И м?катд?с туган телем! (21 нче февраль – халыкара туган тел к?нен? багышланган шигырь б?йгесе)


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ФАКУЛЬТЕТЫ
“И мөкатдәс туган телем!”
(21 нче февраль – халыкара туган тел көненә багышланган шигырь бәйгесе)
КАЗАН 2012
И мөкатдәс туган телем!
(21 нче февраль – халыкара туган тел көненә багышланган шигырь бәйгесе)
Максатлар:
1) Татар әдәбияты шигърияте белән таныштыру;
2) Матур сөйләм күнекмәләрен үстерү;
3) Туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: грамоталар, бүләкләр, плакатлар, “И мөкатдәс туган телем” дип матур хәрефләрдән җыелган сүзләр.
Сценарий
(Аб . – алып баручы)
Аб.
Тел — халыкның горурлыгы,
Яшәве һәм барлыгы.
Чиксез кыйммәтле хәзинә,
Аның рухи байлыгы.
Тел кайгыны уртаклаша,
Куандыра, хуш итә.
Йөрәкләрне кавыштыра,
Кешеләрне дус итә.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар! Бүген без “И мөкатдәс туган телем” дип исемләнгән, ана телебезгә багышланган шигырь конкурсына җыелдык. Безнең туган телебезкүңел тибрәндергеч моңлы җырларга, дулкынландыргыч шигырьләргә, тирән мәгънәле мәкаль – әйтемнәргә, табышмак вә такмазаларга бик бай. Бүген сез алар белән күбрәк танышырсыз, үз көчегезне дә сынап карарсыз. Туган тел бәйрәмен башлыйбыз!
Бүген бездә Татарстанның атказанган халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан килгән кунак Илгизәр Хәсәнов, татар теле укытучылары Абдуллина Рамилә Әгъзәмовна һәм Ләйсән. Хөрмәтле жюри әгъзалары сез сөйләнелгән шигырьләргә бәя биреп барырсыз, конкурс ахырында нәтиҗәләр чыгарып бүләкләр тапшырылачак.
Ә хәзер сүзне башлангыч сыйныф укучыларына бирәбез. Безнең алдыбызда 2 нче “а” сыйныф укучысы Мөхтарова Әдилә
Г. Гыйлмановның “Мин чыдам”исемле шигырен сөйли.
(Г. Гыйлмановның “Мин чыдам” шигыре, Мөхтарова Әдилә)
Аб. Чыгыш ясый 2 нче “а” сыйныф укучысы Миңнуллина Алия Резеда Валиеваның “Еллар булсын тыныч” исемле шигыре белән.
(Резеда Валиеваның “Еллар булсын тыныч” шигыре, Миңнуллина Алия)
Аб. Сәхнәдә 2 нче “б” сыйныф укучысы Габдулхаков Искәндәр “Минем бабай” исемле шигырь белән.
(“Минем бабай” исемле шигырь, Габдулхаков Искәндәр)
Аб. 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. ЮНЕСКО Генераль директоры әлеге көнне “Ана теле бер булыр” исемле докладында “ Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора” дип әйтә. Чынлап та тел – ул тере мирас. Вил Казыйхановның “И родной тел” исемле шигыре белән чыгыш ясый 3нче а сыйныф укучысы Фәттахова Гөлчәчәк.
(“И родной тел” Вил Казыхановның шигыре сөйләнелә)
Аб. Без бүген телебезнең матурлыгын, байлыгын, тапкырлыгын, аһәңле яңгырашын күрербез. Ә хәзер яңадан шигырьләргә күчкәнче бер уен уйнап алыйк. “Домино” уены дип атала. Мин сезгә хәзер татар халык мәкальләренең башын укый башлаячакмын, ә сез тәмамларга тиеш буласыз.
Иң элек беренче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфка кадәр булган укучылар гына җавап бирәчәкләр, аннары гына югары сыйныфлар җавап бирерләр.
