Конспект мероприятия Наврузв подгот. гр


Тема: Әй син, Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!
Максат: 1.Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре милли киемнәре белән таныштыру,
2.Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү.
3.Балаларда бәйрәм кәефе тудыру.
Җиһазлау: компьютер аша слайдлар , экран , проектор, магнитофон.
Шөгыль барышы.
Милли көй яңгырый.Бүлмә бизәлгән .Ишек башына “Котлы булсын, Нәүрүз! “ дип язылган Арткы планга “Әй син , Нәүрүз чибәре , язлар белән кил әле!” дигән язу эленгән.
1Алып баручы. Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре,ниһаять, безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында ерак бабаларыбыз язны-Нәүрүзбикәне каршылаганнар.
Элек заманда бу матур бәйрәм җиргә матур язлар килгәч, туган якларга кошлар кайткач, көннәр җылына башлагач үткәрелгән.Татарлар ул көнне Яңа елны каршы алганнар, ә бәйрәм –Нәүрүз бәйрәме дип аталган. Бәйрәмгә яз кызы-Нәүрүзбикә килгән. Ул кешеләрне яз җитү белән котлап, матур теләкләр теләгән, кешеләр дә матур теләкләрен аңа әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр бергәләшеп уйнаганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр. Хөрмәтле дуслар, без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык.
2ведущая: Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна - красна, а вместе с ней пришел Татарский народный праздник  -  Навруз. Слово «Навруз» означает «новый день». Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начало весенних полевых работ. Навруз – это праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз – это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә.
Нәүрүз  котлы булсын!  Мы вас приглашаем на наш  весенний праздник! 3ребенок:
                      Когда приходит к нам Навруз, цветут сады, цветут поля.
                          Когда приходит к нам Навруз, весною дышет вся земля!
                          Когда приходит к нам Навруз, звучит музыка и смех
                          Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!
 
“Умырзая ”Яз килгэн”
Балалар
-Ач ишегең, керәбез,
“Нәүрүз әйтә киләбез.
Әби.
-Керегез,керегез, кунаклар,
Без сезне күптән көтәбез,
Котлы булсын Нәүрүз!
1малай
- Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
2малай
- Табакка кабак кирәк.
Май,күкәй, калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма.
Озак яшә ,сызланма!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбаррәк бад !
Кыз
-Дуслар , эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын
Күңелегез хуш булсын,
Нәүрүз мөбәрәк бад!
Әби
-Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Малай -Тыңлагыз, тыңлыгыз, табигать патшасының фәрманы бар!
1Ал.баручы- Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-Әйдәгез әле балалар,
Нәүрүзбикәнең үзен чакырыйк.
Балалар. Нәүрүзбикәү!
1ведущая: Күренми, әйдәгез бергәләп чакырабыз! Нәүрүзбикә!
2ведущая: Нет не идет, ребятки помогите!
Дети: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә, кил монда!
Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ал. баручы. Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүзбикә. Ай-Һай матур кызлар күп,
Күңелләре мәрҗан күк,
Егетләр кыздан уңсын,
Юш килсен теләгегез.
Нәүрүзбикә, безнең балалар сина яраткан җырларын , җырлы-уеннарын әзерләделәр. 1 Кумәк уен “Бир кулыңны”
(Кыш бабай керә)
Кыш бабай . Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортка хуҗа булган?
1Ал.баручы -Кыш бабай, юкка ачуланасың, биләмәләреңне язга–Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте, Тәрәзәгә күз сал- гөрләп яз килә!
Кыш бабай.
-Туктагыз! Көч сынашмыйча гына язга урын бирү юк!
Нәүрүзбикә.
-Бөтен шартларыңа күнәм,
Кыш бабай.
- Менә кашык , менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй,
Син дә йөгер, мин дә калмам!(узышалар)
1 уен “Күкәй ташу”(2 кечкенәләр т.)
2 уен “Таяк тартышу“(урт төр. )
3 уен” Кар җыю”( кечкенәләр т.)
1Ал.баручы:
Ребята вот давние времена играли такую игру послушаем и посмотрим. Җырлы-уен.
“Чума үрдәк, чума каз” “Капельки”
Кыш бабай.
-Тагын бер шартым бар -
Бие, бие, чибәркәй, мине узалмассың син,
Син яшь , мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
(Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр ,Кыш бабай егыла.)
Кыш бабай.
-Уф. Ардым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем
Эредем бит, эредем!
1Ал. баручы Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде
Кулга кул тотынышып
Без бәйрәм итик инде.
3 җыр “Матур уен” “Звездочки”
4 җыр “Зәңгәр чәчәк” “Улыбка”
5 җыр “ Яз килгән” “ ”
(ярышлар, җырлы биюле уеннар үткәрелә)
4 уен “ Чүлмәк вату”(урт т.)
5 уен Капчык киеп йөгерү” (зурлар т)
6 уен “Канат тарту”(зурлар т)
Нәүрүз. Кадерле дуслар! Минем сезгә бер үтенечем бар, табигатьне саклагыз! Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр кугебезне болытлар капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын! Берегите нашу природу!
Алып баручы. Барчабызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын! Хушыгыз, сау- сәламәт булыгыз!