Викторина посвященный к 130 летию Габдуллы Тукая


Габдулла Тукай иҗатына багышланган
“Тамчы-шоу”
уены өчен сораулар
(5-6 нчы сыйныфлар өчен)
Габдулла Тукай ничәнче елда һәм кайда туган?
Чыгышы белән нинди гаиләдән?
Бөтенләй ятим калганда сөекле Тукаебызга ничә яшь була?
Г.Тукайның татарларның гимынына әверелгән шигыре?
Г.Тукайның авылы турындагы шигыренең исеме?
Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак танылган урыны?
Ничәнче елда Тукай Җаектан Казанга күчеп килә?
Татар телендә беренче сатирик басма булып, башыннан азагына кадәр Тукай редакциясендә чыккан журналның исеме?
Шагыйрьнең крестьян тормышының авыр якларын күрсәткән шигырьләрен атагыз?
Шагыйрьнең дингә уңай мөнәсәбәте кайсы шигырьләрендә чагыла?
Тукай шигырьләренә язылган берничә җырны атагыз?
Бөек шагыйребезнең гомере ничәнче елда өзелә?