“Туган ягым – яшел бишек” Экологик темага ?тк?релг?н ?д?би — музыкаль кич?.


Минзәлә муниципаль районы “К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшеге
урта гомуми белем мәктәбе
“Туган ягым – яшел бишек”
Экологик темага үткәрелгән әдәби - музыкаль кичә.
Салахова Лена Мөбәрәк кызы –
1 нче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
2015 – 2016 нчы уку елы
Чараның максаты:
Язучыларыбызның, композиторларыбызның табигать темасына язылган шигырьләре, җырлары аша укучыларда табигатькә аңлы, сак караш, мәхәббәт, соклану хисләре тәрбияләү;
Балаларга табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтү;
Илдәге экологик хәлнең никадәр кискен булуын аңлату һәм табигатьне саклау өстендә киң эш җәелдерү.
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: «Кешеләр, саклагыз табигатьне» темасына укучыларның табигатьне саклау турында язган сочинениеләре, «Табигать һәм без», «Табигатьне ярат һәм сакла» темаларына рәсем. Урман бабае, Су кызы, Җир -Ана, ял итүче балалар булып киенгән укучылар, «Челтер, челтер чишмәбез» дигән баш астында Татар Мөшегесе авылы чишмәләре сулары салынган графиннар, кунакларга, тамашачыларга тарату өчен әзерләнгән дару үләннәре салынган пакетлар, аудиоязмада чишмә, кошлар тавышы.
1 укучы.
Туган ягым! Кавказ кебек булмаса да, тауларың бар,
Каспий кебек булмаса да, суларың бар.
Тайга кебек булмаса да, урманың бар,
Мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар.
2 укучы.
Туган илкәй!
Ни аһәңле назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен.
Ишетәм анда яфракларның серле шавын,
Тау астында салкын чишмә чылтыравын.
Саклыйм анда чын мәхәббәт, сөю хисен,
Аннан алам мәңге сүнмәс яшәү көчен
3 укучы. Безнең як
Сабаннар үткән актарыпБасулар җәйрәп ята.
Ипигә ягып ашарлык
Кара җир безнең якта.
Язлардан җылы пар алып,
Уҗымнар үскән чакта.
Кара җир безнең якта.
4 укучы.
Балкып чыкты яз кояшы
Күксел томан артыннан.
Басу-кырлар сулыш алды,
Күтәрелде пар - томан.
Умырзаялар уяндыТургайларның җырына.
Ак күлмәкле каен кызыТөренде яз нурына.
(Җыр «Туган ягым»)
А.б. Әйе, туган җир, туган авыл, Табигать – Анабыз, челтерәп аккан чишмәләр, саф һавабыз, яшел урманнарыбыз, бай кырларыбыз, балыклы күлләребез - болар барысы да безгә бик газиз, кадерле. Алардан башка безгә яшәү дә юк.
Ә менә шушы җанга газиз, мактаулы, җырларда җырланган Табигать – Анабызны ни дәрәҗәдә саклыйбыз соң без? Кадерен беләбезме без аның? Кадерле дуслар! Шул турыда уйланып караганыгыз бармы сезнең? Менә бүген без шушы залга әлеге сорауларга җавап эзләргә, бергәләп катлаулы мәсьәләләрне чишәргә җыелдык. Бүгенге кичәбезнең исеме - «Туган ягым - яшел бишек » дип атала һәм
КЕШЕЛӘР, САКЛАГЫЗ ҖИРЕБЕЗНЕ! дигән девиз астында үтә.
4 укучы. Табигатебезнең бик нык пычрануын, экологик хәлнең кискенләшүен кешелек дөньясы бик соң аңлый башлады. Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, туфракларыбыз көннөн – көн агулана. Чит илләрдән кергән ашамлыклар, үзебездә чыкканнарның кайберләре сыйфат сертификациясе үтмәгән. Сәламәтлек акчага сатылмаса да, авыруларны акчага сатып алабыз булып чыга бит.
Музыка астында Җир – Ана булып киенгән укучы керә.
Җир - Ана.
Мин елыйм, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Мин елыйм, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларныКемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулайӘрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Мин елыйм, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу җир шары
Яшәр микән?
А.б. Ә хәзер без сезгә уйлану, фикер алышу өчен бер күренеш тәкъдим итәбез.
Музыка (Урман аланында күренеш. 3 кыз килеп керә)
Кошлар тавышы.
1 нче кыз. Йөри-йөри күп җир үттек инде. Әйдәгез, бу матур аланга туктап ял итеп алыйк.
(кызлар кулларындагы чәчәкләрен уртага куеп утыралар)
2 нче кыз. Эх! Урман тулы матур – матур чәчәкләр, өзмичә түзеп булмый. Карагыз әле, кызлар, җыя торгач, чәчәкләребез бер өем булган.
