Открытый урок проведенный по сингапурской методике


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Чанышова Рәшидә Кәшифовна
Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе
(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)
ТЕМА: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.
МАКСАТЛАР:
Белем бирү максаты – Сыйфатларның ясалышын, юклык формасын, дәрәҗәләрен кабатлау.
Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка, татарча-русча сүзлекләр.
Дәрес тибы: ЛГКК
Кулланылган структуралар:
КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТИМ ЧИР.
I. Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.
Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
Кайда булдың? (кул уйнату)
Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
Син килдең! (кулларны җәю)
Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
Дежур укучы белән әңгәмә.
II. Актуальләштерү.
1. Аудирование (39-40 дәрес)
2.Лексик материалны кабатлау (сүзләр ятларга бирелгән иде).
МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) кулланып эшләү.
Җилкәгә-җилкә партнерлар берсе татарча, икенчесе русча әйтеп кабатлыйлар.
Грамматик материалны кабатлау.
КУИЗ_КУИЗ_ТРЭЙД (Quiz-Quiz-Quiz)структурасы. (Музыкага әйләнәләр, туктагач парлап басалар да бер-берсенә аңлаталар. Парны күрше өстәлдән алырга кирәк.)
Сыйфат темасын карточкалар ярдәмендә кабатлау.
а) Һәр укучыга сораулар язылган карточкалар таратыла. (1.Сыйфат нәрсәне белдерә? 2.Сыйфат дәрәҗәләре ничәү? 3.Сыйфатларның ясалышы ?
Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз!
III. Яңа материалны үзләштерү.
Күп укыган күп белер.(экранда)
Укучылар, бүгенге числоны, теманы дәфтәрегезгә языгыз һәм бу җөмләне дөрес хәрефләр белән матур итеп язып куегыз. Бу безнең дәреснең девизы булыр.
1.Укучылар экрандагы җөмләне тәрҗемә итик. (татарча-русча сүзлек белән эш). (Җилкәгә җилкә, йөзгә йөз партнерлар белән дәфтәрләрен алмаштырып бәялиләр. Матур язылмаган хәреф яки сүзне тагын дәфтәрләргә язып куялар).
"Кто много читает – тот много будет знать". 
1) Күп белер өчен нишләргә кирәк?
2) Нинди китаплар укырга кирәк?
3) Сез китаплар укырга яратасызмы?
Әйдәгез, укучылар, дәрестә без дә тырышып эшлик, белемнәребезне арттырыйк.
2. Бу җөмләләрдән сыйфатларны табыгыз да дәрәҗәләрен билгеләгез әле.(Йөзгә-йөз партнерлар бер-берсенең эшен тикшерәләр)
Болында матур чәчәкләр үсә. 2. Әни кибеттән кып-кызыл алма алып кайтты. 3. Дустымның эте чем кара төстә. 4. Безнең өйдә әти барысыннан да көчлерәк. 5. Мин яшькелт алма, ә дустым кызгылт алма ярата.
Физминутка:
Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.Встали из-за парт. Стулья задвинули.
МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы
Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:
-Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
-тәмле сүзендә ничә хәреф бар?
Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3)
Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? (2)
Билгесез киләчәк заманның ничә соравы бар? (1)
Сыйныфта ничә укучы бар? (6)
IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы.
“Хаталарны төзәт!” уены
Мин һәрберегезгә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.Сез хаталарны төзәтәсез һәм түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерәсез.
Гөлшатның әтисе кибеттән зәңгәр алма алам.
Яз көне без карт бакчада эшләрсең.
Аларга бүген кызыл кунаклар килә.
Син миңа кыска туп бирдем.
Сез миңа озын хат язарбыз.
Эшләрне тикшерү, бәяләү.
Диалог төзү. Төркемнәрдә бергә эшлиләр. Диалогларны тиешле тәртипкә куялар.
Ярар, абый. Ә Гөлшат барырмы соң?
Ләлә, мин сине иртәгә театрга алып барырмын.
Театрда нишләрбез?
Әйе, Гөлшат та барыр.
3. Сыйфатлар кулланып диалогны дәвам итәргә.
Кызыклы спектакль карарбыз.
Мин риза.
-Укучылар бер-берсен көтеп торалар һәм эшләп бетергәч ТИМ ЧИР кулланалар (феерверк ясап, пш-ш-ш тавышы чыгаралар).
Һәр өстәлдән җилкәгә җилкә партнерлар сәхнәләштерәләр.
V. Йомгаклау.
Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
VI. Өй эше.
“Кышкы урман” дигән хикәя төзергә. Максат” сыйфатлар куллану.
Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!