Игътибарлылыкка уеннар.)4. Җыр чишмәсе. (Һөнәрләр күрсәтү.)5. Табышмак аланы.6. ЮИД шәһәре. (Юлда йөрү кагыйдәләре.)7. Туган як болыны. (Туган як тарихы.)Ө. О. : Укучылар! Сорауларга бик яхшы җавап биргәнсез, эзтабар кагыйдәләрен бик яхшы үзләштергәнсез. Сез яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме? (Укучылар вәгъдә бирә.):Мин, . . . . . . . , яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.Ө. О. : Булачак эзтабарлар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз!Балалар: Без һәрвакыт әзер!Ө. О. : Укучылар! Сез хәзер эзтабарларның беренче баскычы – “Адымнар” сафында. Сезне чын күңелдән эәтабарлар сафына кабул ителүегез белән котлыйм. Укуыгызда зур уңышлар телим. Тырыш, акыллы булыгыз, сау – сәламәт яшәгез, әти – әниләрегезгә игелекле балалар булып үсегез, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләрне кечк итәргә өйрәнегез! Әдәпле, тәртипле, чын дус була белегез! Эзтабарлар исеменә тап төшермәгез!