Методическая разработка урока на тему: “Минем холкым – минем язмышым” Фатих Х?снине? “Й?зек кашы” повесте буенча д?рес-конференция.


Тема: “Минем холкым – минем язмышым” Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча дәрес-конференция.
Максат:
1.Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.
2.Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.
3.Эш кәгазьләреннән хат язарга өйрәтүнең башлангыч күнекмәләрен бирү.
4.Укучыларда күркәм холык тәрбияләргә.
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату;
Дәрестә кулланылган метод-алымнар: укытучы сүзе, рольләргә керү, дәреслек белән эшләү, мөстәкыйль эшләү, әңгәмә.
Җиһазлау:
7 нче сыйныф өчен дәреслек Авторлары: Ф.Г.Галимуллин;
“Шәһри Казан” газетасы 2008 нче ел ,15 февраль саны;
Ф.Хөсни әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе;
Компьютер, Ф.Хөсни иҗаты буенча презентация(И.Гази сүзләре, биографиясеннән өзекләр,).
Дәрес барышы
1 этап. Кереш өлеше
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Сезнең актив булуыгызны теләп, дәресебезне башлыйбыз.
Дәресебезнең максаты: Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәренә анализ бирү.
2 нче этап. Актуальләштерү
Укытучы: Үткән дәрестә без сезнең белән Ф.Хөсни иҗаты турында сөйләштек. Искә төшерик, кем ул?
Көтелгән җавап: Ул-язучы. Язучының да ниндие әле. “Йөзек кашы” кебеге. Ул “Гыйльмениса”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы ел”, “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар” һәм тагын бик күп әсәрләр авторы.
Ф.Хөсни 1908 нче елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа. Икътисадчы белемен алса да, әдәбиятны үз итә. Мәктәптә укыганда да, институтта да шигырьләр,хикәяләр яза. “Йөзек кашы” әсәре белән язучы булып таныла. Әлеге повесте үзбәк, рус, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә.
Бөек Ватан сугышында Ф.Хөсни фронтта газета чыгару хезмәтендә була, бу чорда күп кенә хикәяләр иҗат итә.
Ф.Хөснигә 1972 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә. Ул-Татарстанның халык язучысы.
Ф.Хөсни- чын мәгънәсендә тел остасы.Ул сүзне, беркем дә кулланмаганча, бары тик үзенә хас җиңеллек, шаянлык-шуклык белән файдалана. ИСТӘЛЕКЛӘР УКУ.
Укытучы: Дөрес,Ф.Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Аның теләсә нинди китабын алып, теләсә кайсы битен ачсаң, шунда ук әдипне танып аласың .“Ф. Хөсни үзе бер дөнья... Без, язучылар, Хөснинең тел байлыгына сокланабыз” , - ди язучы И.Гази да. Аның белән килешмичә булмый (слайд №1).Ибраһим Газинең ФАТИХ ХӨСНИ турындагы истәлекләрен тыңлау.
Укытучы: Укучылар, “Йөзек кашы” әсәрен өйрәнә башлаганчы, сүзлек өстендә дә эшләп алыйк. Йөзек, кашлы йөзек, балдак турында ниләр әйтә аласыз?
Көтелгән җавап: Йөзек, кашлы йөзек, балдак ул - кыз белән егет кавышкан, вәгъдәләшкән чагында бирелә торган бизәнү әйбере. Вәгъдәләшү билгесе булып санала, истәлек билгесе буларак та йөри. Йөзек кашы кыйммәтле таштан ясалган.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Әлеге бизәнү әйберләренә күз салыйк(слайд №2).
3 нче этап. Яңа материалны аңлату
Укытучы: Дәрестә өйрәнә торган әсәребез дә “Йөзек кашы” дип атала. Мин сезгә өйгә эш Бүген бездә кунакта Айдар Шәяхмәтов булачак, шуңа күрә сорауларыгызны алдан әзерләп куегыз.
(Яшерен бүлмәдән Айдар чыга. Алдан әзерләп куйган урындыкка утыра.Бер укучыга өй эше биргән чакта әйтелде)
Укытучы: Айдар, безне үзең белән таныштырып үт әле. Сине ник Кәҗә Шаяхмәт Айдары диләр?
Көтелгән җавап: Берчакны шулай минем әти Теләче базарыннан кайткан чагында:
-Их, ит ашыйсым килә,әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем, -дип әйтеп ташлаган.
Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күпме кирәк соң! Тотыналар моны үртәргә.
-Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?
-Бетерәм булгач бетерәм.
-Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң,син безгә бер кәҗә,-диләр моңа.
Әтием исә бер кәҗәне бер утыруда ашап бетерә дә. Шуннан калды бу кушамат.
Укытучы: Кызык. Вәсилә белән беренче тапкыр кайчан очраштыгыз? Ошадымы ул сиңа?
Көтелгән җавап: Безнең авылга әтисе белән алма сатарга килгәннәр иде. Билгеле, Вәсиләнең гүзәл кыз булуын беренче күрүдә үк чамаладым. Мин аны авылдан киткәч тә оныта алмадым. Ул биргән алманы да ашамадым, кулымда йөрттем, кадерле иде ул миңа.
Укытучы:Сезнең дустыгыз Госман белән мөнәсәбәтләрегез бик кызыклы. Сабантуенда булган вакыйга турында имеш-мимешләр күп булды. Сер булмаса, ат чабышы вакыйгасы белән таныштырыгыз әле.
Көтелгән җавап: Мамалай сабантуендагы хәлләрне әйтәсезме. Госман белән бергәләп, атларга атланып киттек. Башта ул алдан барды.Аннан соң мин аның артына килеп бастым. Атыма бер селтәнеп җибәрдем- без аның белән тигез бардык.Тагын бер селтәнсәм, мин аны артта калдырачак идем.Госманга бу ошамады.Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде,-күрә дә, уйлый да алмадым.Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем.
Укытучы: Кызып та киткәнсең бугай ?! Айдар, син тәвәккәл егет. Шахтага китүеңнең сәбәпләре нидә иде?
Көтелгән җавап: Өс-башымны бөтәйтәсем килде. Җәйге эшләрне бетергәч,иң кимендә бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш алырлык акча юнәлтү нияте белән шахтага китәргә булдым. Кызлар янына иске киемнән барырга ояла башладым.
Укытучы: Шахтада ниләр кичердең, ниләр күрдең? Кайчан авылыгызга кайттың?
Көтелгән җавап: Анда да шул безнең авылдагы кебек нужа озын сакаллы иде. Башта бик кыен булды. Үземнән бигрәк атларны кызгандым.Алар дөм сукырлар иде.Туган ягымның чабышкы атлары күз алдымнан китмәде.
Күп эшләдек, аз түләделәр.Шулай да теләгәнемә ирештем. Өс –башымны яңарттым.Кайтып, Вәсилә белән очраштым.Алар авылына баргач, Мамалай егетләре белән бәйләнешеп, сугышып, староста малаеның битен яралаганмын. Шунлыктан мине ябап та куйдылар,аннан мине Вәсилә коткарды, мин кабаттан әти-әнигә әйтмичә,Урал якларына чыгып киттем. Шул китүдән ике елга якын йөрдем. Хат та язмадым. МУЗЫКАЛЬ ПАУЗА “КОШЛАР ТЫНДЫ” ФАТИХ ХӨСНИ СҮЗЛӘРЕНӘ ХӨСНУЛ ВӘЛИУЛЛИН КӨЕ , ҖЫРНЫ РАФАЭЛЬ ИЛЬЯСОВ БАШКАРА.
Укытучы: Айдар, рәхмәт сиңа. Хәзер инде башкаларның да фикерләрен тыңлап карыйк. Алар синең белән килешәләрме икән?
4 нче этап. Кабатлау, ныгыту
Укытучы: Сез Айдарның холкын күрдегез. Ул нинди сыйфатларга ия?
Көтелгән җавап: Айдар әсәрнең үзәгендә тора. Баштан ук ул үзенең сөйкемлелеге, шаянлыгы, шуклыгы, җорлыгы белән җәлеп итә. Еллар үткән саен, аның холкына яңа сыйфатлар өстәлә: тәвәккәллек, кызып китүчәнлек, хезмәт сөючәнлек,әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәт, гаделлек.Тискәреләре дә бар: мактанчыклык та, дуамаллык та.
Укытучы: Айдар бөтен эшен дә уйлап башкара дип әйтер идегезме? Ник?
Көтелгән җавап: Юк.Кайчагында эше алдан йөри, акылы арттан.Әгәр дә сабыр, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше булса,Айдарның Госманга исе китмәс иде.
