Сценарий мероприятия к 130-летию Г.Тукая Эш беткэч. уйнарга ярый


“Эш беткәч, уйнарга ярый...”
Г.Тукайның 130 еллыгына кичә
Тукай иртәсе.
Сәйдә Валиди көе, Гамил Афзал сүз
(“Калфаклы кызлар” җырлый)
Иртә томан, кич тә томан , юлларда буран.
Үги кояш елый сыман болыт артыннан.
Кырпак кырау бар дөньяны агарткан иртән
Бәдри агай Габдулланы калага илтә.
Челтер-челтер, челтер-челтер яңгырый таулар,
Кала басу, кала ындыр, туган як кала.
Карап калды чыршыларнын шаулатып аны
Бәс белән карга төренгән Кырлай урманы.
Бу әле шаулый гомернең ярлы иртәсе
Авыр юллар үтәсе бар, еллар үтәсе.
Көтә Идел, көтә Казан, хыяллар татлы,
Бәдри агай карлы юлдан куалый атны.
Һәй, һәй!
Илзирә: Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 яшен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык.
Адилә: Рус халкының Пушкины вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек һәм Даһи!
Зәринә: “Теләнче” шигырен Г. Тукай шигырьләре уку буенча шәһәр туры бәйгесендә җиңүче кызыбыз Дилбәр Саттарова сөйли.
Г. Тукайның“Теләнче” шигыре.
Дилбәр Саттарова
“Тәфтиләү” көенә:
Адилә: Тукай исән, җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Зәринә: Газраилләр юкка сөенгәннәр
Карап шагыйрь яткан табутка
Аерылгысыз тоташ бер көч булып
Җаны яши аның халыкта.
Диана: Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
Барлык катнашучы укучылар чыгып җырлый:
“Бәйрәм бүген” (Г.Тукай сүз., Җ.Фәйзи көе)
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедәй балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Диана: Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, дус булырга өнди.
Адилә: Сәхнәдә 2 а сыйныф укучылары. Алар сезгә Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт ” һәм “Фатыйма илә сандугач” шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр.
“Кызыклы шәкерт” һәм “Фатыйма илә сандугач”
Зәринә: Кечкенәдән Тукаебыз моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Без Габдулла Тукайның күп кенә әсәрләрен, әкиятләрен, аның сүзенә язылган җырларны беләбез.
Илзирә: “Карлыгач” җыры. Петрова Динара башкара.
“Карлыгач”.( Г. Тукай сүз., З.Хәбибуллин көе)
Петрова Динара башкара.
Илзирә: Ә хәзер Г. Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип аталган сәхнә күренешен карап үтегез.
Диана: Бу күренешне сезгә 3а һәм 4а сыйныф укучылары күрсәтер.
Музыка астында:
Адилә: Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршында иртәнге дәресен карый.
Зәринә: Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
“Бала белән күбәләк”.
( Г. Тукай сүз., З.Хәбибуллин көе)
Ләйсән Әхмәтшина, Мәликә Юнысова җырлый.
Кояш: Сабый, әй, сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман!
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!
Булат: Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,
Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам!
“Шүрәле” көе.
Диана: Һич сине куркытмасыннар, Шүрәле, Җен һәм Убыр,
Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер!
Булат: (укый) НәкъКазан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлай”-, диләр...
Көй алышына, Шүрәле чыга.
Булат: Шүрәле!!! Миннән сиңа ни кирәк!?
Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет, син! Мин карак – угъры түгел;
Шулай да бик үк тугъры түгел...
Яшь егет, килче уйныйк бераз кети – кети!
Булат: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр. Мин карышмыйм, уйныймын.
Тик сине шартыма күнмәссеңдер, дип уйлыймын.
Шүрәле: Тиз уйныйкчы, зинһар! Нәрсә кушсаң да күнәм.
Булат: Күрәсеңме, әнә анда бар бик юан бер бүрәнә?
Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Шүрәле: (кычкыра) Ай, бик авырта кулларым! Дустым, җибәр зинһар!!!
(Усалланып) Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез, кем син? Исемең кем синең?
Булат: Әйтсәм әйтим, син белеп кал! Чын атым “Былтыр” минем!
Шүрәле: Кысты, харап итте явыз Былтыр мине!
Шүрәлеләр: (эчтән) Былтыр кысканга, кычкыралармы быел? Ха-ха-ха!!!
Малай китапның икенче битен ача, көй үзгәрә, Сандугач сайрый.
