Презентация по татарскому языку для татарских групп по теме Р?веш


Татар телендә рәвешләр Рәвеш- эш, хәл, билгеләрнең, сирәгрәк затларның һәм предметларның процесска бәйле булмаган билгеләрен белдерүче сүз төркеме. Рәвеш- төрләнми торган сүз төркеме. Рәвешләрнең бер өлеше генә чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар. Рәвеш, нигездә, җөмләдә хәл функциясен үти.Мәсәлән: Бүген бар, иртәгә юк. (мәкаль).Рәвеш аергыч һәм хәбәр функцияләрен дә үти ала: Әниемнең көмештәй чәчләрен сагындым. (М.Хәсәнов). Аның юлы ерак түгел иде. (К.Нәҗми). Рәвешләрдә сүз басымы А тибы 1. акрын, югары, көндез 2. ераграк, тизрәк, югарыгаВ тибы 1. тәмам, гаять, һаман 2. көнозын, аз-маз, өр-яңаданС тибы 1. - 2. яланаяк, иртә белән, татарчаД тибы 1. – 2. көпә-көндез, үтә кызу, тип-тиз Рәвешләр Билге рәвешләре Хәл рәвешләре Билге рәвешләре Сыйфатлаурәвешләре Күләм-чамарәвешләре Охшату-чагыштырурәвешләре Хәл рәвешләре Вакыт Урын Максат Сәбәп Шарт Тикшеренү ясалма кушма тамыр Рәвеш Кушмарәвешләр Саф кушма Парлы Тезмә Рәвешләрнең ясалышы Фонетик ысул (хәрәм-әрәм, җәһәт-җәт)Кушымчалау (көмештәй, татарча, акчалата)Нигезләр кушылу (йөзтүбән, көнозын, яланөс)Тезмә рәвешләр (башы белән, көч-хәл белән, чамадан тыш)Конверсия (югары, азат, начар) 1. Әгәр баш хәрефтән язсак, Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге егет кушаматы, юл хәрефеннән язсаң-рәвеш. 2. Исем булганда - су ташу өчен савыт,-ләп кушымчасы ялгагач-рәвеш. 3. Беренче өлеше - сан, икенче өлеше – секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар, гасырлар белән исәпләнә торган яшәеш арасы. Икесен бергә кушсаң – рәвеш. 4. Иртә белән кич арасындагы вакыт. 5. Алмаш - ... парлы рәвешенең икенче компоненты. 1 Р 2 Ә 3 В 4 Е 5 Ш