3 нче кыз. Бу кадәрле чәчәкләрне өйдә бернинди дә вазага сыйдырып булмас инде. Әйдәгез, яртысын ташлыйк та калдырыйк.
1 нче кыз. Шулай шул, артык йөк итеп күтәреп йөрмик. Болай да арып беттек.
(Аланга бер малай керә. Кулында сындырылган агач ботагы. Ул агачлар сындыра, куакларга суккалый)
Малай. Оя таптым, кош оясы. Килегез йомыркаларын карыйбыз.
1 нче кыз. Кагылма ояга,.Малай. Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди матур? Хәзер мин аларны алам (кулын ояга суза).
( Шул вакытта залда күк күкрәгән, куркыныч тавыш ишетелә һәм куаклар арасыннан Урман хуҗасы килеп чыга)
Урман хуҗасы. Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме агачларны сындыргансыз! Күп итеп чәчәкләр җыйгансыз.
( Балалар бер – берсенә карашып, куркып калалар)
1 нче кыз. Исәнме, бабакай.
2 нче кыз.Син кайдан килеп чыктың?
3 нче кыз. Кем син?
Урман хуҗасы. Мин – табигать сакчысы. Исемем – Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Ә сезне, тәртипсез балаларны мин хәзер, мин хәзер... таягымны селтәп җибәрәм дә, өегезне дә таба алмаслык итеп сихерлим. Аңладыгызмы?
Балалар. Бабакай. Зинһар кичерә күр безне. Без бүтән беркайчан да алай эшләмибез.
Малай. Гафу ит безне, урман хуҗасы.
Урман хуҗасы. Бер юлга гафу итәм һәм мин сезне чын табигать сөюче балалар белән таныштырасым килә. Алар табигатьнең чын дуслары.
(Бер төркем укучылар килеп керә)
1.Без табигать сөючеләр һәм аны саклау буенча бик күп эшләр башкарабыз.
2. Ел саен апрель, май айларында мәктәп һәм авыл территориясен җыештырабыз, агачлар утыртабыз, шимбә өмәләрендә катнашабыз, авылны чүп-чардан арындырабыз.
3. Җәй буе мәктәп яны тәҗрибә участогында эшлибез, яшелчә, җиләк-җимеш һәм гөрләтеп чәчәкләр үстерәбез.
4.Урман хуҗалыгына каен бөреләре җыюда, яшь агач үсентеләре үстерүдә булышабыз.
5.Ел саен мәктәп территориясенә кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясап куябыз.
6.Урманга, су буйларына, тауларга экскурсияләр оештырабыз, үсемлекләрне, табигатьне өйрәнәбез. Ә сезне, кечкенә дусларыбыз, үзебезнең янга түгәрәккә чакырабыз, без сезне күп нәрсәләргә өйрәтербез.
2 кыз. Рәхмәт сезгә, без өйрәнергә әзер.
Урман хуҗасы. Менә бик яхшы, балаларым. Бергәләп өйрәнегез, эшләгез. Ә мин урманнарымны әйләнеп, карап кайтыйм әле.
Балалар. Бабай, без дә синең белән барабыз, иярт әле безне.
Урман хуҗасы. Әйдәгез, әйдә, улларым-кызларым.(Урман хуҗасы балалар белән чыгып китә)
1.Буш вакытларыбызда күңелле итеп ял итәбез, табигать турында җырлар өйрәнәбез. Бүген сезгә бер җырыбызны бүләк итәбез.
( Җыр «Туган як»)
(шигырь сөйләүче балалар чыга)
1.И күңелле җәй көнендә
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
2.Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын туздырмагыз
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз!
3. Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул – безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
4. Ә минем сезгә әти белән беренче тапкыр урманда булгач, нинди хисләр кичерүем турында җырлыйсым килә.
(Җыр «Барган идем»)
( Сәхнәгә югары класс кызлары чыга. Укучылар чыгышы )1.Безнең Татар Мөшегесе авылының табигате бик бай. Ә аның иң зур байлыгы булып чишмәләр тора.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.
2.Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигъри юллары, балачагыбызның онытылмас бер хатирәләре булып, күңелебезнең иң кадерле бер почмагында саклана. Чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр.
А.б.Хөрмәтле кунакларыбыз, дусларыбыз! Без чишмә суларыбызны бирегә алып килдек, күргәзмә ясадык, хәзер сезгә дә тәкъдим итәбез.
(Чишмә көе яңгырый, кызлар кунакларны чишмә суы белән сыйлыйлар)
2.Ага чишмә чылтыр-чылтыр...Халкым, җир куеныннан ургып чыккан чишмәләребезне зурлап көйләр, җырлар чыгарган. Аларны һәрвакыт карап, чистартып торган.