Сандугач: Әйдә тышка, күңелең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, тора бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп, уйнар заман!
Булат: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәресем кала.
Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын.
Син дә сайрарсың матурлап, мин дә авазың тыңлармын!
Илзирә: Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә
Бик каты, ихлас белән, чынлап кереште дәресенә.
Су анасына музыка
Булат: Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...
Су анасы чыга, алтын тарак белән чәчен тарый,
тарагын куйгач, малай аны урлап йөгерә.
Су анасы: Качма, качма! Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак!!!
Эт тавышлары, Су анасы кире йөгерә.
Булат: Ииии, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың...
Әни! Мин алтын тарак таптым,
Сусадым, ардым, әни! Мин бик озак чаптым!
Шакыйлар.
Ана: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Су анасы: Су анасы мин! Китер, кайда минем алтын тарак?
Бир, бая-көндез алып качты синең угълың, карак!
Булат: Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты соң мине...
Булат: (укый) Шуннан бирле малай андый эшкә кыймый башлады,
“Йә, иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башлады.
Көй алышына.
Алмагач: Әйдә, тышка, күңел ач;
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте , хәзер уйнар вакыт!
Булат: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәресем кала.
Тукта, сабыр ит аз гына, әй кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәресем хәзерләп куймагач...
Булат: (укый) Борын заман бер ир белән хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер кәҗә белән сарык, -
Болар булган берсеннән дә берсе арык.
Әйтә бер көн ире:
Бабай: Кара әле, хатын! Үзең беләсең ич печән хакын,-
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына азык.
Әби: Ирем, ярар, ярар! Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык. (Елый)
Кәҗә белән Сарык җырлый:
“Туган авыл”. ( Г. Тукай сүз., А. Монасыйпов көе)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем?
Кая барсак, кая торсак, нишләсәк тә
Хәтерләрдә мәңге калыр туган җирем!
Елашып, саубуллашалар.
Адилә: Күп тә үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресен,
Зәринә: Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны барысын
Бергә: Һәм, дәртләнеп җыр сузды!
“Пар ат”. ( Г. Тукай сүз., халык көе)
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,
Чаптыра атларны кучер суккалап та, тарткалап.
Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,
Искән әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
Тор , шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!
Малай йөгереп чыкты бакчага.
Булат: Я, кем чакырды мине? Әйдә, кем уйный?
Тәмам иттем мин хәзер дәресемне.
Диана: Шунда аңар бик матурлап, елмаеп көлде Кояш...
Илзирә: Шунда аңар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач...
Адилә: Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде Сандугач...
Зәринә: Шунда аңар баш иделәр укылган бар персонаж!
Рольләрне башкардылар:
Малай – Булат Сибгатов – 4 а сыйныф укучысы.
Бала – Ләйсән Әхмәтшина – 3 а сыйныф укучысы.
Күбәләк – Мәликә Юнысова - 3 а сыйныф укучысы.
Кояш – Алия Җантимерова - 3 а сыйныф укучысы.
Шүрәле – Рүзәл Гиниатуллин - 3 а сыйныф укучысы.
Сандугач – Илзирә Саттарова - 3 а сыйныф укучысы.
Су анасы – Камилла Самигуллина - 3 а сыйныф укучысы.
Ана – Камилла Кыямова - 3а сыйныф укучысы.
Алмагач – Алина Гиниятуллина - 3 а сыйныф укучысы.
Бабай – Гадел Исхаков - 4 а сыйныф укучысы.
Әби – Рената Гиниятуллина - 4 а сыйныф укучысы.
Кәҗә – Вәлиуллина Земфира - 4 а сыйныф укучысы.
Сарык – Таһир Бадретдинов -4 а сыйныф укучысы.
Фатыйма –2 а сыйныф укучысы.
Сандугач -2 а сыйныф укучысы.
Маэмай - 2 а сыйныф укучысы.
Шәкерт - 2 а сыйныф укучысы.
Бүгенге кичәне алып бардылар: 7 а сыйныф укучылары - “Калфаклы кызларыбыз” - Зәринә Саттарова, Адилә Хисамова, Илзирә Алиәкбәрова, Диана Вафина.
Илзирә: Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Безнең чыгышыбыз ахырына якынлашты Ә хәзер, әйдәгез бергәләп, халкыбызның гимнына әйләнгән , бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.
“Туган тел”. ( Г. Тукай сүз., халык көе)