Татар теленн?н фонетика буенча тест


8 класс өчен фонетика буенча татар теленнән тест сораулары.
А1    Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:
1) таза;
2) көнне;
3) җылы;4) капласа.
А2    Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
1) халыкның;
2) табигате;
3) кипкәч;
4) инеш.
АЗ    Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:
1) бик;
2) кибә;
3) килгән;
4) коры.
А4 Бирелгән   җөмләдә   ясагыч   кушымча   белән   ясалган   фигыльне
күрсәтегез.
Инеш  суы  кипкәч,   халыкның  табигате  бозыла,   кеше  үзеннән-үзе холыксызлана.
1) кипкәч;
2) табигате;
3) бозыла;
4) холыксызлана.
А 5.  Синонимнар рәтен билгеләгез.
 1)кечкенә,бәләкәй.
2) нәни,олы
3) кечкенә,өлкән
4) зур,нәни.
А6 . Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1) Гыйззәтуллин җырлый.
2) Күңеле җырлый.
3) Бала җырлый.
4) Халык җырлый.
А7.Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез:
алты,сатучы,уртак,шул;
әнә,телсез,хәзерге,иярү;
дәвам,фонема,зәңгәрсу,төнбоек;
атта,кырда,савытта,кызчык.
А8.Кайсы төркемдә тамыр дөрес күрсәтелмәгән?
1)дөреслек(дөрес );
2)тиңләү (тиң-);
3)авылдашлар (авылдаш-);
4)җырчы (җыр-).
А9.Бәйләгеч кушымчаларны күрсәтегез:
1)-ыр,-ер, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -әчәк;
2)-чы, -че, -гы, -ге, -лык, -лек, -ла, -лә;
3)-ның, -нең –га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, дә;
4)-ча, -чә, -дай, -дәй,-лай, -лә.
А10. Сүзнең дөрес язылышын табыгыз.
төньяк - көнчыгыш;3) төньяк + көн чыгыш;
2)төняк көнчыгыш; 4) төнъеккөнчыгыш.
А11. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзне күрсәтегез.
1) йор-тла-рыб-ыз-да;2) йорт-ларыб-ыз-да;
3)йорт-ла-ры-быз-да;4) йо-рт-лар-ыб-ызда.