( Залга «Су кызы» киеменнән бер кыз керә. Ул бик пычранган)
Су кызы. Уф... уф... үләм бугай.
А.б. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсый? Ни булды, сөйлә тизрәк?
Су кызы.
Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?
Мин сулыш бирдем, сусауны бастым, сулы иттем,
Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,
Назладым сезне, хушландырдым,
Агымсуларда суларыгызны агыздым.
... Инде хәзер, Су була торып,
Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.
Мин – су
Ишетәсезме?
Сукранып яшим,
Сулкылдап елыйм,
Сусадым чисталыкка –
Ничек чистарыныйм?
Мин – су, тончыгам,
Сулышым кысыла,
Сукыр булмасагыз, коткарыгыз! (Су кызы идәнгә егыла)
А.Б. Чынлап та, балалар, Су кызын коткарырга кирәк. Күрәсезме аңарга әллә нәрсәләр ябышып беткән.
( Укучылар сөйли һәм Су кызын чүпләрдән чистарта )
Менә бу агу савыты,
Бусы күгәргән чиләк,
Чери башлаган агач кисәкләре,
Пластик шешәләр,
Ватык пыяла,
Иске аяк киемнәре,
Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса). Рәхмәт сезгә! Мине пычрактан чистарттыгыз. Миңа хәл кереп китте.
А.б. Менә күрәсезме, дусларым, әле бөтен җирдә дә сулыкларыбыз чиста түгел. Сез, табигать сөюче дусларым, бу эшне үз өстегезгә алыгыз, чөнки су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин бит.
(Урман хуҗасы килеп керә)
Урман хуҗасы. Кадерле дусларым! Менә минем сезгә бер соравым бар. Сез урманда, су буйларында үзегезне тоту кагыйдәләрен беләсезме? (Балалар җавабы) Бик зур рәхмәт. Барысын да беләсез икән.
Урман хуҗасы . Бик рәхмәт сезгә, балалар. Шулай саклагыз инде табигатьне! Мин дә күчтәнәч белән килдем.
Уздым калын урманны,
Болынны, үзәннәрне
Очраттым мин бар җирдә,
Дарулы үләннәрне.
Мин үзем белән ияртеп урманнан сезгә дару үләннәремне алып килдем. Килегез әле монда, балакайларым.( Башларына чәчәк калфаклары кигән укучы кызлар чыгып тезеләләр).
Мәтрүшкә.
Мин мәтрүшкә, тыйнакмын
Зәңгәр чәчәк атамын.
Җанга, тәнгә, ләззәт биреп,
Хуш исләр таратамын.
Ромашка.
Сары төсле бал кебекАк чуклары кар кебек,
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар – эч белеп.
Гөлҗимеш.
Җимеш тә мин,
Гөл дә мин.
Витаминның оясы,
Барасы да җыясы.
Каен җиләге.
Бигрәк тәмле булса да,
Кызыктырып торса да,
Ашамадым, капмадым,
Әниемә сакладым.
Балан.
Суымны эч авырсаң:
Йөткерсәң, йә карлыксаң –
Шәп дару юк моннан да
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да.
Энҗе чәчәк.
Чәчәкләре ак кына,
Ап-ак кына, вак кына.
Үзен мактап сөйлиләр:
«Дәвалаучы ул», - диләр.
Гөлбадран.
Кинәт таеп егылсаң,
Аягың сыдырылса,
Миңа гына килегез,
Ярдәмем зур, белегез.
Тузганак.
«Өф!» - дип бер өргән идем,
Очты китте югалды,
Тик иң кирәк өлеше –
Тамыры безгә калды.
А.б. Хөрмәтле кунаклар! Сезгә күчтәнәчкә Татар Мөшегесе авылы урманнарында үскән дару үләннәребезне әзерләдек. Рәхим итеп алыгыз.
(Матур музыка астында барлык залда утыручы кунакларга кечкенә пакетларга салынган дару үләннәре тарату оештырыла)
А.Б. Дару үләннәре безгә матур бию дә алып килгәннәр.
Җир-Ана (керә).  Димәк, әле без табигатебезне саклап кала алабыз, димәк яшеллегебез бетмәячәк. Киләчәккә өмет бар!
А.б. Җылы сүзеңә бик зур рәхмәт, Җир – Ана! Бүгенге кичәбездән соң табигать сөючеләребез тагын да артыр, дип өметләнеп калабыз.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер.
Чишмә чыңлап, өянкеләр елапТаллар җырлап төшкә керәдер.
Шушы якта безнең хезмәт калсынМирас булып килер яшьләргә
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шул туфракта калсын яшәргә!
(Кичә « Яратыгыз» җыры белән тәмамлана).