Мероприятие для нач классов Хуш, башлангыч мэктэбем


Хуш, башлангыч мәктәбем!
(4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.)
Диана.Дуслар бүген нинди көн?  
Сез беләсездер бәлкем?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Бүген безнең бәйрәм көн!
 Алинә._Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде һәммәбез.
Уку елын тәмамлыйбыз,
Бүген соңгы көнебез.
Юля: Кыңгырау чыңы дүртләрне Дәшә соңгы дәрескә Ягез дуслар каршы алыйк Кул чабып һәр шәхескә
(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары музыка астында чыгалар)
Алёна Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым ,
Сумка тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .
Костя. Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан
Эльвира.Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
Денис. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,
Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә
Син инде уйнарга бармыйсың ,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә....
Җыр “ Балачак-бәхет иле “
Балачак бездә генә дип Уйлый күрмәгез тагын Илләрнең дә, гөлләрнең дә
Була шат бала чагыКушымта:
Балачак бәхет иле ул,
Кояшлы хыял иле
Ал гөлләргә уратылган
Ул чорның һәр мизгелеЮлбарысның жирафларның
Нәп- нәни чагы була Фил малае көннәр буе
Кырда күбәләк куа
3.Үсмер еллардан истәлек
Күңелдә шатлык кала
Шуңа һәркем бала чагын Сөенеп иска ала.
Венера( алга чыга,кулында кыңгырау). Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем тавышымны тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.
Регина( алга чыга, кулында әлифба китабы). 4 ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез.
Руслан. Әлифба, син барлык фәннең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
Җыр “Әлифбам”
И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың
Нәкъ нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.
Диана. Бездән дә бәләкәй булгансыз
Сез мәктәпкә килгәндә.
Кара ничек зур үскәнсез
бишенчегә күчкәндә.
Крестина. Өйрәндегез башлангычта
Хәреф танып,саннар язарга,
Кешеләрне Һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Венера. Дәресләрдә янып-пешеп
Чиштегез мәсьәләләр.
Әкият,шигыръ укыдыгыз,
Күп әдәби әсәрләр.
Юля.Җиз кыңгырау чыңы сезне
Илтә олы юллрга
Зур уңышлар юлдаш булсын
Сезнең барыр юлларда
Регина. Ак юл сезгә дүртенчеләр
Телиләр өчләр
Авырлыкны җиңү өчен
Табыгыз көчләр
Алинә. Сау булыгыз,апалар!
Сау булыгыз,абыйлар!
Сезнең арттан куып җитәрбез без,
Тик салыгыз безгә ак юлларРуслан. Җиз кыңгырау чыңнарында
Сагышлы көй яңгырый
Дүртенчеләр безнең белән
Хушлашу җырын җырлый
Җыр “Начальная школа”Пусть осень пройдет золотая,
Метель бушевать перестанет
И солнце, смеясь и сверкая,
В начальные классы заглянет.

Здесь к знаниям новым спешили
Мы с первым учителем вместе,
Росли, удивлялись, дружили
И пели любимые песни.

Припев:
Листвой шелестит сентябрь
И вновь расцветает май.
Мы будем любить тебя,
Начальная школа, знай!

Наш класс, озорной и веселый.
Зачеты, уроки, задачи…
Сегодня начальная школа
Нам в жизни желает удачи!

