Минем холкым-минем язмышым (Ф.Х?снине? “Й?зек кашы”?с?ре буенча д?рес-конференция)


Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе
Минем холкым-минем язмышым
(Ф.Хөснинең “Йөзек кашы”әсәре буенча дәрес-конференция)

Укытучы:югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Фатхуллина Миләүшә Җәмил кызы

2016 ел
Тема: Минем холкым-минем язмышым
(Ф.Хөснинең”Йөзек кашы”әсәре буенча)
Максат:әсәрдәге төп теманы билгеләү; әсәренең төп проблемасын ачуда әсәр төзелешенең әһәмиятен ачыклау;укучыларны иҗади фикерли белергә өйрәтү; геройларның холкына бәя бирү;укучыларда күркәм сыйфатлар,яхшы холык тәрбияләү.
Җиһаз:дәреслек,компьютер,Р.Фәхретдиннең”Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы, инт.такта,магнитофон.
Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.
Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү
Дәрес барышы
I. Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру
-Исәнмесез, укучылар.Әйдәгез,кулга- кул тотынышып,бер-беребезгә елмайыйк. Алда,янда утырган иптәшләрегезгә матур уйлар юллыйк. Безнең бүгенге әдәбият дәресебез гадәти дәрес кенә түгел. Бүген бездә кунаклар бар. Алар сезнең матур итеп үз фикерләрегезне әйтүегезне тыңларлар. Сезнең башка дәресләрдәге кебек актив булуыгызны телим. Уңышлар сезгә!
Укытучы:укучылар,бүгенге дәресне мин бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең безгә атап язып калдырган нәсыйхәте белән башлыйсым килә.(слайд) “Җәмгыятьтә файдалы чын кеше булу өчен белемле булу гына аз,яхшы холыклы да булырга кирәк”
Укытучы:Р.Фәхретдин нинди булырга өндәгән? (көтелгән җавап:белемле генә түгел,ә сабыр,түзем,яхшы холыклы да булырга кирәк)
II.Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы:димәк,бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән?(көтелгән җаваплар: кешенең холкы,аның язмышы турында сөйләшәбез)
-Ә кеше язмышы аның холкына бәйлеме?Шушы сорауга җавапны без Ф.Хөснинең
“Йөзек кашы”әсәре аша ачыкларбыз,әсәрнең төп проблемасын ачуда әсәр төзелешенең әһәмиятен ассызыкларбыз
III.Уку мәсьәләсен чишү
-Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?(кыскача эчтәлек)
(Көтелгән җавап:әсәр ике егетнең холкы,язмышы турында бара)
-Идея сүзен без гадәти тормышта кулланабызмы?(көтелгән нәтиҗә:минем идеям,минем фикерем).Ә әсәрнең идеясе нәрсәдә күренә соң?
Идея ул—сәнгать әсәренең эчтәлегенә салынган төп фикер (слайд)
-Бүген без сезнең белән шушы сорауга бергәләп җавап эзләрбез.Моның өчен мин сезгә менә шундый формула тәкъдим итәм.
И=А(С-С-С-С)
Г(С-С-С-С)
Формула нигезендә без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? (к.җ.конфликтка кергән геройларның сыйфатларын чагыштырырга) сыйфатларда килеп чыккан аерма әсәрнең идеясе була.
-Әсәрдә конфликтка кергән геройларны күрсәтергә,аларга характеристика язарга
Геройларга хас сыйфатлар Айдар Госман Вәсилә
А акыллы Т тәвәккәл К көчле Ч чибәр К кешелекле С сабыр К көнче Т түзем Я ялганчы Д дуамал М мәкерле Ү үчле -Укучалар,сез бу сыйфатларны нинди вакыйгалар аша билгеләдегез соң? (слайд)
1.Авылга алма сатучылар килгәч булган вакыйга.
2.Сабантуйда ат чабышында булган вакыйга.
3.Кыз урлау вакыйгасы.
4.Никахтан соң булган вакыйга.
Менә бу вакыйгалардан чыгып геройларның холыкларын билгеләргә.
Авылга алма сатучы килгәч Тәвәккәллек
Кыз урлау вакыйгасы Айдар матурлыкны күрә
Сабантуйда ат чабышында булган вакыйга Дуамаллык,кызу канлылык
Никахтан соң булган вакыйга Госман хәрәмләшә
-Моннан чыгып нәрсә әйтә алабыз соң? (к.н. Бәхетсезлек)
Укытучы:ничек уйлыйсыз,Айдар һәм Госман тормышта бәхетле булдылармы? Айдарның холкында нинди сыйфатлар күбрәк урын алды.(к.н.кызу канлылык, дуамаллык,сабырсызлык,һ.б.) Айдарның бәхетсезлеге нәрсәдә? (к.н.уйламыйча ашыгып чыгып китүендә)
IV. Актуальләштерү (Хатлар уку)
Темалар:1) XXI гасыр кызыннан(малаеннан)Айдарга хат.
2) Госманга карата минем мөнәсәбәтем.
V. Төркемнәрдә эш
Мәкальнең дәвамын әйтергә (слайд)
“Ашыкканның башы бәла-казадан чыкмас”
Укытучы: димәк даими ашыгу бәхет китерми.Ә нинди сыйфатлар Айдарны бәхетле итәр иде соң? (к.н.сабырлык,түземлелек,уйлап эшләү,ашыкмау)
-Әйе,”сабыр төбе- сары алтын”,”сабыр иткән морадына ирешкән”-дигән халкыбыз.Әсәрдә татар халкына хас булган сабырлык кебек матур сыйфатларны үзендә туплаучы образ бармы?(к.җ.Вәсилә образы)
-Ул тормышта бәхетле булдымы? Ни өчен?
Нәтиҗә:тормышта дуамал,чыдамсыз кешеләр үзләре генә бәхетсез булмыйлар,алар үзләре янында яшәүче кешеләрне дә бәхетсез итәләр.
-Айдар тагын кемнәрне бәхетсез итте? (к.н.Вәсиләне,әти-әнисен,дусларын)
-Ә Госман бәхетле булдымы? Аның сыйфатлары күбрәк кая ачылды?(җаваплар)
Нәрсә ул көнләшү?(ак көнләшү,кара көнләшү турында сөйләү)
Госман алдау юлы белән бәхеткә ирешә алдымы?(к.н.бәхет ул-үз максатыңа гадел юл белән ирешү)
Укытучы:”Гадәт чәчсәң-холык урырсың,холык чәчсәң язмыш урырсың”(слайд)-дигән халкыбыз..Сез моны ничек аңлыйсыз?(җаваплар)
Айдарга тискәре холык та бик хас.Ә ни өчен анарда шундый начар сыйфатлар барлыкка килде соң?Айдарның ялгышы кайда? (к.җ.дусларны дөрес сайламавында)
Укытучы: укучылар дәрес башында куйган соравыбызга җавап таба алабызмы?Кешенең холкы аның язмышына бәйлеме? (җаваплар)
Тормышта Айдар,Госман кебек бәхетсез булмас өчен,үзебезне бәхеткә алып баручы сыйфатларны билгелик.(үзенә хар-ка бирә).Без аны”Бәхеткә юл” дип атыйбыз.Тормышта бәхетле булыр өчен үзеңдә нинди сыйфатларны булдырырга кирәк.(һәр төркем үз формуласын тәкъдим итә)Укытучы белән укучылар гомуми сыйфатларны язып ала.
Бәхеткә юл