Укытучы: Килешәм, укучылар, әсәрнең сюжетын барлыкка китерүче төп көч - Айдарның холкы, табигате, дип әйтә алабыз. Ә Айдар белән Госман холкындагы аермалы якларны күрдегезме?
Көтелгән җавап: Айдар тәвәккәл, хезмәт сөючән, әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәттә, тик ул сабыр түгел. Госман холкы белән Айдардан аерыла. Ул кешенең үзеннән өстен булуын күрә алмый, көнчел егет.(Рүзәл)
Укытучы: Госманга карашыгыз нинди?
Көтелгән җавап: Тискәре. Ул бит Айдарның беркатлылыгыннан яшерен көлә. Аның бу гадәтен үз мәнфәгатьләрендә оста файдалана.
Укытучы: Балалар, фикерләрегез дөрес.Җавапларыгыз белән килешәм. Сезгә язарга 5 тема тәкъдим ителгән иде. Әйе, язган хатларыгыз бик эчтәлекле, гыйбрәт алырлык булган. Үзегез дә Айдар ясаган хаталарны кабатламасагыз иде.Таблицага карыйбыз һәм үзегезнеке белән чагыштырасыз. Әсәрдәге геройлар, аларның язмышына карата дөрес нәтиҗәне чыгарыр өчен, кылган гамәлләренә дөрес бәя бирер өчен әсәргә әйләнеп кайтыйк. Укылган әсәрне вакыйгаларга бүлик. Төп геройларны ачыклыйк. Таблицаны тутыру барышында Айдарга һәм Госманга хас сыйфатларны язып барырга онытмагыз.
Вакыйгалар Айдарга хас сыйфатлар Госманга хас сыйфатлар
Авылга алма сатучы килде Матурлыкны күрә белә, бәяли. Көнчел
Ат чабышы Тәвәккәл, атны ярата, үзсүзле, тиз кызып китә, ярсу Тәвәккәл, атны ярата, кызу канлы, көнчел, кешенең өстенлеген күрә алмый, үчлекле
Шахтада эшләү Эшчән, тырыш, сүзендә торучан, максат куя белә, үчлекле, дөреслекне ярата, сакчыл Кыз урлау Чын күңелдән ярата белә, сүзендә тора, дуамал, кыю Ялагай, ялганчы, кеше бәхетсезлегенә куана
Сугышта Батыр, вәгъдәсендә торучы, эшен җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, үч алучы Куркак, җебегән, сатлык җан
Укытучы: Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Хәзер без дә шундый канатлы сүзләр – афоризмнар белән эшләп карарбыз. Мәкальләрнең бер өлеше билгеле, калганын сез әйтерсез.
Куеныңда елан асрама.
Кешене күзәт, үзеңне төзәт.
Акылың алдан, эшең арттан йөрсен.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.
Димәк, әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү бик мөһим . Якын дусты дип санап йөргән Госманның кара эчле булуын, мәкальдәгечә әйтсәк, “куенында елан асравын” вакытында күрә алмавы, дөрес нәтиҗә ясамавы Айдарга бик кыйммәткә төшә. Кечкенәдән үк үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә, матур сыйфатларны арттыра бару өстендә эшләргә киңәш итәм. Бу әсәр безгә тормышны, кешеләрне ныграк аңларга ярдәм итәр.
(Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре)Вакыт калса, сугыш өзеген укыйбыз
Укытучы: Инде, балалар, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Сез бүген нәрсәләргә игътибар иттегез, үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
Көтелгән җавап: Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәренең сюжеты һәм геройлары белән таныштык. Әсәрнең үзәгендә Айдар тора. Сюжетны барлыкка китерүдәге төп көч- Айдарның холкы булуын белдек. Аның холкындагы уңай һәм тискәре якларны күрдек. Айдар өчен борчылдык та, аны кызгандык та.
Укытучы: Шулай, укучылар, үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк.
Дәресебезне йомгаклап, экранга күз салыйк. Г Камал театры тамашачыларга Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча 2 бүлектән торган драма тәкъдим итә.
Дәрескә билгеләр куела.
5 нче этап. Өй эше
”Йөзек кашы “әсәре буенча тест сораулары әзерләп килергә.
Татарстан Республикасы
Тәтеш муниципаль районы
Алабирде гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: “Минем холкым – минем язмышым” Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча дәрес-конференция. (7 нче сыйныф, татар әдәбияты).
Үткәрде: 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Әлфия Гали кызы
Алабирде-2013