Презентация по татарской литературеРиза Ф?хреддин хезм?тл?ренд? т?рбия м?сь?л?л?ре


Тема: “Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләләре”. “Гаилә” “Нәсыйхәт I” “Нәсыйхәт II” “Нәсыйхәт III” “Тәрбияле бала” “Тәрбияле ана”“Тәрбияле ата” “Тәрбияле хатын”“Шәкертлек әдәпләре” “Адабе тәгълим” “Әһле гыяль” “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә ахлык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас: аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр.” “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Карендәшләре өчен – кыйммәтле хәзинәдер. Үскәннең соңында бер иргә ихлас белән ярдәмче вә иптәштер.” Бала тәрбияләүдә аналарның роле. “Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның да катышы уладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмый, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмакдалардыр... Аналарның хезмәтләре – иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер...” Бала тәрбияләүдә укытучы хезмәтенең роле. “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, барысы да рәхәтлектә хисапланса, урынлыдыр”. Бала тәрбияләүдә диннең роле. “Мөэмин кешегә мөмкин кадәр үзенең нәфесен начар әхлактан сафлау вә яхшы әхлак белән зиннәтләү лязим. Әгәр дә кешеләрнең холыклары төзек булса, башка эшләре дә төзек булачак вә мәгыйшәтләре дә төзәләчәк. Холык төзәтүгә кызыксындыручы аятьләр Коръән Кәримдә вә рәсүлуллаһның хәдисләрендә вә фәрманнарында күп”.