Урок по татарской литературе Ф.Х?сни Й?зек кашы


7 нче сыйныф,татар әдәбияты
Тема: Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре
Максат:
“Йөзек кашы” әсәренең 1-5 бүлекләре белән танышу;
Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;
Укучыда кеше язмышы өчен борчылу, кызгану хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату;
Дәрестә кулланылган метод-алымнар: укытучы сүзе, рольләргә керү, дәреслек белән эшләү, мөстәкыйль эшләү, әңгәмә.
Җиһазлау:
7 нче сыйныф өчен дәреслек Авторлары: Ф.Г.Галимуллин;
“Ватаным Татарстан” газетасының 2002 нче елгы 5,6,9,12,13,14 ноябрь саннары;
Ф.Хөсни әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе;
Компьютер, Ф.Хөсни иҗаты буенча презентация (И.Гази сүзләре, биографиясеннән өзекләр).
Дәрес барышы
1 этап. Кереш өлеше
Укытучы: Исенмесез, укучылар! Сезнең актив булуыгызны теләп, дәресебезне башлыйбыз.
Дәресебезнең максаты: Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре белән танышу(1-5 нче бүлекләр), әлеге әсәргә анализ бирү.
2 нче этап. Актуальләштерү
Укытучы: Үткән дәрестә без сезнең белән Ф.Хөсни иҗаты турында сөйләштек. Искә төшерик, кем ул?
Көтелгән җавап: Ул-язучы. Язучының да ниндие әле. “Йөзек кашы” кебеге. Ул “Гыйльмениса”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы ел”, “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар” һәм тагын бик күп әсәрләр авторы.
Ф.Хөсни 1908 нче елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа. Икътисатчы белемен алса да, әдәбиятны үз итә. Мәктәптә укыганда да, институтта да шигырьләр,хикәяләр яза. “Йөзек кашы” әсәре белән язучы булып таныла. Әлеге повесте үзбәк, рус, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә.
Бөек Ватан сугышында Ф.Хөсни фронтта газета чыгару хезмәтендә була, бу чорда күп кенә хикәяләр иҗат итә.
Ф.Хөснигә 1972 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә. Ул-Татарстанның халык язучысы.
Ф.Хөсни- чын мәгънәсендә тел остасы.Ул сүзне, беркем дә кулланмаганча, бары тик үзенә хас җиңеллек, шаянлык-шуклык белән файдалана(слайд)
Укытучы: Дөрес,Ф.Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Аның теләсә нинди китабын алып, теләсә кайсы битен ачсаң, шунда ук әдипне танып аласың .“Ф. Хөсни үзе бер дөнья... Без,язучылар,Хөснинең тел байлыгына сокланабыз” , - ди язучы И.Гази да. Аның белән килешмичә булмый(слайд)
Укытучы: Укучылар, “Йөзек кашы” әсәрен өйрәнә башлаганчы, сүзлек өстендә дә эшләп алыйк. Йөзек, кашлы йөзек сүзләре турында ниләр әйтә аласыз?
Көтелгән җавап: Йөзек, кашлы йөзек (перстень) - бизәнү әйбере,егет белән кызның вәгъдәләшү билгесе булып та, бер буыннан икенче буынга күчүче истәлек буларак та йөри. Йөзек кашы төрле ташлардан ясалган(слайд)
Укытучы (мотивлаштыру): Дөрес, укучылар. Ә Фатих Хөснинең әсәре ник “Йөзек кашы” дип атала икән? Әйдәгез, бу сорауга җавапны эзләп карыйк.
3 нче этап. Яңа материалны аңлату
Укытучы: Мин сезгә өйгә эш итеп, “Йөзек кашы” әсәрнең 1-4 бүлекләрен укырга кушкан идем. Инде әсәргә кайтыйк. Бүген бездә кунакта Айдар Шәяхмәтов булачак, шуңа күрә сорауларыгызны алдан әзерләп куегыз.(Айдар роленә кергән укучы чыга. Адан әзерләп куйган урындыкка утыра. Бер укучыга өй эше биргән чакта әйтелә)
Укытучы: Айдар, исәнмесез! Безне үзегез белән таныштырып үтегез. Сезне ник Кәҗә Шаяхмәт Айдары диләр?
Көтелгән җавап: Берчакны шулай минем әти Теләче базарыннан кайткан чагында:
-Их, ит ашыйсым килә,әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем, -дип әйтеп ташлаган.
Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күпме кирәк соң! Тотыналар моны үртәргә.
-Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?
-Бетерәм булгач бетерәм.
-Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң,син безгә бер кәҗә,-диләр моңа.
Әтием исә бер кәҗәне бер утыруда ашап бетерә дә. Шуннан калды бу кушамат.
Укытучы: Кызык. Вәсилә белән беренче тапкыр кайчан очраштыгыз? Ошадымы ул сиңа?
Көтелгән җавап: Безнең авылга әтисе белән алма сатарга килгәннәр иде. Билгеле, Вәсиләнең гүзәл кыз булуын беренче күрүдә үк чамаладым. Мин аны авылдан киткәч тә оныта алмадым. Ул биргән алманы да ашамадым, кулымда йөрттем, кадерле иде ул миңа.
Укытучы: Сезнең дустыгыз Госман белән мөнәсәбәтләрегез бик кызыклы. Газета битләрендә дә Сабан туенда булган вакыйга турында имеш-мимешләр күп булды. Сер булмаса, ат чабышы вакыйгасы белән таныштырыгыз әле.
