Рабочая программа по уку


Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге
3 сыйныф укучылары өчен әдәби уку буенча белем бирү программасы
Аңлатма язуы
3 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.
11. 2015-2016 нчы уку елына гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы.
12. 2015-2019 нчы уку елларына төп гомуми белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы.
13. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, 2014;
14. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева,Л.Ә.Гыйниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.Казан,”Татармультфильм”2012.
Әдәби укудан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:
татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, укучыларның татар телендә аралашу мөмкинлекләрен үстерү;
татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;
татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру, әдәби зәвык булдыру;
укучыларда әхлакый-эстетик, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.
Бурычлары:
-укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру;
- диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
- төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү;
- татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.
Уку предметына гомуми характеристика
Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итә.көндәлек тормышта,җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыра.Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү,интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.
Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.
Укыту предметының укыту планындагы урыны.
Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.
Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга 201 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше уку вакытының 75% ын тәшкил итә. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.
Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән тел материалы сөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана, ныгытыла һәм системалаштырыла.
Программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә: әдәби уку – 102 сәг.
Укыту предметының шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре.
Шәхси нәтиҗәләр:
-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
-ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.
-“туган ил”, “Гаилә”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек”кебек төшенчәләрне кабул итү, аларның кадерен белү;
-туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләре:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
-үрнәк буенча эшли белү;
-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
-аңлап укый белү;
-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
-уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
-парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре.
Тыңлап аңлау:
-укытучының дәрес,уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
-сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
-ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
-өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку,сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
-җанлы һәм җансыз предметларны рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйлибелү;
-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.
Уку:
-татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
-тексттагы тыныш билгеләренә карап,тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре беләнуку;
-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
-кечкенә күләмле шигырьләрне яттансөйләү;
-укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу:
-татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
-дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
-бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
-конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
Укыту предметының эчтәлеге
Аралашу процессы сөйләшү, ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.
I. Сөйләшү:
1) Диалогик сөйләм
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
2) Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә каралаган рәсем буенча
өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү; бирелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;
II. Тыңлап аңлау (аудирование)
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; Тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларын бер-берсеннән ишетеп аера белү;сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү;
III. Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;уку өчен бирелгән җөмләләрне , текстларны дөрес интоннация белән уку белү; текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интоннацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интоннацияләре белән уку; укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мүгълүматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү; укыганда, сүзлекләр куллана белү;
IV. Язу
Башлангыч сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар алфавитындагы хәрефләрне, программага кергән сүзләрне дөрес, матур яза белү; дөрес күчереп язу күнекмләрен булдыру; бәйрәмнәр белән котлау, чакыру, иптәшеңә яки әниеңә записка яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
3 нче сыйныф:
Белем бәйрәме.
Көндәлек режим.
Ашханәдә.
Без әти-әниләргә булышабыз.
Туган якка кыш килде.
Шәһәрдә һәм авылда.
Әдәпле булыйк.
Кечкенә дусларыбыз.
Күңелле җәй,ямьле җәй.
М.Галләмова “Чын иптәш”, “Дуслар”
Ш.Галиев “Онытылган”, “Кунаклар”
Г.Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?”
Ә.Исхак “Сөмбелә”
Рәхмәт “Аш вакыты”
Х.Гарданов “Икмәк”
Г.Тукай “Безнең гаилә”
Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”, “Салкын, саф һава”
И.Туктар “Авыраяк”
Х.Халиков “Без ничәү?”, “Витаминлы аш”
Җ.Тәрҗеманов “Яшел чыршы”
Дәрдемәнд “Өч ул”
Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?”
Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага”
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре:
Сөйләмнең фонетик ягы:
– лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;
– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;
– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.
– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;
– текстны үзгәртмичә күчереп язу;
– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.
Сөйләмнең лексик ягы:
– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;
– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.
Сөйләмнең грамматик ягы:
– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;
– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.
Социаль-мәдәни күнекмәләр:
Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.
Махсус күнекмәләр:
Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Тел материалы
Фонетика. Лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләр. Алынма сүзләрнең әйтелеше. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелеше һәм аваз үзгәрешләре (исәнмесез, унбер, борынгы). Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрнең әйтелеше (аккош, эссе). [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелеше ['рәсем], [ырам]. Я, ю, е хәрефләре белдергән авазлар: яшел [йәшел]; яңа [йа°ңа], юл [йул]; егет [йэгэт]; ел [йыл].
Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, театр, спектакль). Сүз ясалышы турында мәгълүмат бирү: парлы (көн-төн), кушма (көнчыгыш) һәм тезмә (энҗе чәчәк) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -лык/-лек (дәреслек, шатлык).
Грамматика. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәр. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыклары, күрсәтү, сорау алмашлыклары. Лексик темаларга караган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре. Ләкин, чөнкитеркәгечләре. Әле, инде кисәкчәләре. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләре. Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе һәм үзара бәйләнеш үзенчәлекләре. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Җөмлә калыплары.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Укучы өйрәнә:
Сөйләмнең фонетик ягы
– лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;
– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;
– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.
- актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;
– текстны үзгәртмичә күчереп язу;
– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.
Сөйләмнең лексик ягы:
– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;
– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.
Сөйләмнең грамматик ягы:
- өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;
– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.
Социаль-мәдәни күнекмәләр:
Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.
Махсус күнекмәләр:
Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицаада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Сөйләмнең предмет эчтәлеге:
Белем бәйрәме.
Көндәлек режим.
Ашханәдә.
Без әти-әниләргә булышабыз.
Туган якка кыш килде.
Шәһәрдә һәм авылда.
Әдәпле булыйк.
Кечкенә дусларыбыз.
Күңелле җәй, ямьле җәй.
Сөйләм эшчәнлеге.
Ишетеп аңлау. Таныш материалга нигезләнгән сөйләмне аңлау, татарча җанлы сөйләмне тыңлап, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, сөйләм барышында эчтәлеккә төшенеп бару; кирәкле материалны аерып, сорауларга җавап бирү, сорау кую, эчтәлекне татарча яки русча сөйләп бирү. Укытучының уен, дәрес ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау.
Уку. Таныш материалга нигезләнгән кечкенщ кълщмле текстларны ажлап уку, съзлщргщ, кыска ьцмлщлщрг дцрес басым кую, тиешле интонация белән уку. Таныш материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстларны, шулай ук беркадәр күләмдә таныш булмаган сүзләр кергән текстларны эчтән аңлап уку, кирәкле мәгълүматны табу. Сүзлекләрдән файдалана белү.
Телдән сөйләм. Кече яшьтәге мәктәп балаларының аралашу сфераларына һәм тормыш ситуацияләренә туры килгән диалогик сөйләм оештыру. Укыган әдәби текстның кыскача эчтәлеген сөйли белү, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерен белдерү. Сөйләм этикетына караган сүзләр: исәнләшү, саубуллашу, танышу, гафу үтенү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү, котлау, рәхмәт әйтү һәм кайтарып сорау, сораша белү, эш кушу яки өндәү, ризалык яки ризасызлык белдерү үрнәкләрен дөрес һәм урынлы кулланып сөйләшү оештыру.
Укучының өйрәнергә мөмкинлеге бар:
Сөйләү:
–аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;
–укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;
- 0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку:
– сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;
- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;
- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;
-сөйләм ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;
- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;
- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләпбирү.
Тыңлап аңлау:
-төрле жанрлардагытекстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;
- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнеңмәгънәләрен аңлау;
-татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;
-шигырьләрне яттан сөйләү.
Язу:
-актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язу;
- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу;
-укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
-бәйрәм белән котлау язу.

Тематик планлаштыру
№ Бүлекнең исеме Укучыларның эшчәнлегенә характеристика Сәгать саны
1 Белем бәйрәме.
Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итү
Уку хезмәте турында сөйли белү
Бәйрәм белән котлый белү
Уку-язу әсбапларын сорап ала белү, сатып ала белү
Тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу
Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү
Тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу
Текстның эчтәлеген сөйли белү
Шигырьне сәнгатьле итеп укый белү, яттан сөйли белү.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану
Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләргә җавап бирә белү
Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан III зат формасын белү. 21
2 Көндәлек режим.
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан I зат формасын белү
Әкият геройларын татар телендә атый белү.
Сәгать макетын кулланып, көндәлек режимың турында сөйли белү.
Иптәшеңнән аның көндәлек режимы турында мәгълумат алу. 2
3 Ашханәдә.
Тема буенча өйрәнелгән лексиканы белү, аны монологик, диалогик сөйләмдә куллану.
Үз мәктәбеңнең ашханәсе турында сөйли белү.
Тема буенча сорау җөмләләр төзү.
Ашамлык исемнәрен дөрес атау.
Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, үзеңнең яраткан яисә яратмаган ризыгың турында әйтә белү.
Татар халык ашларының исемнәрен дөрес әйтә белү. 9
4 Без әти-әниләргә булышабыз.
Хикәяне сәнагатьле укый белү, образга бәя бирә белү.
Базарга кем белән барганыңны әйтә белү.
Гаилә әгъзаларының исемнәрен дөрес атау.
Өйрәнелгән текстлардагы лексиканы башка ситуацияләрдә куллана белү.
Хикәяне сәнгатьле укый белү, образга бәя бирә белү.
Г. Тукайның бөек татар шагыйре, А. С. Пушкинның бөек рус шагыйре икәнен әйтә, сорау куя белү.
Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белән танышу, ошаганын яттан өйрәнү.
Бер-береңә комплимент әйтә белү
Тыңланган яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу 16
5 Туган якка кыш килде.
Кышкы табигатне сурәтли белү
Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү
Һава торышын сорый, әйтә белү. Монолог сөйли белү
Кышкы уен төрләрен әйтә , уенга чакыра белү
Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү
Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү
Сораулар ярдәмендә хикәя эчтәлеген сөйли белү. Геройларга характеристика бирә белү
Әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү. Нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү
“Каникулда” тексты эчтәлеге буенча диалоглар төзи белү
Һава торышын сорый белү 12
6 Шәһәрдә һәм авылда.
Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү
Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди йортта торганыңны әйтә белү.
Ничәнче? Кайсы? Сорауларын дөрес куллана һәм кайсы йортта яшәвеңне сөйли белергә.
Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү.
Авыл табигате турында сөйли белү.
Бүлек буенча үзләштерелгән материалны практик куллана белү. 8
7 Әдәпле булыйк.
Текстны сәнгатьле укый белү.
Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Туган көнгә котлау яза белү.
Килгән кунакларны каршылый белү, парларда эшли белү.
8 нче март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшә белү.
Бәйрәм белән котлый белү
Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү, өлкәннәрне хөрмәт итә белү.
“Трамвайда” тексты эчтәлеге буенча диалоглар төзи, эчтәлеген сөйли белү.
Хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлек сөйли белү. 10
8 Кечкенә дусларыбыз.
Текстны аңлап укый, аңа исем куя белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли белү (Акмуен мисалында).
Текст эчтәлеге үрнәгендә үзеңнеңпесиең турында сөйли белү.
Диалогны дәвам итеп яза белү. Песине ничек тәрбияләгәнне сорый һәм әйтә белү.
Әкиятне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли белү.
Өйрәнелгәннәр үрнәгендә яраткан хайваның турында кечкенә хикәя төзеп яза белү
Темага карган, өйрәнелгән лексиканы куллана белү
Өйрәнелгәннәр үрнәгендә яраткан хайваның турында кечкенә хикәя төзеп яза белү 8
9 Күңелле җәй,ямьле җәй.
Бирегез әле, әйтегез әле төзелмәләрен куллана белү, әдәпле сөйләшә белү
Әкиятне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли белү.
Әкият эчтәлеге буенча диалоглар төзи белү
Шигырьне сәнгатьле укый белү
“Җиләк җыям, как коям” уенын сәхнәләштерә белү.
Текстны аңлап укый белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле
икәнен әйтә белү.
Хикәя эчтәлеге буенча диалоглар төзи белү
Р. Миңнуллин турында белешмә бирә белү.
Р. Миңнуллин шигырьләрен уку
Җәйге ял турында сөйли белү
Җәйге ял темасына диалоглар төзи белү
Сабантуйда катнашу турында сөйләшү
Тема буенча диалог төзи белү.
Өйрәнелгән материалны искә төшерү, кабатлау.
Темага караган, өйрәнелгән лексиканы куллана белү 16
Календарь – тематик планлаштыру №
Дәрес темасы Планлаштырылган нәтиҗә Үткәрү вакыты
шәхси метапредмет предмет план факт
1 Мәктәптә белем бәйрәме Мәктәбең белән горурлану хисе тәрбияләү. Уңай мотив булдыру,уку теләге булдыру. Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү Диалогның төп фикерен аңлау. Өйрәнгән сүзләрне кулланып, дустыңны, укытучыны бәйрәм белән котлау.
Рольләргә бүлеп уку. 1.09 2 Мәктәптә белем бәйрәме Уку әсбапларына карата сакчыл караш, төрле телләрне өйрәнүгә омтылыш тудыру Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.