яхшы холык яхшы гамәлләр сәламәтлек түземлелек
Рефлексия:Укучылар, дәрес башында куйган сорауларга әйләнеп кайтыйк әле. Нинди нәтиҗә ясый алабыз?
-(Безнең тормышыбызда кылган гамәлләребезгә бәя бирелә. Нинди генә язмышлы кешене алып карасак та,һәрберсе аның холкына бәйле. ягъни кайсы гына тәрбияви тәгълиматка кагылсак та, аларда гомумкешелек кыйммәтләре булган шәфкатьлелек, игелек,түземлек кебек сыйфатлар зурлана)
- Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?
- Нәрсә башкардык?
- Нинди нәтиҗәгә килдек?
(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)
Йомгаклау: һәр йөзекне асылташтан ясалган каш бизәп тора,ә кешене күркәм холык бизи.Сез дә үзегездә әллә каян ялтырый торган күркәм холык булдырыгыз.Шул чагында йөзек кашыдай күркәм шәхес булып камилләшерсез.
VI.Үзбәя кую.
-Укучылар, дәрес өчен рәхмәт. (Актив катнашкан укучылар әйтелә)
-Тест биремнәренә җавапларыгызны да исәпкә алып, билгеләрегез куелыр.
VII. Өй эше бирү.
“Минем холкым-минем язмышым”темасына инша язарга.
БӘХЕТКӘ юл
СӘЛАМӘТЛЕК
ЯХШЫ ХОЛЫК
ТЫРЫШЛЫК
ЯХШЫ ГАМӘЛЛӘР

Вакыйгаларны холыкларына туры китереп билгеләгез
АВЫЛГА АЛМА САТУЧЫ КИЛГӘЧ ТӘВӘККӘЛЛЕК
САБАНТУЙДА АТ ЧАБЫШЫНДА БУЛГАН ВАКЫЙГА АЙДАР МАТУРЛЫКНЫ КҮРӘ
КЫЗ УРЛАУ ВАКЫЙГАСЫ ГОСМАН ХӘРӘМЛӘШӘ
ТУЙДАН КАЧУ ВАКЫЙГАСЫ ДУАМАЛЛЫК,КЫЗУ КАНЛЫЛЫК
Я У Ө Я Ы А
З Н Б Ң Ә
М Ы Л Ч Ы
Ы Х Е М Т
Ш Ы Ш Ы Л Е

Х Т Ү Д А Т С Ш
О У А М Ү Г М Ә
Л Ә Ө Ы В А К Л
Ы Н З Я К Е Р М
К Ә И Б Л Н Ч Ы
Бәхеткә юл кайдан?ГЕРОЙЛАРГА ХАС СЫЙФАТЛАР АЙДАР ГОСМАН ВӘСИЛӘ
А
Т
К
Ч
К
Т
Д
М
С
Я
Ү
Э