Презентация по внеклассной работе Минем гаил?м


«Минем гаиләм» «Моя семья» “Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була” Максат: “Гаилә” төшенчәсенең асылын аңларга ярдәм итү;Әти-әниләргә, өлкәннәргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәнү; Кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.“Әти-әни, мин – бердәм гаилә.”  Габдулла ТукайБезнең гаиләӘткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул, Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.  Минем гаиләм Мин бик бәхетле бала – минем зур гаиләм бар. Зур гаиләбез белән бик горурланам Минем исемем - ФирүзәМиңа 9 яшьМинем гаиләм: әтием – Фәнисәнием – Чулпан апам – Гөлназ әбием – МаһинурБез тату гаилә булып зур өйдә яшибез. Гаилә – безнең өебез, әби-бабай, әти-әни, мин, туганнарым.Гаилә – ул йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә.Әти-әни йортның тоткасы, ә балалары – аның көзгесе. Безнең кадерле кешеләребез-Дөньяда иң якын, иң газиз кешеләр – әти-әниләр- Әниләребез назлы карашлары, йомшак куллары белән шатландыра- Әтиләребез көчле, батыр, уңган булулары белән безне куандыра Әбиемә – дан җырыҮсеп җиткәч ,инде кеше булгач,Әбиләрне ташлап китмәгез.Ташлап китеп, картлык көннәрендәСез аларны ятим итмәгез.Әбиләрнең бөтен мәхәббәтеБөтен мәрхәмәте-балага.Әбиләргә дигән җан җылысыАдашып йөрмәсен иде далада. Ике әбием һәм бабам белән мин һәрвакыт бергә Дәү әни таба ашлары пешерергә оста. Аннан мин дә өйрәнәм Татар халык ашлары белән сыйлыйм гаиләмне Дәү әнием дәрес әзерләргә дә булыша Дәү әниемнән кул эшләренә өйрәнәм Кич белән дәү әнием һәм әбием белән китап укырга яратабыз Биергә бик яратам, һәр бәйрәмдә катнашам Мәҗит Гафури “Ата-ана” Сөямен чын күңел белән үземнең әткәй-әнкәмне; Яраткан барча нәрсәдән алар матур, алар ямьле.Сабый чакта күземне ачкач ук күрдем мин аларны,Сөям мин шул вакыттан бирле бу хөрмәтле җаннарны.Күтәргәннәр авырлыклар минем өчен җаннары тынмыйКиендергән, ашатканнар, тузан чаклы авырсынмый.