Уку әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү. Татарча шигырьләрне аңлап, дөрес интонация белән укый белү.
3.09 3 Белем бәйрәме белән котлау тексты язу Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү Иптәшеңне, укытучыны бәйрәм белән котлый белү Лексик берәмлекләрне җөмләләрдә куллану. 5.09 4 Уку-язу әсбаплары
Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. Бу кемнеке? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү, һәм аларны куя белү 8.09 5 Дежур укучы Уңай мотив булдыру, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү
Регулятив: үзконтроль
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.
Коммуникатив : кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; 10.09 6 Дежур укучы Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.
Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән дөрес эш итә белү.
Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү 12.09 7 “Без диктант язабыз” Укыганга бәя бирә белү.
Татарча аралашуга тарту Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: темага караган сорауларга җавап бирә белү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү Укыганга бәя бирә белү.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллану. Текстта туры җавап булмаган сораулар төзү. 15.09 8 М. Галләмова “Чын иптәш” тексты Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре. Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү
Танып белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү Шигырьне аңлау. Сөйли белү.
Шигырьне сәнгатьле уку. 17.09 9 М. Галләмова “Чын иптәш” тексты Эзлекле фикер йөртү күнекмәләре. Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләр табу
Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; Шигырьне аңлау. Сөйли белү.
Шигырьне сәнгатьле уку. 19.09 10 Ш.Галиев “Онытылган” Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: үрнәк буенча эшли белү
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. 22.09 11 Ш.Галиевнең “Онытылган” тексты өстендә эш Укуга омтылыш, үзеңә карата дөрес фикер йөртү Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү
Танып белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү 26.09 12 “Китапханәдә” Китап укуга уңай фикер йөртү Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү
Танып белү: җөмләләр, сораулар төзи белү;
Коммуникатив: кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү Китапханәгә барганыңны, анда нинди китап алганыңны әйтә белү.
Китапханәгә чакыра белү. 29.09 13 “Китапханәдә” текстын уку
Уку теләге булдыру Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү Эзлекле фикер йөртү күнекмәлә-ре. 1.10 14 “Китапханәдә” Уку теләге булдыру Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү Текст буенча сорауларга дөрес җавап бирү. 3.10 15 Ә.Исхак “Сөмбелә” Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. 6.10 16 Ә.Исхак “Сөмбелә” эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив:
әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү 8.10 17 Г.Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?” фикерләрне логик чылбырга салу; Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү Атна исемнәрен әйтә белү.
10.10 18 Г.Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?” Регулятив: хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру
Танып белү: үрнәк буенча җөмләләр, сораулар төзи белү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү 13.10 19 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 15.10 20 “Белем бәйрәме” темасын кабатлау Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив:
әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү 17.10 21 “Белем бәйрәме” темасын кабатлау Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү 20.10 22 Көндәлек режим Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 22.10 23 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү
Танып белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Коммуникатив:
укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; 24.10 24 “Ашханәдә”тексты Регулятив: нәтиҗәле эш алымнарын таба белү
Танып белү: индуктив, дедуктив фикерли белү;
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 27.10 25 “Ашханәдә”тексты өстендә эш Регулятив: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү
Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару 29.10 26
Бари Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре Регулятив: төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау
Танып белү: анализлау, объектларны чагыштыру
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 31.10 27 Бари Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 10.11 28 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү
Танып белү: индуктив, дедуктив фикерли белү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 12.11 29 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү ; хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү
Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару 14.11 30 Х. Гарданов “Икмәк” тексты Регулятив : укытучы ярдәме белән максат куя белү
Танып белү:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү 17.11 31 “Икмәк” тексты өстендә эш Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга өйрәнү.
Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 19.11 32 Ш. Галиев “Кунаклар” Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 21.11 33 Г.Тукай иҗаты белән танышу, шигырьләрен сәнгатьле уку Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 24.11 34 Г.Тукай иҗаты белән танышу, шигырьләрен сәнгатьле уку Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү 26.11 35 Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен уку Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү:
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү 28.11 36 Безнең гаилә Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга өйрәнү.
Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 1.12 37 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 3.12 38 “Акыллы малай” тексты Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү 5.12 39 “Акыллы малай” тексты өстендә эш Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 8.12 40 “Акыллы малай” тексты өстендә эш Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга өйрәнү.
Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 10.12 41 “Ана рәхмәте” тексты Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 12.12 42 “Ана рәхмәте” тексты өстендә эш Регулятив: төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау
Танып белү: анализлау, объектларны чагыштыру
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 15.12 43 Текст. Текстка исем бирү Регулятив: хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру
Танып белү: үрнәк буенча җөмләләр, сораулар төзи белү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү 17.12 44 Диалог төзү күнекмәләре Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү
Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү 19.12 45 Ә.Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен уку Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү 22.12 46 И. Туктарның “Авыраяк” хикәясен уку Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү
Танып белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру
Коммуникатив:
әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү 24.12 47
“Авыраяк” хикәясе өстендә эш Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү: классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 26.12 48 Х.Халиковның “Без ничәү” шигырен уку Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.
12.01 49 Туган якка кыш килде. “Яшел чыршы” шигырен уку Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү: классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү 14.01 50 “Чыршы бәйрәме” текстын уку Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.
Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. 16.01 51 Ә.Бикчәнтәева “Салкын һава, саф һава” Регулятив: үзконтроль
Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.
Коммуникатив : кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү 19.01 52 Һава торышы Регулятив: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү
Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү
Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару 21.01 53 Кышкы уеннар Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. 23.01 54 “Тауда” хикәясен уку Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. 26.01 55 Спорт төрләре Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү 28.01 56 “Дуслар” хикәясен уку Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. 30.01 57 Без хикәя сөйлибез Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. 2.02 58 “Каникулда” хикәясен уку Регулятив: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; 4.02 59 “Каникулда” тексты эчтәлеге буенча диалоглар төзү Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. 6.02 60 “Туган якка кыш килде” бүлеге буенча кабатлау күнегүләре Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү 9.02 61 Татарстан – зур, бай республика Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. 11.02 62 Татарстан шәһәрләре Үз шәһәреңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, эш сыйфатына бәя бирә белү; Танып белү: төрле сүзлекләрдән куллана белү;
Коммуникатив: үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. 13.02 63 Нинди йортта яшибез? Үз милләтеңә, туган-җиреңә ярату хисе уяту Регулятив: эш сыйфатына бәя бирә белү;
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. 16.02 64 Без шәһәргә барабыз Үз шәһәреңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. 18.02 65 “Безнең авыл” текстын уку Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Авыл турында авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. 20.02 66 “Безнең авыл” Үз милләтеңә, туган-җиреңә ярату хисе уяту Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү ;
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; Авыл турында авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. 23.02 67 “Шәһәрдә һәм авылда” бүлеге буенча кабатлау күнегүләре Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, укуга карата кызыксыну хисе булу Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл турында, авыл табигате турында сөйли белү. 25.02 68 “Шәһәрдә һәм авылда” бүлеге буенча кабатлау күнегүләре Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, - укуга карата кызыксыну хисе булу Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл турында, авыл табигате турында сөйли белү. 27.02 69 “Тәмле сүзләр” текстын уку Әйткән һәм язган сүзләрең өчен җаваплылык хисләре булу; Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү. Текстны сәнгатьле укый белү.
1.03 70 Туган көнгә кемне чакырабыз? Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; Регулятив: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 3.03 71 Дусларны каршылыйм Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү 5.03 72 “8 Март – әниләр бәйрәме!” текстын уку
Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. 8.03 73 Бәйрәм белән котлау язу Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, эш сыйфатына бәя бирә белү; Танып белү: төрле сүзлекләрдән куллана белү;
Коммуникатив: үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү. 8 нче Март бәйрәме белән котларга өйрәнү, котлау хаты язу 10.03 74 “Трамвайда” хикәясен уку Укырга теләк булу, телне өйрәнүгә теләк булу.
Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив:
парларда һәм күмәк эшли белү; Хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлек сөйли белү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү, өлкәннәрне хөрмәт итә белү.
12.03 75 “Трамвайда” хикәясе буенча диалогик-монологик сөйләм Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. “Трамвайда” тексты эчтәлеге буенча диалоглар төзи, эчтәлеген сөйли белү.
15.03 76 Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясен уку Укырга теләк булу, телне өйрәнүгә теләк булу.
Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. “Өч ул” хикәясен
сәнгатьле укый, эчтәлек сөйли белү. 17.03 77 Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе буенча диалогик-монологик сөйләм Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү Хикәянең эчтәлеге буенча диалоглар төзи, эчтәлеген сөйли белү.
