Сочинение Минем гаил?м-н?сел ?ебем


Минем гаиләм-нәсел җебем
“Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак,берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар”(Ш.Мәрҗани )
Татар халкында борынгыдан туган тумача,кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт,туып үскән җиренә тирән мөхәббәт яшәгән.Матур тормышта яшәү үрнәген әллә кайдан-читтән эзлисе юк.Ул безнең аяклы тарихыбыз булган әби-бабаларыбызда.Аларның мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру безнең бурыч,киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк.Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе.Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең,туган төбәгенең,туган йортының,үз халкының чыгышын белә.Без һәрвакыт үткәнебез,кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш.Кем без,нәселебез кая барып тоташа?
Гаилә-җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге.Гаилә,нигездә өч буынны эченә ала:әби-баба,ата-ана,бала-чага.Һәр гаиләнең үз тарихыбар,һәр чәчәк,һәр үлән үзенчә үскән кебек,гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя,үсә,ныгый.Гаилә башы итеп иң өлкән,физик һәм психик яктан сәламәт,холкы белән камил,ир затыннан булган гаилә әгъзасы саналган.Гаилә шәҗәрәсен алып бару,шәҗәрәне төзү,тикшерү миндә дә кызыксыну уятты.Халкыбызның бер мәкале бар:”Җиде буын бабасын белгән,бәхетле булыр,”-дигәннәр.Шуңа күрә яшьтән үк һәр бала үз нәсел-ыруының кимендә 7 буынын белергә тиеш булган.Зурлар 7 бабаның исемнәрен догаларында искә алганнар.Бабаларыбызда нәсел шәҗәрәләре телдә генә түгел,язма рәвештә дә гамәлдә булган.Мин тумышым буенча Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан.Мин нәселебездәге 9 буын бабамны эзләп табу бәхетенәирештем.Түбән Мактама авылының тарихы ерак гасырларга-Болгар чорына барып тоташа.Болгар-татар бабаларыбызны рус хакимияте туып- үскән җирләреннән куа башлыйлар.Алар милләтне юк итеп,бар халыкны да чукындырмакчы булалар.Бабаларыбызның тормышы көннән-көн авырлаша башлый. Болгар-татар бабаларыбыз узара киңәшләшеп,үз араларыннан берничә кешене патша иярченнәреннән котылу өчен аулак урын табарга дип юлга озаталар.Юлчылар күпмедер вакыт узгач, Зәй елгасы тирәсенә килеп чыгалар.Тирә- як табигате белән танышып чыкканнан соң,узара киңәшләшеп шушы җирдә төпләнәләр.Менә шул вакыттан башлап Мактама Тамак авылы оешып китә.Минем нәсел-нәсебем дә шушы авылдан башлана.Нәселемне тикшерү-өйрәнү барышында үрнәк алырлык,идеал булган шәхесләр табылды һәм эш тәҗрибәләре,тормыш-көнкүреш,гамәлдә кылган эшләре белән таныштым.Нәсел шәҗәрәмнең тамырлары бик тирәнгә киткән.Минем әтием Атлас,аның атасы Госман,аның атасы Зәкиҗан,аның атасы Хамидулла,аның атасы Мөхетдин,аның атасы Зәйнелгабидин,аның атасы Гәбит,аның атасы Юлдаш,аның атасы Биктимер,аның атасы Үрәзмәт кебек бабамнар булган.9 буын бабамнар арасында балта остазы,бригадир,сәүдәгәр,укытучы дигән һөнәр ияләребулган.Шушы шәҗәрәмнең берничә тармагына тукталып китәм.
Дүртенче буын Мөхетдин бабамның Хөсәен исемле улы булган.Хөсәен үз заманында бик укымышлылардан саналган.Мәшһүр төрки-татар тарихчысы,дин галиме,җәмәгать эшлеклесе,педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең остазы булып Хөсәен саналган.
