Сценарий праздника Выпускной бал (на татарском языке) (9 класс)


Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесы
“Акбаш топ белем бирү мәктәбе”

Әзерләде: 9 класс җитәкчесе
Мурзыева Әлфинә
Назим кызы
Акбаш, 2015
Чыгарылыш кичәсе
(музыка “Мәктәп еллары” яңгырый)
А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар: ата-аналар, укытучы иптәшләр һәм укучылар! Бүген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар һәм кызлар укырга килгәннәр иде.Ә хәзер аларга 9 нче классны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән. Рөхсәт итегез 9 класс укучыларын һәм аларның класс җитәкчеләре РӘмзия Рамзит кызын тантанага чакырырга.
(Музыка астында“Мәктәп еллары” укучылар залга үтәләр)
А.Б.
Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
Чыгарылыш класс укучыларына багышланган тантананы ачык дип игълан итәм.
А.Б. Хәзер тантананың беренче өлешендә мәктәпне тәмамлап кулга документ алу турындагы приказ белән таныштырыр hам аттестатлар тапшыру өчен сүзне мәктәп директоры Налия Мирсаит кызына бирәбез.(Мәктәп директоры аттестатлар тапшыра.Туш уйнап тора.).
А.Б. Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр безне тагын да.
Әйләнәдә - гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.
А.Б. Бүген бәйрәм. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез,чөнки алар бүген мәктәп белән, балачак белән саубуллашалар. Шатлыклы да,чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Мәктәп - белем учагы. Балаларның тирән белемле булуында укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Мансур кызынында өлеше зур. Ул балаларның экзаменнары турында кайгырта, һәр начар билге өчен борчыла, әйбәте өчен ихластан сөенә.Әйдәгез, котлау өчен сүзне аңа бирик! Рәхим итегез, Айсылу Мансуровна!
(Айсылу Мансуровна сөйли)
А.Б. Әлифне таяк дип белми,
Мәктәпкә килдегез.
Беренчедән дүрткә чаклы,
Күпне белдегез.
Истә әле каләм тоткан кулың,
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттеләр алар сезне язарга,
Тотып нәни кулларыгыздан.
Билгеле булганча, безнең кадерле чыгарылыш укучыларын 1нче булып Фарида Гаптрафик кызы, Голсима Кадыйр кызы һәм Алия Гайфулла кызы җитәкләде.
Котлау өчен сүзне аларга бирәбез.
( сөйлилар.)
А.Б. Рәхмәт. Кадерле укучылар! Сез хәзер юл чатында басып торасыз. Юллар күп, башта мең сорау: кем булырга, кая барырга , нинди юл сайларга. Нинди генә юл сайласагыз да,чын кешеләр булыгыз, үзегезне сынатмагыз. Мөстәкыйль тормыш диңгезен кичүе җиңел түгел. Ләкин тырышлык, үҗәтлек, үзмаксатчанлык тормышыгызда юлдаш булса, бар да әйбәт булыр. Бәлки берничә елдан бүгенге укучылардан танылган, дәрәҗәле кешеләр, белгечләр чыгар. Әйдәгез әле, ата- аналар, бергәләп кабат аларны алкышлап алыйк.
(Алкышлар)
Ә хәзер котлау өчен сүзне класс җитәкчесенә бирәбез.
Рамзия Рамзит кызы, рәхим итегез!
( Класс җитәкчесе сөйли)
А.Б. Рәхмәт.
Шундый күркам зур бәйрәм
Җыелдык гаилә белән
Мәктәпкә беренче тапкыр
Бүген әтиләр килгән.
Әтиләр дә, әниләр дә
Аңлап бетерә алмыйлар
Кайгыртулар бетте микән
Әллә башланды микән.
Хөрмәтле ата-аналар!
Һәрдаим балаларыгыз сезнең җылылыкны тоеп яшиләр. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш ияләр алар. Балаларыгызны тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, алар сезнең һәрвакыт күңел түрендә булырлар. Йөзегезгә кызыллык китермәсләр, дип ышандыралар алар!
Әти-әниләр исеменнән сүзне Раиф Ильяс улы ала.
Җыр “Баланы читкә ңибәрү”
А.Б. Рәхмәт. Тагын да сөйләүчеләр юкмы?.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында,
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да ,
Туры юлдан чыкма,туры бар!
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Кадерле балалар! Сезгә мәктәпне тәмамлавы да авырга туры килде,алга табада тормыш җиңелләрдән булмас. Шулай булса да мәңгелек әхлак нормалары бүген дә үз дәрәҗәсен югалтмаган. Бүген дә намус, вөҗдан, дуслык, тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Мин һәм барлык укытучылар коллективы сезнең шуларга таянып яшәвегезне телибез. Бер- берегезгә авыр чакта иңегезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлегез. Зур кайгы да күп кешегә бүлсәң кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та күп кешегә тапкырлагач зур шатлыкка әйләнә. Тормышның кадерен белегез! Хәзер сезгә сүз бирелә.
1 укучы :
Саубуллашыр көн дә җитте инде
Синең белән, сөйгән мәктәбем
Хәтеремдә әле тәүге тапкыр
Әлифбадан хәреф ятлавым.
Әле кайчан гына без 1 класска укырга килгән идек. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде – беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар... Белем үрләрен яулый – яулый 9 – ел сизелми дә үтеп тә китте. Хөрмәтле Фарида Гаптрафик кызы! Барысы өчен Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
2 укучы Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем,
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
11 ел гомер үтеп китте төштә кебек,
Бу кичәмдә басып торам соңгы кабат.
Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам,
Зур тормышның күзләренә туры карап.
3 укучы: Парталар артында калдылар
Калдылар балачак еллары
Аттестат кулларда-
Иртәгә чыгарга
Безгә зур, җаваплы юлларга.
Хушлаша бүген күңелләр,
Бер сүзне кабатлый телләр.
- Йөз рәхмәт, мең рәхмәт,
И туган мәктәп!
4 укучы : Кайда барсам, чишмә башы кебек
Күңел сиңа барып тоташа
Әй, мәктәбем, рәхмәт сүзләремне
Юллыйм сиңа шушы җыр аша.
Җыр мәктәп турында
5 укучы :
Хөрмәтле Налия Мирсаит кызы!
Чын рәхмәт сүзләребезне
Сезгә дип житкерәбез.
Бүгенге бу тантанада
Сезгә без сүз бирәбез:
Ышаныгыз, мәктәп исеменә
Бер тап төшмәс, менә күрерсез.
Ялгыш адым ясый калсак,
Кинәш сорап Сезгә килербез.