Откроются двери, и снова
Ты встретишь своих первоклашек.
Мы знаем, начальная школа,–
Ты в сердце останешься нашем
Эльвира. Кайчан гына нәни килеш Мәктәпләргә бергә килгәнбез. Белем үрләренә менә-менә, Бишенчегә инде җиткәнбез.
Денис. Укытучым, ничә сынасам да, Гел елмаеп карый күзләрең. Җыелыштык синең янәшәңә Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.
Костя. Кайчан тудык, кайчан үстек, Бу гомер бик тиз үтә. Хуш, башлангыч, аерылабыз, Безне киләчәк көтә.
Алёна. Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучы!
Эльвира.Укытучыларыбыз!Баш иябез бүген сезнең алда,Бурычлыбыз сезгә гомергә.Өйрәттегез «Дус hәм тату булып,Яшәгез!»-дип шулай гомергә.        
Алёна.Шулай ук, тәмле ашлары белән безне сыйлаган, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәр Клава апага, кыш буе мәктәпне җылытучы Резеда апага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Костя.Хөрмәтле Клава апа , Резеда апа!
Тормышыгыз гөрләп торсын,
Күрмәгез кайгы-хәсрәт,
Үткәрегез гомерегезне
Сөенеп һәм бик рәхәт.
Бергә
Барысы өчен рәхмәт, мәктәп!
Рәхмәт сиңа, кара такта!
Рәхмәт сезгә, Әти-әни!
Рәхмәт, укытучылар(! Барысына да чәчәкләр тапшырыла)
Җыр. “Укытучым”
1.Язгы кояш нурын сипкән кебек
Яктыртасың барыр юлымны.
Акыл көчен өстәп хисләреңә
Өләшәсең йөрәк җылыңны.
Укытучым, белем биреп
Һәрчак алга әйдисең.
Күңелләрне күңелләргә
Җепләр белән бәйлисең.
2.Гел дөреслек синең күзләреңдә,
Гел ихласлык синең җаныңда.
Кояш тирәсендә әйләнгәндәй
Укучылар һәрчак яныңда.
3.Саф йөрәкле укытучым
Зур хөрмәткә лаек кеше син.
Хаклык өстәп бала күңеленә
Безгә үрнәк булып яшисең.
Денис. Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле. Алар -әти-әниләребез. Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.
Алёна. Тик син генә, әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың.
Юрганымны килеп япкансың.
Костя. Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,
Хәтеремдә калыр бу сүзең.
Гомер буе якты маяк булып,
Нур сибәрмен сиңа мин үзем.
Эльвира. Әткәй-әнкәй - минем пар канатым.
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп
Яшик әле, яшик бергәләп.
Денис. Акыллы сүзең, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе - ул сез икәнсез.
Алёна. Сезгә саулык телим һәр адымда,
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән
Карыйм сезгә сөеп, яратып.
Җыр. \ — Мамочка - Милая, Мама Моя
Зореньки краше и солнца милейТа, что зовётся мамой моей.Мамочка, милая, мама моя,Как хорошо, что ты есть у меня!Мамочка, милая, мама моя,Как хорошо, что ты есть у меня!Ветер завоет, гроза за окном,Мамочка в доме – страх нипочём.Мамочка, милая, мама моя,Как хорошо, что ты есть у меня!Мамочка, милая, мама моя,Как хорошо, что ты есть у меня!Спорится дело, веселье горой –Мамочка, значит, рядом со мной.Мамочку милую очень люблю,Песенку эту я ей подарю.Мамочку милую очень люблю,Песенку эту я ей подарю.
Алып баручы. Инде сүзне әти-әниләргә бирик.
(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)
Костя. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,
Безнең күңел янә сафланыр.
Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,
Эзләребез мәңге сакланыр.
Эльвира. Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың.
Денис.Якты сыйныф, укытучы апа,
Без китәбез инде, каласыз,
Нинди яхшы балалар иде диеп,
Безне дә бер искә алырсыз.
Алёна.Җитте хушлашу сәгате,Сау бул, башлангычыбыз. Һәм мондагы бик кадерле, Беренче укытучыбыз.
Җыр :”сау бул мәктәп”
1)Гөрләп узды мәктәп елларыбызБик тиз җитте аның азагыБүген безнең бәгерләрне өзәКыңгырауның соңгы авазы
Кушымта:Сау бул мәктәп сине онытмабызБез киткәнгә калма боегыпЕллар үткәч, күрешергә теләпБер кайтырбыз әле җыелып2)Саубуллашып мәктәбебез беләнТаралабыз төрле якларгаУкытучы апа- абыйларныңИзге теләкләрен акларга
3)Чәчкә кебек бала чагыбыздаМәктәп булды күмәк йортыбызИзге җанлы укытучыларныКүңел түребездә йөртербез.Укытучы : Кадерле балалар ! Сезне чын күңелемнән шушы истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм.Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар телим.Барыр юлларыгыз, таң нурыдай якты,салават күпередәй нурлы, керсез йөрәгегез эчкерсез,хыялларыгыз татлы булсын. Мәктәпне яхшы гына укып чыгыгыз, теләгән һөнәрләрегезне алыгыз. Бер-берегезгә, әти-әниләрегезгә яхшылык кылыгыз, ул яхшылык үзегезгә дә йөзе белән кайтыр.
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә
Үтте бик күп айлар, үтте еллар,
Күз алдында үсеп җиттегез
Белем үрләренә омтылдыгыз
Башлангычта канат ныгыттыгыз
Хәзер инде очып китәсез
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен
Эшләрегез һәрчак уңай булсын
Изге хисләр минем йөрәктә
Хәерле юл сезгә, укучыларым
Каламын мин шушы теләктә
Бәхетле, сәламәт булыгыз
Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Кадерле укучыларым! Сезнең барыгызны да, 4 сыйныфны тәмамлап,5 сыйныфка күчүегез белән котлыйм1 Атлыйсы юллрыгыз ак, йөзегез якты булсын!.Уңышлар сезгә
Еллар шавы баса алмыйСоңгы звонок тавышын,Һәр көн сине күрә алу HYPERLINK "http://erlar.ru/node/1623" Бәхет иде, классташым.
Соңгы дәрес, соңгы звонок,Ник бераз соңламадың;Сүзсез генә сөюемнеКүземнән аңламадың.
Көн дә иртән сине көттемАлдан килеп дәрескә.Юксына ук башлый идемМин сине тәнәфестә.
Соңгы дәрес, соңгы звонок,Ник бераз соңламадың;Сүзсез генә сөюемнеКүземнән аңламадың.
Озын тәнәфес шикелле,Аерылган елларым.Башланыр да яңа дәрес,Килерсең күк елмаеп.
Соңгы дәрес, соңгы звонок,Ник бераз соңламадың;Сүзсез генә сөюемнеКүземнән аңламадың.
Кадерле укучыларым! Сезнең барыгызны да, 4 сыйныфны тәмамлап,5 сыйныфка күчүегез белән котлыйм1 Атлыйсы юллрыгыз ак, йөзегез якты булсын!
Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә.
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре
Килгән көнем белем иленә.
  Кушымта:
  Кыңгыраулы мәктәп елларына
  Алып кайта мине уйларым.
  Укытучы апам дәшә сыман:
  Улларым сез минем, кызларым.
Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,
Алып киттең тормыш юлыннан.
Авыр чакта ярдәм кулын суздың,
Сакладың син ялгыш адымнан.
Кушымта.
Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,
Туган илне, әткәң-әнкәңне.
Гомерең буе халкың өчен тырыш,
Онытма син туган телеңне.
Кушымта.
КОТЛАУ ТЕКСТЫ:

Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырый. Шул якты да, моңсу да мизгелегез белән котлыйм сезне!
Май ае ул – шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт.
Күңелегездә көн дә кояш, көн дә яз булсын!
Саулык телим Сезгә, бәхет Сезгә!
Гомер юлыгыз гөлләргә күмелсен!