Көтелгән җавап: Мамалай сабан туендагы хәлләрне әйтәсезме? Госман белән бергәләп, атларга атланып киттек. Башта ул алдан барды.Аннан соң мин аның артына килеп бастым. Атыма бер селтәнеп җибәрдем- без аның белән тигез бардык.Тагын бер селтәнсәм, мин аны артта калдырачак идем.Госманга бу ошамады.Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде,-күрә дә,уйлый да алмадым.Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем.
Укытучы: Кызып та киткәнсең бугай ?! Айдар, син тәвәккәл егет. Шахтага китүеңнең сәбәпләре нидә иде?
Көтелгән җавап: Өс- башымны бөтәйтәсем килде. Җәйге эшләрне бетергәч,иң кимендә бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш алырлык акча юнәлтү нияте белән шахтага китәргә булдым. Кызлар янына иске киемнән барырга ояла башладым.
Укытучы: Шахтада ниләр кичердең, ниләр күрдең? Кайчан авылыгызга кайттың?
Көтелгән җавап: Анда да шул безнең авылдагы кебек нужа озын сакаллы иде. Башта бик кыен булды. Үземнән бигрәк атларны кызгандым.Алар дөм сукырлар иде.Туган ягымның чабышкы атлары күз алдымнан китмәде.
Күп эшләдек, аз түләделәр.Шулай да теләгәнемә ирештем. Өс –башымны яңарттым.Кайтып, Вәсилә белән очраштым.Алар авылына баргач, Мамалай егетләре белән бәйләнешеп, сугышып, староста малаеның битен яралаганмын. Шунлыктан мине ябып та куйдылар,аннан мине Вәсилә коткарды, мин кабаттан әти-әнигә әйтмичә,Урал якларына чыгып киттем. Шул китүдән ике елга якын йөрдем.Хат та язмадым.
Укытучы: Айдар, рәхмәт сиңа. Хәзер инде башкаларның да фикерләрен тыңлап карыйк. Алар синең белән килешәләрме икән?
4 нче этап. Кабатлау,ныгыту
Укытучы: Сез Айдарның холкын күрдегез. Ул нинди сыйфатларга ия?
Көтелгән җавап: Айдар әсәрнең үзәгендә тора. Баштан ук ул үзенең сөйкемлелеге,шаянлыгы,шуклыгы,җорлыгы белән җәлеп итә. Еллар үткән саен, аның холкына яңа сыйфатлар өстәлә: тәвәккәллек, кызып китүчәнлек, хезмәт сөючәнлек,әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәт, гаделлек.Тискәреләре дә бар: мактанчыклык та, дуамаллык та.
Укытучы: Айдар бөтен эшен дә уйлап башкара дип әйтер идегезме? Ник?
Көтелгән җавап: Юк.Кайчагында эше алдан йөри, акылы арттан.Әгәр дә сабыр, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше булса,Айдарның Госманга исе китмәс иде. (Үзләренең дәлилләрен китерәләр)
Укытучы: Килешәм, укучылар, әсәрнең сюжетын барлыкка китерүче төп көч- Айдарның холкы, табигате, дип әйтә алабыз. Ә Айдар белән Госман холкындагы аермалы якларны күрдегезме?
Көтелгән җавап: Айдар тәвәккәл, хезмәт сөючән, әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәттә, тик ул сабыр түгел. Госман холкы белән Айдардан аерыла. Ул кешенең үзеннән өстен булуын күрә алмый, көнчел егет.
Укытучы: Госманга карашыгыз нинди?
Көтелгән җавап: Тискәре. Ул бит Айдарның беркатлылыгыннан яшерен көлә. Аның бу гадәтен үз мәнфәгатьләрендә оста файдалана.
Укытучы: Балалар, фикерләрегез дөрес.Җавапларыгыз белән килешәм.
Укытучы: Укучылар, дәресебезне дәвам итик. Китапларыгызны ачыгыз, “Йөзек кашы” әсәренең 5 нче бүлеге белән танышыйк.(Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәсен үстерү максатыннан, балалар бу бүлекне дәрестә укыйлар) Бу бүлектә Вәсиләнең дә тәвәккәл кыз булуын күрдек. Алдагы дәрестә Вәсилә белән очрашырбыз,аның белән әңгәмә корырбыз, сорауларыгызны әзерләп куегыз.
Укытучы: Дәрескә нәтиҗә ясыйк. Сез бүген нәрсәләргә игътибар иттегез, үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
Көтелгән җавап: “Йөзек кашы” әсәренең сюжеты һәм геройлары белән таныштык. Әсәрнең үзәгендә Айдар торуын, сюжетны барлыкка китерүдәге төп көч- аның холкы булуын белдек. Айдар холкының уңай һәм тискәре якларын билгеләдек. Айдар өчен борчылдык та, аны кызгандык та. Шулай ук якын дусты булып саналган Госманның кара эчле булуына игътибар иттек. Димәк, әйләнә- тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү мөһим икән дигән нәтиҗә ясадык.
Укытучы: Шулай, укучылар, үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк.
Әсәрнең исеме дә җисеменә туры килә. И.Гази сүзләре белән әйтсәк: “Бу лирик – романтик повесть- авторның иҗатында, чыннан да, йөзек кашы төсле ялтырый торган әсәр. Татар әдәбиятында аның тиңдәше юк дисәк тә ялгыш булмас”(слайд). Аның шулай икәнлеген повесть белән тулаем танышканнан соң белербез.
Дәрескә билгеләр куела.
5 нче этап. Өй эше
1.Әсәрдә вакыйгалар ничек дәвам итә? Моны сез 6-7 нче бүлекләрне укыгач белерсез(барлык укучыларга).
2.Вәсилә образын игътибар белән укырга(1 укучы кызга).