6 укучы: Безнен тормышыбыз, тартибез, укуыбыз очен коеп- янып йоручы, hар адымыбызны кузатып,ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез Рамзия Рамзит кызы! Мәктәп елларында сез hәрвакыт безнең янябызда булдыгыз. Безгә җил давыл тидермичә, безне үз баплагыздай якын күреп,ярдәм кулы суздыгыз. Безнең киңәшчебез,сердәшчебез булдыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
7 укучы : Хөрмәтле укытучы апалар, абыйлар!
Еллар үтте.
Аерылу җитте...
Без китәбез төрле якларга
Сезнең киңәш һәрчак маяк булыр
Алга таба безгә атларга.
Сез үз үрнәкләрегездә төгәллеккә, тәртипкә, яңалыкка өйрәтәсез. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә, хөрмәтле укытучылар!
8 укучы Соңгы кичә, соңгы вальс!
Дулкынланабыз.
Сау бул инде, сау бул, мәктәп –
Рухи анабыз.

Онытмамын, укытучым,
“ Бәхетле бул”,-дип әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:
Бергә: “ Хуш, мәктәбем, хуш мәктәбем!”.
А.Б.Ә хәзер укытучыларга багышланган презентация карарбыз.
А.Б.
Бүгеннән соң сез бу вакыйларга берәм-берәм кабат – кабат әйләнеп кайтсагыз да, башка болай бервакытта да 8гез да җыелышып утырып искә төшерә алмаячаксыз.
Тормышның үз законнары да бар. Бу кичә тәмамланганнан соң сез шуның иң беренчесе – иң ачысы белән очрашачаксыз. Ул – аерылышу. Дусларыңнан, туган мәктәбеңнән аерылу. Бүген сез тагын бер нәрсәне тоячаксыз. Сез бүген олыгайдыгыз. Әйе, әйе нәкъ бер баскычка. Бу залдан чыкканда сезнең белән бала чагыгыз чыкмаячак, ул сездән аерылып шушы залда калачак. Эйдэгез балачагыгыз белан саубуллашыш жыр тынлап алабыз.
Инде сезгә ак юллар теләп шушы шигырь юлларын укып китәсе килә.
Инде менэ буген кошлар кебек
Иркен кинлеклэргэ очасыз
Сезне шулай озатып калабыз.
А.Б.Рәхмәт. Шуның белән кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Соңгы чыгарылыш кичәсе котлы булсын! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын, кадерле выпускниклар!
Бүген бездә яшьлек үзе кунак –
Бу кичәбез шуңа кадерле.
Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,
Янә күрешүгә кадәрле.