Конспект урока по татарскому языку на тему С?зд? х?реф-аваз санын билгел??


Тема: Сүздә аваз-хәреф санын билгеләү.
Максат : сүздә аваз-хәреф санын билгеләү тәртибен үзләштерү
Планлаштырылган нәтиҗәләр :
-метапредмет – уку гамәлләрен билгели белү күнекмәләрен үстерү
- предмет – сүздә аваз-хәреф санын билгеләү ысулын куллану күнекмәсен булдыру
- шәхескә кагылышлы – укучыларда мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү .
Җиһазлау: дәреслек, презентация, плакатлар Дәрес барышы
I.Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы
1. Өй эшен тикшерү
2. Матур язу күнекмәсе ( дәфтәрдә )
3. Актуальләштерү :
- Сузләр нәрсәләрдән төзелә ( авазлардан )
- Сузләрне язу өчен без нәрсә эшлибез? ( хәрефләр белән язабыз )
- Ә сүзләрне хәрефләр белән язу өчен нәрсә кулланабыз ? (ысул)
- Төркемнәрдә авазларны хәрефләр белән тамгалау ысулын искә төшерик :
- сүзне әйтәбез
- авазларны чиратлап “ тотабыз”
-авазларның сузыкмы , тартыкмы икәнен билгелибез
- сүзне иҗеккә бүләбез
-авазны хәреф белән тәмамлыйбыз
4. Уку мәсьәләсен кую :
- Дәреслектәге биремне укыгыз һәм бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куеп карагыз
18 бит.
Димәк , без дәрестә сүздә аваз-хәреф санын билгеләрбез
-Сузләрне кычкырып укыйбыз . Һәр сүздә ничә аваз булуын таякчыклар белән курсәтегез
Тикшерү экранда.
-Кемнен бер хатасы да булмады?
-3 сүздә дә хатасы булган укучы бармы ?
Бу сузләрне хәрефләр белән тамгалап язып куегыз. Өстенә карандаш белән хәреф санын күрсәтегез .
-Әйдәгез тикшерик.
Тактада тикшерелә.
-Кемнең хатасыз?
-Ә хәзер әйдәгез һәр сүзне аерым тикшерик .
Туп – 3 аваз , 3 хәреф aв= x
Нинди нәтиҗә ясадык ?
Нәтиҗә : сүздә авазлар – хәрефләр саны тигез .
Дөя – 4 аваз , 3 хәреф ав > х
Нәтиҗә : сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан кубрәк .
Сәгать – 5 аваз , 6 хәреф ав < x
Нәтиҗә : сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан азрак. Ни өчен?
Бу сүздә ( ь ) билгесе бар.
Димәк , нәтиҗәне тулыландырабыз . Сүздә ь ( ъ ) билгеләре булганда авазлар саны хәрефләр саныннан кимрәк була.
3 нәтиҗәне берләштереп төркемнәрдә әйтеп карагыз.
1 төркем – нәтиҗәне беләштереп әйтә.
2 төркем , 3 төркем һәр нәтиҗәгә мисаллар әзерли .
-Кем шушы нәтиҗәләрне аңладым ди?
- Биремнәрне дөрес үтәү өчен безгә нәрсә кирәк? ( ысул )
Физминутка
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1.Мин сезгә табышмак әйтәм . Табышмакның җавабын табып карагыз .
Җавап- кояш сүзе.
Кояш сүзен тактада һәм дәфтәрләрдә анализлап карыйк . Һәр адымыбызга игътибар итик . Ни өчен ?
Бик дөрес, ысул чыгару өчен .
Бер укучы тактада адымлап эшли.
[ к о й а ш ] – 5 аваз
к о я ш – 4 хәреф
ав > x
3.Хәзер төркемнәрдә ысулны чыгарыгыз :
1 адым – сүзне әйтегез .
2 адым – авазларны “ Чиратлап” тотабыз .
3 адым – аваз үзенчәлегенә карап хәреф белән тамгалыйбыз
4 адым – сүздә аваз- хәреф санын билгелибез .
Тактага эләбез .
4.Хәзер ысул кулланып эш дәфтәрләрендә эшлибез
1 укучы ысулны кулланып 1 сүзне тикшерә
Су-2 аваз,2 хәреф.
2 укучы икенче сүзне тикшерә -елга
3 укучы өченче сүзне тикшерә -күп
-Әйдәгез , хәзер кем ысулны куллана алам дип әйтә ?
Балалар җавап бирәләр.
5.Электрон кушымтаны ачтык .
Кушымтада эшлибез .
6. Модельләштерү.
-Бүгенге дәрестә алган белемнәрне модельләштереп куегыз.
Сүздә аваз-хәреф санын билгеләү.
Сүздә авазларны тотабыз
Хәрефләр белән билгелибез
Аваз- хәреф санын күрсәтәбез
III. Рефлексив бәяләү этабы.
1.Рефлексив кабатлау.
-Нәрсә белдек?
-Ничек белдек?
2. Бәяләү.
3. Өй эше
40 нчы күнегү.