План урока по татарскому языку на темуБорын авазларына бетк?н исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше


 ПРОЕКТ ЭШЕ“Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасына дәреснең технологик картасы. Башкардылар: Укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар: 1. Габделвәлиева Рәмзия Наил кызы 2. Ситдикова Рузилә Узбәк кызы Проектның максаты: Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, 4 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле фәне буенча “Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертү. Проектның бурычлары:Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.4 нче сыйныфның татар төркемендә “Татар теле” УМК сы белән эшләү өчен “Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертүгә әзерләү.Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДББС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр,укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада күрсәтү.    ФДБС шартларында татар теле дәресенең технологик картасы -укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра торган заманча бер форма  Дәреснең технологик картасы – укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра торган заманча бер форма. Шул рәвешле, дәреснең технологик картасы – дәреснең гомумиләштерелгән, график тасвирламалар ярдәмендә башкарылган сценариясе, дәресне проектлаштыруның нигезе, укытучының шәхси эш методлары белән таныштыру чарасы. Технологик карта ярдәмендә белем бирү укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси осталыкларының үсешен тәэмин итәргә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә. Технологик картаны кулланып башкарылган проектлы педагогик эшчәнлекнең асылы – мәгълүмат белән эш иткәндә инновацион техноло-гияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерактивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була. Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):− дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;− үз фикереңне әйтә белү;− төркемнәрдә килешеп эшли белү;− иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;− фикереңне дәлилли белү.Регулятив УУГ:− уку бурычларын кую;− барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;− үз фикереңне төгәл җиткерү;− дөрестән дөрес түгелне аеру;− таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;− нәтиҗәләр формалаштыру. Танып белү УУГ:− тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;− төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;- рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җаваптаба белү;− укыганны анализлау.Коммуникатив УУГ:− башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;− үз фикереңә ышандыра белү;− башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү. Теләкләр:-Яңа көн тынычлык алып килсен!-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр эшлик! Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре1.ҮЗЕҢ УЙЛА!2.ТӨРКЕМДӘГЕ ДУСТЫҢ БЕЛӘН КИҢӘШ! 3.УРТАК ФИКЕРГӘ КИЛ!4.ФИКЕРНЕ ЯЗЫП КУЙ!5.БАШКАЛАРНЫ ТЫҢЛА! Бу сүзләрне нинди сүз төркеме берләштерә? {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}КилешләркояшяңгырбаланБаш килешкояяңгырбаланИялек килешекояш - ныңяңгыр- ныңбалан - ныңЮнәлеш килешекояш - каяңгыр - габалан - гаТөшем килешекояш- ныяңгыр- ныбалан- ныЧыгыш килеше кояш - таняңгыр - данбалан - нанУрын-вакыт килеше кояш - таяңгыр- дабалан - да







ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ:БОРЫН АВАЗЛАРЫНА БЕТКӘН ИСЕМНӘРНЕҢ КИЛЕШ БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ Исемнәргә тиешле кушымчалар өстәп,сүзтезмәләрне укыгыз: Урман...(кая?) бару Урам...(кайдан?) керү Тиен ...(нәрсәне?) күрү Болын....(кайда?) йөрү Куян...(нәрсәнең ?)койрыгы Сүзтезмәләрне тикшерү.Урманга баруУрамнан керүТиенне күрүБолында йөрүКуянның койрыгы Урам сүзенә тиешле кушымчаларны өстәп,күчереп языгыз: Бу- безнең урам.Урам(-ның-нең) ике ягында да агачлар үсә.Урам(-га,-гә) асфальт җәйделәр. Урам(-ны,-не) чыкканда игътибарлы бул!Чөнки урам(-нан,-нән) бик күп машиналар уза.Урам(-да,-дә) юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә! Бу- безнең урам.Урамның ике ягында да агачлар үсә.Урамга асфальт җәйделәр.Урамны чыкканда игътибарлы бул! Чөнки урамнан бик күп машиналар уза. Урамда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә! Өй эше1)100 нче күнегү(язма)2)103 нче күнегү(язма)3)Төрле килештәге исемнәр белән “Мин ял көнен ничек үткәрдем?” темасына кечкенә хикәя язып килергә.