Халыкара туган тел к?нен? багышланган кич?Туган телем-ирк? г?лем4-5 нче сыйныфлар ?чен


Тема: “Туган телем – иркә гөлем”
(ХалыкараТуган тел көненәбагышлана)
Максат:
1. 21 февраль - Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү, укучыларны башка халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштыру;
2. Укучыларда төрле телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту;
3. Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирү; музыкаль зәвык тәрбияләү.
Бурычлар:
Халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ
тудыру;
Төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша укучыларда ана
телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү теләге тудыру;
Җиһазлау: музыкаль бизәлеш, “Туган телем – иркә гөлем”, “Иң татлы тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.
Катнашалар: 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары.

Туган телем – иркә гөлем
(Халыкара Туган тел көненә багышлана)
(Талгын көй уйный)
Укучы:
“Исәнмесез» ,- диде берәү килеп
Читтә йөргән чакта каңгырап,
Гүя шулчак баскан җирләреннән
Кайнар чишмә чыкты ургылып.
Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде
Күпме моң ишетте колагым.
Атам-анам теле, туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.
Укучы:
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
Укучы:
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм кадерле студентлар, укучылар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.
Укучы:
Хәзер без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырып үтәргә телибез.
Ана теле бер булыр
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез.
Укучы:
Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.
Укучы:
Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем –
Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Укучы:
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(“Яратыгыз” җыры) (талгын көй куела)
Укучы:
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.
Укучы:
Язык наш прекрасный –
Богатый и звучный,
То мощный и страстный,
То нежно-певучий.
В нем есть и усмешка,
И мягкость, и ласка.
Написаны им
И рассказы, и сказки.
Страницы волшебных,
Волнующих книг!
Люби и храни
Наш великий язык!
Укучы:
Әйт әле, _______, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?
Укучы:
- Өч мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!
Укучы:
- Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.Шулар арасында татар теле дә бар.
Укучы:
- Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.
Укучы:
- Шулай да һәр кеше беренче чиратта үз ана телен яратырга, сакларга тиеш.
Укучы:
Родной язык – богатое наследство,
Пришедшее из глубины веков.
Ты отражаешь мысли человека,
Ты помогаешь выразить любовь.
Ты создаёшь из букв стихотворенья,
Храня в запасах сотни тысяч слов.
Спустившееся к нам благословенье –
Родной язык, проникший в нашу кровь.
Укучы:
И туган тел!
Сине Әнкәитеп
Йөрәгендәсаклыйбухалык.
Таралган ул...
Әгәрсинбулмасаң,
Бетәридекүптәнюгалып.
Укучы:
Югалмадың,
Югалтмадың безне-
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
Укучы:
Мин татармын...уйлыйсыздыр:
Исем алыштыру бик җайлы.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
Арча бүләк иткән Тукайлы.
Г.Тукай «Ребенок и Бабочка». (талгын гына “табигать» музыкасы)
Ребенок:
Бабочка красавица нежный мотылек
Нам с тобою нравится солнечный денек
Раскажи мне бабочка о судьбе своей
Сколько в твоей жизни полных счастья дней
Бабочка:
По полям порхаю, где лютики цветы
Солнышко ласкает крылышки мои
Кормит меня дивный аромат цветов
Солнечного цвета зелени лугов
Будь со мною ласков ведь всему свой срок
Жить на белом свете мне один денек
Укучы:
Мин татармын ... безне бүлгәләргә
Үз дигәнчә һәр чор маташты.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
Тамбов бүләк иткән Такташлы.
Укучы:
Мин татармын ... Бернинди көч миннән
Йолкып ала алмас бу уйны.
Мин бит әле, Болгарымнан башка,
Пенза бүләк иткән Кутуйлы.
Укучы:
Һәммәсен бер кул селтәү белән
Җиңел генә азат булсаммы?
Мин бит әле, тимер “Урал” койган
Себер сыендырган Туфанлы.
Укучы:
Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,
Бары үзем беләм хәлемне.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
Ырынбур биргән Җәлилле.
Кызыл ромашка (талгын гына “табигать” музыкасы)
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр:
Укучы:«Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Укучы: Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
Укучы:— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
(“Матур булсын” җыры)
Укучы:
Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
Укучы:
Родной язык – твоя душа, твой мир, твой луч,
Люби его за то, что он могуч.
Язык твой – щит, твоё общенье
Не допусти к нему пренебреженья.
Укучы:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.
Туган тел / Родной язык
1)И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
2)Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
3)И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
4)И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Матур булсын.
1)Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
2)Безнең ил кояшы балкый
Якты булыр көн саен;
Якты булсын, якты булсьн,
Якты булсын көн саең!
3)Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!
Яратыгыз
Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Припев: Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Припев: Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!