(мәкальләр укыла)
Түбән сыйныфлар өчен мәкальләр:
1. Иң татлы тел туган тел, .... ( анам сөйләп торган тел).
2. Иле барның .... (теле бар).
3. Сөйдергән дә тел, ...(биздергән дә тел).
Югары сыйныфлар өчен мәкальләр:
1. Телләр белгән - ... (илләр белгән)
2. Ачы тел – зәһәр, .... (татлы тел – шикәр)
3. Алтыда белгән ана телен ... (алтмышта онытмас)
(дөрес җавап бирелгән мәкальләр язып барыла соңыннан бүләкләр бирелә)
Аб. Әйдәгез конкурсыбызны дәвам итәбез. Безнең алда Фәнис Яруллин “Әни”шигыре белән чыгыш ясый Загидуллина Камилә, 3 нче “б”сыйныф укучысы.
(Фәнис Яруллин “Әни”шигыре, Загидуллина Камилә)
Аб. “Без Тукай оныклары” теливизион бәйгедә катнашучы 4 нче “а” сыйныф укучыларына сүз бирелә. Алар безгә бәйгедә сөйләгән шигырьләре белән чыгыш ясаячаклар.
(“Без Тукай оныклары”, 4 нче “а” сыйныф укучылары)
Аб. Сүзне 4 нче “б” сыйныф укучысы Мамедова Аидага бирелә. Ул Габдулла Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” шигырен сөйли.
(Габдулла Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” шигыре, Мамедова Аида)
Аб. Ә хәзер Заречье өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче 4 нче “а” сыйныф укучыларының музыкаль сәламен кабул итеп алыйк. Сәхнәдә “Аулак өй” музыкаль күренеше белән 4 нче “а” сыйныф укучылары.
(Сәхнәдә “Аулак өй” музыкаль күренеше белән 4 нче “а” сыйныф укучылары)
Аб. Тиздән Ватанны саклаучылар көне була. Әлеге көн безнең халкыбызның зур тырышлыгы һәм сабырлыгы, батырлыгы аркасында гына килеп җитте. Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр бар.Алар арасында шагыйрь Муса Җәлил дә бар. Күптән түгел аның туга көне булды. Быел аңа 105 яшь тулган булыр иде, әгәр ул хәзер исән булса. Муса Җәлилнең батырлыгы белән бергә аның үлмәс шигырьләре дә бар. Хәзер без Муса Җәлилнең шундый шигырьләрен тыңларбыз. Шигырьләрне 5нче “а” сыйныф укучылары башкарачак. Бадриева Рината “Кызыл ромашка” һәм Фәхретдинова Алинә “Җырларым”.
(Муса Җәлил “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре белән Бадриева Рината һәм Фәхреетдинова Алинә)
Аб. Бөек Ватан сугышы көннәре безнең өчен бик авыр көннәр иде. Тик шулай да халык җиңү көненә ышанды, көтте. Әлеге көннәр турында Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырендә бик ачык язылган. Әйдәгез әлеге шигырьне тыңлыйк. 6 нчы “а” сыйныфы укучысы Латыйпов Айрат тарафыннан Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигыре башкарыла.
(Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигыре, Латыйпов Айрат )
Аб. Алга таба 7 нче “а” сыйныф укучысы Хафизова Диләрә Фәнис Яруллинның “Казаным” шигырен сөйли.
(Фәнис Яруллинның “Казаным” шигыре, Хафизова Диләрә)
Аб. Сүзне 7 нче “а” сыйныф укучысы Миңнуллина Алиягә бирәбез. Ул Марсел Галиевның “Туган тел” шигырен башкара.
(Марсел Галиевның “Туган тел” шигыре, Миңнуллина Алия)
Аб. Безнең арабыздан 73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин китте. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте. Ул 46 китап авторы булып тора аның күп санлы шигырьләр авторы. Хәзер Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырен Шарапов Айнур башкара.
(Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре, Шарапов Айнур)
Аб. Бәйгебезне дәвам итәбез. Сәхнәдә 8 нче “а” сыйныф укучысы Зиятдинова Гөлүзә чыгышы. Муса Җәлил “Юллар” шигыре.
(Муса Җәлил “Юллар” шигыре, Зиятдинова Гөлүзә)
Аб. Безнең алда 8 нче “б” сыйныф укучысы Зарипова Рания Муса Җәлилнең “Ышанма” шигырен сөйли.
(Муса Җәлил “Ышанма” шигыре, Зарипова Рания)
Аб. Кичәбезне дәвам итәбез.
Өйрән, бала, анаң телен,
Иман иңәр күңелеңә.
Белсәң дә син башка телне,
Сөйләш туган телеңдә.
Ихтирам ит ата-анаңны;
Халкың гореф гадәтен – гадәтен, -
Гыйлемең җиһанны иңләр,
Үсеп китәр кодрәтең.
Туган телең – татар теле.
Мәгърифәткә баскыч ул.
Татарларга гына түгел,
Кырык телгә ачкыч ул.
Үз милләтең өчен тырыш,
Бает туган илеңне.
Буыннан – буынга күчсен,
Сакла туган телеңне!
( Рәфыйк Әхмәдиев “Акты хисләр җыр булып” китабыннан. Түбән Кама, 2009 нчы ел)
Әйе, чынлап та туган телебезне сакларга һәм якларга кирәк. Алга таба үзенең чыгышы белән 10 нчы “б” сыйныф укучысы Гиниятуллин Алмаз. Ул Рафис Корбанның “Өмет” исемле шигырен сөйли.
(Рафис Корбанның “Өмет” шигыре, Гиниятуллин Алмаз)
А. б. Алга таба 11 нче сыйныф укучысы Сәйфетдинова Фәнүзә Ренат Харисның “Җиләс җил вальсы” исемле шигырен сөйли.
(Ренат Харис “Җиләс җил вальсы”, Сәйфетдинова Фәнүзә)
А. б. Хәзер безгә жюри әгъзалары нәтиҗәләрен чыгарган арада
матур әдәбиятыбыз буенча белемнәребезне искә төшереп алыйк.
“Ә син беләсеңме?” исемле уен. Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укырмын, ә сез шигырьнең исемен һәм авторын әйтергә тиеш буласыз. Уен алда үткәрелгән уен кебек түбән һәм югары сыйныфларга бүленәчәк. Башлыйбыз. Беренче шигырь юллары
1)Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
(Бала белән Күбәләк, Габдулла Тукай)
2)Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә
(“Гали белән кәҗә” Габдулла Тукай)
3)Малай. Әйдәле,Акбай!Өйрән син,
Арт аягың белән тор;
Аума,аума!Туп-туры тор,
Төз утыр,яхшы утыр.
(“Маэмай”, Габдулла Тукай)
Югары сыйныфлар өчен
1)Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
(Кайсыгызның кулы җылы? Хәсән Туфан)
2) Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
(Муса Җәлил “Ышанма”)
3)Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
(“Ант” Фатих Кәрим)
Аб. Әйдәгез сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик.
(Нәтиҗәләр чыгарыла)
Аб. Хәзер сүзне хөрмәтле кунагыбыз Татарстанның атказанган халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан килгән Илгизәр Хәсәновка бирик.
( Илгизәр Хәсәнов сөйли)
Аб. Рәхмәт сезгә.
Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын,
Онытканнарның бәгырен телеп,
Мин бит татар баласы, диеп,
Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.
(Габдулла Тукай сүзләре “Туган тел” җыры башкарыла)
“Туган тел”
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, ходам!
Аб. Шуның белән безнең кичәбез ахырына якынлашты. Алдагы тормышларыгыз да мондый очрашулар күбрәк булсын дип без сүзебезне тәмамлыйбыз. Барыгызгада унышлы көннәр теләп саубуллашабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.