Внеклассное мероприятие на тему Туган телем — татар теле


Туган телем-татар теле
(Кичә “Әссәләмәгаләйкем” җыры белән башланып китә)
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! "Туган телем-татар теле” дигән кичәбезне ачык дип белдерәбез!
Алып баручы:Добрый день, уважаемые учителя, ученики, гости! Мероприятие, под названием “Родной язык-татарский язык” объявляется открытым.
Алып баручы: Татар теле... Тугач та газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Алып баручы:И нет у нас иного достоянья,
Умейте же беречь!
Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,
Наш дар бессмертный- речь!
Алып баручы: Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем!
Алып баручы: Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средсва общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками , тем больше шансов в нашем современном мире добиться успехов!
Алып баручы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”,”әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап куанабыз, рухланабыз.
Алып баручы: Стихотворение “Туган телдә сөйләшү”. Рассказывает ученица 1б класса Фаттахова Аделина
Алып баручы: Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
(Җыр “Сандугач”. Җырлый 9А сыйныф укучысы Мугаттарова Эльза)
Алып баручы:
Алып баручы: Әйдәгез әле, экранга күз салыйк әле. Безнең туган телебез һәм әдәбиятыбызның нигез тоткасы булган шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз кемнәр соң алар?
Алып баручы: Давайте, посмотрим на экран. Кто же они основателями родного языка и литературы? Смотрим на экран.
Алып баручы:Алда санап үтелгән шәхесләр арасында безнең өчен иң якыны һәм бөек шагыйрь- Габдулла Тукай.
Алып баручы: Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана.
Дәртле җырлар, моңлы көйләр яңгырый,
Бүген бездә бәйрәм, тантана!
Алып баручы:Бүген безгә бәйрәмгә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятендәге Шүрәле белән Былтыры килгән. Әйдәгез, аларны каршы алыйк әле.
Алып баручы: Сегодня на наш праздник пришли герои из сказки Габдуллы Тукая”Шүрәле” Былтыр и Шүрәле
( 4А сыйныфы укучылары Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзекне сәхнәләштерәләр)
Алып баручы: Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез!
Җыр. “Мин яратам сине, Татарстан!” Башкаралар татар теле һәм әдәбияты укытучылары Касыймова Гөлнур Наиловна һәм Галиуллина Диләрә Әхмәдулловна.
Алып баручы: Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем, туган телем,
Рәхмәт сиңа! Туган телем-киңдер
Сиңа күңел түрем.
Халыкларга хөрлек биргән Туган илем
Сине җырлап, итәгеңә башым идем.
Җырла диеп бирде миңа туган илем
Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.
Алып баручы:Әйе, Җәлил диюгә, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган илебезне саклауга өлеш керткән, туган илебезгә тынычлык алып килүче язучы һәм шагыйрьләребез килеп баса. Кемнәр соң алар?
(“Солдатлар” җыры яңгырый. Экрандагы язучы һәм шагыйрьләр санап үтелә)
Алып баручы: Алда санап үтелгән язучы һәм шагыйрьләр арасында безнең өчен иң бөек, патриот шагыйрьләребезнең берсе булган Муса Җәлилгә тукталыйк әле. Муса Җәлил- татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты. Ул халык йөрәгендә тугрылык, үлемсезлек символына әверелгән. Бик күп патриот рухтагы шигырьләр иҗат иткән.
Алып баручы: На сцене ученики 4А класса. Они для Вас покажут инсцинировку на поэму « Кызыл ромашка»( «Крассная ромашка»)
Алыпбаручы: Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Алып баручы:Без- татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без-татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык!
Алыпбаручы: Һәр халыкның үз туган теле, аның мәдәнияте, тарихы бар. Һәркем үз туган телен яратырга, хөрмәт итәргә һәм аның белән горурланырга тиеш!
Алып баручы: У каждого народа есть свой язык, своя культура и история. Каждый должен любить, уважать свой язык и гордится им! Давайте завершим наше мероприятие с песней Габдуллы Тукая “Туган тел” .