Спорт с?ям бит мин, яратам!


Спорт сөям бит мин, яратам!
Әти,әни һәм мин спорт сөюче гаилә.
(уртанчылар төркемендә әти,әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе)
Максат: -уен аша балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру;
Хәрәкәтле уеннарда балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
Балаларда ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү,күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиһазлау: кечкенә һәм зур туплар, кыршаулар, кеглилар, гимнастик таяклар.
Кичә барышы.
Тәрбияче:
Бергә җыелганбыз икәнНигә күңел ачмаска.Әти-әни,улы,кызы,Ник бергә ярышмаска?Балачакка кире кайтыпТуйганчы уйнамаска?
Кадерле балалар,әти-әниләр ,без бүген сезнең белән җитезлектә,көчлелектә,тизлектә сынашырга җыелдык.Әйдәгез,кичәбезне башлыйк.(җиңүчене билгеләр өчен жюри сайлау)
Җыр ”Чыныгабыз спортта”
Командалар ярышы.
1.”Горизонталь мишень”Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү.Ераклык:балалар өчен 4 м;әнигә 5 м;әтигә 6 м.Очколар кыршауга кергән һәм тигән туплар санынча.
2.”Футболист” (әтиләр өчен)Тупка арты белән баса,күз бәйләп 5 адым китә һәм борылып килеп тупка тибә.Очко:тупка -5,тупка типмәсә-4,читкә китсә-3.
3 .Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү,(әниләр өчен)Очко:дөрес эшләсә,егылмаган кегли санынча.
4. Кеглилар арасыннан туп йөртү.(әтиләр өчен)Очко:вакытка .Кем тизрәк килә.
5. Кыршау әйләндерү (әниләр өчен)Очколар вакытка карап бирелә.
6. Кулларны артка куеп,идәнгә утырмыйча идәндәге кечкнә тупны кул белән алу.(балалар өчен)
7 .Эстафета.”Бәрәңге утырту”Билгеләнгән арага барып әни бәрәңге “утырта”,ул килгәч әти барып җыя;бала барып утырта,әни барып җыя.
8. Әтиләргә таяк тартышу.
9. Эстафета.”Пингвиннарча” йөгерү.Тездән өскә туп кыстырып,билгеле араны йөгереп үтү,сикереп йөрергә ярамый.Очколар алдагы ярышлардагы кебек.
10. Эстафета.Кыршау эчендә йөгерү.1- Билгеләнгән араны кыршау эчендә әти йөгереп барып килә.2- Әти кыршау эчендэ әнине алып барып килә.3- Кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.
Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели.Командаларны бүләкләү.Бәйрәм чәй табыны янында тәмамлана.