19.03 78 “Әдәпле булыйк” бүлеген кабатлау Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү, укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
Танып белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү, исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү, өлкәннәрне хөрмәт итә белү. Әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Диалоглар төзи белү.
29.03 79 М.Галләмованың “Дуслар ” хикәясен уку Укырга теләк булу, телне өйрәнүгә теләк булу.
Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Хикәяне сәнгатьле уку, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. 31.03 80 “Дуслар ” хикәясе буенча диалогик-монологик сөйләм Татарча аралашуга тарту.
Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Хикәянең эчтәлеге буенча диалоглар төзи, эчтәлеген сөйли белү.
2.04 81 Акмуен – яраткан песием Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Песиләрнең кушаматын әйтә белү. Аларны ничек караганны сөйли белү барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. 5.04 82 Минем песием. Монологик сөйләм Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Песиләрне ничек караганны сөйли белү барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү 7.04 83 Ләйләгә песине эзләргә булыш Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. 9.04 84 ”Кем нәрсә ярата?” әкиятен уку Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;
Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. 12.04 85 Яраткан хайваным. Иҗади эш Татарча аралашуга тарту Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү, укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
Танып белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
Коммуникатив: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү, әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү Яраткан хайван турында кыскача сөйли белү. 14.04 86 “Кечкенә дусларыбыз” темасын кабатлау Укырга теләк булу, телне өйрәнүгә теләк булу.
Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Яраткан йорт хайваннарының кушаматларын әйтә белү. Аларны ничек караганны сөйли белү барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. 16.04 87 “Җәй җитте” текстын уку Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту. Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. 19.04 88 Бирегез әле, әйтегез әле төзелмәләре Татарча аралашуга тарту Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. 21.04 89 “Төсләр” әкиятен уку Күршең белән хезммәттәшлек итү Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. 23.04 90 Әкият эчтәлеге буенча диалоглар төзү Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү Әкиятнең эчтәлеге буенча диалоглар төзи, эчтәлеген сөйли белү.
26.04 91 Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп” шигыре Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту; Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. 28.04 92 “Җиләк җыям, как коям” уены Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. 30.04 93
Х.Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе Укырга теләк буллу, телне өйрәнүгә теләк булу.
Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү 3.05 94
Х.Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе эчтәлеге буенча диалоглар төзү Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү. Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү 5.05 95 Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү, укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
Танып белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
Коммуникатив: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү, әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү Шагыйрьнең иҗаты белән танышу 7.05 96 Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып-белү: дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү. Р.Миңнуллин турында сөйли белү, аның турында сорау-җавап бирә алу 10.05 97 Җәйге ял Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту. Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, эш сыйфатына бәя бирә белү; Танып белү: төрле сүзлекләрдән куллана белү;
Коммуникатив: үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. 12.05 98 Җәйге ял темасына диалоглар төзү
Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү. Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү, укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү. Җәйге ял турында диалоглар төзи белү.
14.05 99 Без Сабантуйга барабыз Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту. Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
Танып белү: үрнәк буенча эшли белү;
Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. 17.05 100 “Сабантуйда” темасына диалоглар төзү Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту; Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;
Танып белү: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. 19.05 101 Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).
Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә актив куллану 21.05
102 Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;
Танып белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;
Коммуникатив: укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә актив куллану 24.05 Укучыларның белем күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү нормалары.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуныңсыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештырушартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңайысуллардан файдаланырга кирәк.
Тыңлап ацлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.
Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап, һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, сорауларга язмача җавап бирү, темаларга караган кечкенә хикәяләр язу.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
Телдән җавап бирүне тикшерү
Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү — иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрүтелдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;
2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;
3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;
4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.
Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:
№ Эш төрләре Сыйныфлар
I II III IV
1. Тыңлап аңлау Сүзләр, сүзтезмә
ләр 0,1-0,2 минут 0,2-0,4
минут 0,3-0,5
минут
2. Диалогик сөйләм 3 реплика 4 реплика 5 реплика 6 реплика
3. Монологик сөйләм 4 фраза 5 фраза 6 фраза 7 фраза
4. Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү 2 2 3 4
5. Уку 15-25 сүз 25-35 сүз 35-45 сүз 45-55 сүз
6. Язу: күчереп язу (гади җөмлә) 1-2 җөмлә 3-4 җөмлә 4-5 җөмлә 5-6 җөмлә
сүзлек диктанты 5-6 сүз 7-8 сүз 8-9 сүз
Сочинение (өйрәнү характерында) 4-5 җөмлә 5-6 җөмлә
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулымонологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»лекуела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Белем бирү процессында материаль – техник чаралар.
Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:
- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;
- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
- лингафон кабинеты; - электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;
- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.
3.Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, “Мәгариф”, 2008
4.Р. З. Хәйдәрова. “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан,“Татармультфильм”,2013.
5. Р.З. Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина,Г.И.Газизуллина.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.Казан, “Татармультфильм”,2013
6. Басма әсбаплар: грамоталылыкка өйрәтү комплекты:хәреф җыелмасы,язма хәрефләрнең үрнәкләре,грамматик материалны үзләштерү өчен таблицалар,сюжетлы картиналар наборы,сүзлекләр.
7. Электрон ресурслар
http://mon.tatarstan.ru/ http://belem.ru/
Кушымта.
Контроль тестлар
I.
Переведи слова и словосочетания:
Белем бәйрәме –_____________
уңышлар телим - _____________
котлыйм-_____________
күңелле тәнәфес-_____________
тәртипле укучы-_____________
бетергечне бир әле-_____________
хатасыз яза-_____________
Спроси соседа по парте:
А) Есть ли у неё новый дневник
Б) Где находится его учебник;
В) Когда начинается второй урок?
3) Угадай, чьи эти учебные принадлежности (Минем, синең, аның) _____________шакмаклы дәфтәрем; _____________ көндәлегең; _____________сызыклы дәфтәрең; _____________ китабы; _____________сумкасы; _____________бетергечем.
4) Выбери правильный перевод словосочетания:
Девять книг-
А) Тугыз китаплар;
Б) Тугызынчы китап;
В) Тугыз китап.
5) Выбери правильное окончание:
А) Син укытучы... чәчәк бүләк иттеңме?
Б) Мин тәнәфес... ашханә.... ашадым.
В) Укучы мәктәп... өй... сәгать бер... кайта(возвращается).
Окончания: - тән; - тә; - га; - дә; -гә.
II.
1) Поздравь друга с праздником 1-го сентября (3-4 предложения)
Кадерле дустым ____________ ! Сине ________________________________________
____________________________________________________________________________
____________________________________________________________________________
____________________________________________________________________________
2) Скажи маме, что у тебя нет словаря, тетради.
Попроси маму купить 15 тетрадей в клетку, 20 тетрадей в линейку (сатып ал әле, зинһар!)
Әнием, _________________________________________________________________________
______________________________________________________________________________
3) Напиши слова во множественном числе.
Идән_____, чәчәк______, дәрес____, урам______, тәрәзә______, рәсем______, бәйрәм_____, өстәл _____,такта_____, акбур_____, бетергеч_____белем______.
4) Выбери правильное окончание:
А)Син дус... өй эше әзерләргә булышасыңмы?
Б) Мин китапханә.... китаплар алдым.
В) Ул иртән мәктәп... сәгать сигез... килә.
Окончания: - дән; - ка; - дә; -кә.
III.
1).Спроси соседа по парте:
- Дустым, ....
А) Есть ли у него словарь;
Б)Что им задали на дом;
В) Сколько уроков будет завтра?
2) Угадай, чьи эти учебные принадлежности( Минем, синең, аның)
_______________шакмаклы дәфтәре; _______________дәреслегең;
_______________сызыклы дәфтәрем; _______________ мәктәбе; _______________ сумкам; _______________ акбурым.
3)Спроси соседа по парте:
- Дустым, ......
А) Есть ли у неё новый дневник; В) Есть ли у него словарь; Ә)Что им задали на дом Г) Сколько уроков будет завтра.; Б) Где находится его учебник; Д) Когда начинается второй урок.
IV.
1) Напиши словосочетания : Образец: А Уңышлар -е) телим;
А Уңышлар е ) телим а шалтырый
ә Тәртипле ) ә билге
б Кыңгырау ) б күнегү
в Начар ) в укучы
г Күңелле ) г дәреслек
д Хатасыз ) д котлыйм
е Кирәкле ) е телим
ё Укытучыны ) ё тәнәфес
2) Выбери правильное окончание:
А) Син дус... өй эше әзерләргә булышасыңмы?
Б) Мин китапханә.... китаплар алдым.
В) Ул иртән мәктәп... сәгать сигез... килә.
Окончания: - дән; - ка; - дә; -кә.
А) Син укытучы... чәчәк бүләк иттеңме?
Б) Мин тәнәфес... ашханә.... ашадым.