Госман бабамның әтисе Зәкиҗанов Зәкиҗан Хамидулла улыкрестьян гаиләсендә туган.Зәкиҗан бабамның әтисе Хәмидулла сәүдәгәр булган.Шуңа күрә сәүдәгәрлек һөнәре буыннан- буынга күчеп килгән.Зәкиҗан бабам күрше Тайсуган авылындагы Гайсә исемле кызга өйләнә.Алар ике малай,бер кыз тәрбияләп үстергәннәр (Госман,Гомәр,Фатыйма). Бабам Бөгелмә каласының сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә торган.
Әтиемнең әтисе Зәкиҗанов Госман Зәкиҗан улы 1923 елда Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә крестьян гаиләсендә туган.Бабам Бөгелмә педагогик училещесына укырга керә.Беренче курсны тәмамлаганнан соң әнисе авыру сәбәпле, укуын ташлап кайтырга туры килә.Гаиләдә беренче бала булганга тормышның бөтен авырлыкларын татырга туры килә.Госман бабам күрше Чупай авылындагы Гасимә исемле кызга өйләнә. Алар дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр (Атлас,Алмаз,Расых,Рәис).Гасимә әбиемне бик хәтерләмим дә ,чөнки мин кечкенә булганда вафат булган. ”Сине гел әбиең алдыннан төшерми иде,гаиләдә бердән-бер кыз бала булганым өчен”-дип гел искә ала әнием.Татар халкының бер мәкале бар :“Балаңның баласы балдан да татлы”,- дигәннәр .Мин әбиемнең иң яраткан оныгы булганмын.”Ә бабам Госман белән мин бик якыннан таныш.Бабама тормышта бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә.Сугыш елларында каты яраланып госпитальдә эләгә.Госпитальдән савыгып чыккач,тагын фронтка китә.Сугыш тәмамланганнан соң,туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.Бөек Ватан сугышыннан бабам3 нче группа инвалид булып кайта.1952-1954 елларда бабам глубинка мөдире булып эшләгән.Аннан соң СМУ-44 балта остазы булып эшли.Ул елларда бабам үз эшенең остазы булып саналган.Госман бабама якын тирә авыллардан тәрәзә,ишек ясатырга килә торган булганнар.Бабамның үз гомерендәге тырыш хезмәте өчен алган мактау кәгазьләре ,Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дә алган медальләре бик күп.Бабам үлгәнгә 6 ел вакыт үтсә дә,аның турындагы истәлекләр минем күңелемдә әледә саклана. Зәкиҗановлар нәселен дәвам итүчеләр булып: әтием Атлас,энеләре Алмаз,Расых,Рәис санала.Барысы да гаилә корып,балаларының балалары бар.Мин үзебезнең гаиләне бик бәхетле дип уйлыйм.Чөнки янәшәмдә минем өчен якын булган әти,әнием бар.Әтием Атлас гомер буена авыл хуҗалыгы тармагында башагроном ,ә әнием Альбина заводта оператор булып эшләделәр.Хәзергесе вакытта әтием,әнием дә лаеклы ялда.Без гаиләдә бер кыз,бер малай үстек.Икебезнеңдә гаиләле.Тиккә генә әби-баба нәселнең нигезе,ата-ана гаилә тоткасы,бала-чага нәсел дәвамчысы дип әйтмәгәннәр.Безгә әти,әни кечкенәдән бер-береңә ихтирамлы, мәрхәмәтле ,кеше кадерен белү ,изгелек дигән төшенчәләрне төшендергән.Әйе,һичшиксез,бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә.Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан,үз гаиләсенең тарихын белергә тиеш.Кешеләргә карата мәрхәмәтле булсак,әти-әниләребезне хөрмәт итеп тәрбия кылсак,милләтебез өчен файдалы эшләр башкарсак,бабаларыбызның изге туфрагын кадерләп сакласак,тормышыбыз матур һәм мәгънәле булыр.
Әйе,шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын,чал тарихын сөйли.Шәҗәрәне,нәсел агачыңны белү,эзләү-барыбызның да изге бурычы. Алар белән горурланып яшәргә тиешбез.