Эпос форма буларак дастаннар аларны? жанр ?зенч?лекл?ре


Эпос һәм дастаннар.
«Эпос» (грекчадан, сүз, хикәят, бәян итү мәгънәсендә) төшенчәсенең фольклористикада һәм әдәбият гыйлемендә киң һәм тар мәгънәләре бар. Беренче очракта ул вакыйгалылыкка, хикәяләүгә нигезләнгән әдәби төрне белдерә һәм шушы сыйфатларга ия булган төрле әдәби һәм фольклор жанрларын үз эченә ала. Тар мәгънәдә кулланылганда исә әлеге атама уз- ганны әкияти-мифологик һәм героик яки романтик планда хикәяләүче фольклор жанрына (әсәренә), шулай ук халык эпо-сы йогынтысында формалашкан героик эчтәлекле яки романик табигатьле әдәби әсәрләргә карата кулланыла. Мәсәлән, кыргызларның «Манас» эпосы, грекларның «Илиада», «Одиссея» эпослары, Фирдәүсинең «Шаһнамә» эпосы Һ.6.). Аерым ха-лыкларда «эпос» төшенчәсенә тәңгәл килә торган милли ата-малар да бар: Кавказ халыкларында — «нард», русларда — «былина», карел-финнарда — «руна», якутларда — «олонхо», бурятларда — «улигер». Фарсылар йогынтысын кичергән төрки халыкларда, шул исәптән татарларда, «дастан», «кыйсса» (поэма, хикәят) дигән атамалар кулланыла.
Фольклор яки халык эпос-дастаннарын әдәби яки китаби эпослардан аера белергә кирәк. Китаби эпос-дастаннар дип язма рәвештә иҗат ителгән һәм китап кебек укылып йөргән яки халык дастаннары үрнәгендә сөйләп яки көйләп башкарылган эпос-дастаннарны атыйлар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан», Гали исемле автор, күчерүче яки тәрҗемәченең «Кисекбаш», Мәҗлисинең «Кыйссаи Сәйфелмөлек», Сайядинең «Бабахан дастаны», Баһавинең «Бүз егет», Әхмәт Уразаев-Кормашиның шул ук исемдәге һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән эпик әсәрләре моңа мисал була ала. Халык иҗаты һәм язма шигърият традицияләре җирлегендә иҗат ителгән мондый китаби эпос-дастаннар, кагыйдә буларак, борынгы милли әдәбият кысасында өйрәнеләләр. Ләкин фольклорга караучы сөйләмә яки халык дастаннары да, язмага теркәлгәндә, вакыт-вакыт әдәби эшкәртүгә дә дучар булганнар, ягъни теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртелгәннәр, тулыландырылганнар, хәтта кайбер әсәрләрнең китаби вариантлары барлыкка килгән. Менә шуңа күрә дә эпос-дастаннарның аерым үрнәкләрен анализлаганда, ошбу үзенчәлек тә, һичшиксез, исәпкә алынырга һәм аларның нинди сыйфат үзгәрешләренә китергәнлеге ачыкланырга тиеш.
Фәндә халык эпос-дастаннары борынгы ыруглык җәмгыятендә һәм ыруглык мөнәсәбәтләре таркала-җимерелә башлаган дәверләрдә үк мифология һәм батырлар әкияте җирлегендә формалаша башлаган дип карала. Аннан соңгы чорларда, ягъни феодаль җәмгыять шартларында аларның үсеше ары таба дәвам иткән һәм, тарихи-социаль үзгәрешләргә бәйле рәвештә, жанр эчендә акрынлап яңа сыйфатлар барлыкка килгән. Әмма җәмгыятьтә патриархаль мөнәсәбәтләрнең саклануына бәйле рәвештә эпосның архаик формалары да теге яки бу дәрәҗәдә сакланып калган.
Эпос үрнәкләренең күпчелеге героик характерда. Чөнки аларның үзәгендә батыр-алып яки пәһлеван образы тора. Ул еш кына туганда ук батыр булып туа яки батыр булып үсә һәм, батыр-пәһлеван буларак, мифик көчләргә яки эчке һәм тышкы дошманнарга каршы кискен көрәш алып бара. Җиңүгә ирешүгә аңа батыр аты, куәтле җәясе яки кылычы ярдәм итә. Ләкин, тылсым көченә таянып эш итүче тылсымлы әкият героеннан аермалы буларак, эпос каһарманы үзе дә зур көчкә ия итеп тасвирлана. Бу, һичшиксез, эпос героеның мифик көчкә ия булган миф геройлары, уңай илаһи көчләр яки культура каһарманнары белән арасын өзеп бетермәвеннән килә. Әнә шундый батырлык сыйфатларына ия булганга күрә дә, мондый тип халык эпосын фольклористикада героик эпос дип йөртәләр. Шушы төшенчәгә тәңгәл рәвештә бездә батырлык яисә алыплык дастаннары дигән атамалар да кулланыла.
Героик эпос-дастаннарны фольклористикада һәм тюркологиядә өчкә бүлеп йөртәләр: 1) архаик-героик яки, төгәлрәк термин белән әйткәндә, әкияти-мифологик эпоска, 2) классик-героик эпоска, 3) тарихи-героик эпоска. Әлеге өченче төрне реаль-тарихи эпос (Б. H. Путилов) һәм тарихи эпос (B. M. Гацак) дип атау да бар. Ошбу өч төр эпос үсешенең өч стадиясен яки өч эволюцион баскычын тәшкил итәләр һәм шуңа бәйле рәвештә бер-береннән чынбарлыкны чагылдыру рәвешләре, тарихилык дәрәҗәләре белән аерылалар.
Дастан – халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Формасы белән тезмә яки чәчмә булырга мөмкин. Татар дастаннары өч төркемгә бүленә: тарихи дастаннар (“Җик Мәргән”, “Чура батыр хикәяте”, “Идегәй” һ.б.), алыплар турында хикәятләр (“Мешәк Алып”, “Кара Күңел”, “Ак Күбәк” һ.б.), мәхәббәт дастаннары (“Түләк”, “Йосыф китабы”, “Таһир белән Зөһрә”, “Бүз егет” һ.б.).