В) Укучы мәктәп... өй... сәгать бер... кайта(возвращается).
Окончания: - тән; - тә; - га; - дә; -гә.
3) Выбери правильный перевод словосочетания:
Трое друзей -
А) Өченче дус;
Б)Өч дус;
В) Өч дуслар.
4) Составь предложения со словами: матур, күлмәк, сатып ала, әни.


Тәрҗемә итү өчен текстлар
Безнең сыйныф
Без өченче сыйныфта укыйбыз. Бу — безнең сыйныф бүлмәсе. Дәресләр сәгать сигездә башлана. Бүген дүрт дәрес: математика, рус теле, татар теле һәм җыр дәресе була.
Дәрестә без укыйбыз, язабыз, сөйлибез, тыңлыйбыз. Ә тәнәфестә уйныйбыз, ял итәбез.
Безнең гаилә.
Безнең гаилә зур. Гаиләдә биш кеше бар: әбием, әтием, әнием, энем һәм мин. Әбием карт. Ул эшләми. Әнием -укытучы. Уп мәктәптә эшли. Әтием заводта эшли. Энем кечкенә. Ул бакчага йөри. Мин өченче сыйныфта укыйм.
Безнең гаиләбез тату.
Минем әни.
Минем әни поликлиникада табибә булып эшли. Ул балаларны дәвалый. Әнием балаларны бик ярата. Шуңа күрә ул бик тырышып эшли. Ул мәктәптә дә, балалар бакчасында да була. Мин дә табибә булырга телим.
(Ә. Бикчәнтәевадан)
Минем апам.
Минем апам бар. Аның исеме — Зөһрә. Ул унынчы сыйныфта укый. Апам бик яхшы укый. Аның дусты Роза да яхшы укый. Алар бер сыйныфта укыйлар, бер йортта яшиләр. Минем апам укытучы булырга тели.
Шәһәрдә.
Минем исемем — Рөстәм. Мин авылда яшим. Ә шәһәрдә минем дустым Равил яши.
Җәй көне мин шәһәргә кунакка бардым. Шәһәр матур. Аның урамнары киң. Урамда автобуслар, трамвайлар, матур машиналар йөри. Миңа шәһәр бик ошады.
Авылда.
Мин шәһәрдә яшим. Җәйге каникулда мин абыем белән авылга кайтам. Авылда әби белән бабай яши. Без аларга булышабыз.
Авылда безнең дусларыбыз да бар. Алар белән елгага су коенырга, урманга җиләк җыярга барабыз. Урманда гөмбә, җиләк күп.
Мәктәп бакчасында.
Бүген көн матур һәм җылы булды. Яңгыр яумады. Җил дә исмәде.
Дәрестән соң укучылар бакчага чыктылар. Алар түтәлләр ясадылар. Кызлар түтәлләргә чәчәкләр, яшелчәләр утырттылар. Ә малайлар су сиптеләр. Балалар бик тату эшләделәр. Бакча матур булды.
Урманда.
Менә урман. Анда каен, усак, нарат, чыршы, имән агачлары үсә.
Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен дә яши. Урманда зур пошилар, энәле керпеләр дә бар.
Урманда матур, күңелле, рәхәт.
Кыш.
Көн матур, аяз. Урамда кар күп.
Мәктәп янында шугалак бар. Миша белән Юра шугалакка баралар. Анда кеше күп. Миша да, Юра да тимераякта яхшы шуалар. Малайларга шугалакта бик күңелле.
Май ае.
Май — матур, ямьле ай. Майда табигать уяна. Агачлар яфрак яра. Кошлар сайрый. Аланнарда, болыннарда чәчәкләр үсә. Иң беренче умырзая чәчәк ата. Ул бик матур. Аннары энҗе чәчәгенең дә ак чәчәкләре күренә. Шомырт та ак чәчәк ата. (36 сүз)
Җәй көне.
Җәй! Матур, җылы җәй җитте! Җәйге каникул башланды. Балалар җәй көне ял итәләр. Алар су коеналар, кояшта кызыналар, балык тоталар, урманда җиләк һәм гөмбә җыялар. Балалар саф һавада уйныйлар. Алар җәйне яраталар.
Cәламәт булырга телим.
Сәламәт булу өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Мин көн саен иртән зарядка ясыйм. Җәй көне елгада йөзәм, ә кышын чаңгыда, тимераякта шуам. Кыш көне малайлар белән бергә хоккей уйнарга яратам.