Разработка по татарскому языку 4-го класса на тему: Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше


Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
(Татар теле. 4 сыйныф)
Сабирҗанова Гөлнур Хаккый кызы
Минзәлә муниципаль районы Дәвек башлангыч мәктәбенең I нче квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Тема. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Максат. Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек (И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. 4 сыйныф. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф–вакыт, 2014), слайдлар, карточкалар.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү.
Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.
Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.
Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.
Танып – белү УУГ: тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Миңа хат китереп бирделәр. Хатны укып карадым, берни аңлашылмый. Нишләргә? Булышмассыз микән?
Слайдта хат тексты. Укучылар кушымчаларны әйтә баралар. Экранда кушымчалар куела бара.
Җәй көне урман ямь-яшел булып күренә.
Урман... саф һавасы чиста була.
Мин урман... бик яратам.
Без урман... еш барабыз.
Урман... җиләк, бөрлегән җыеп йөрибез.
Урман... кич булгач кына кайтабыз.
-Без сүзләргә нәрсәләр ялгадык?
-Кушымчалар.
-Нинди кушымчалар?
-Килеш кушымчалары.
-Балалар. Бу хатның хуҗасы нәрсә белми икән?
-Килешләрне.
-Татар телендә ничә килеш бар?
-Алты. модуль
-Ә килешләрне белү ни өчен кирәк?
-Җөмләләребез дөрес төзек бәйләнешле булсын өчен кирәк.модуль. Менә хәзер текстны мин дә аңладым. Миңа ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.
Димәк, без бүген исемне килеш белән төрләндерүне карап китәрбез.
Дәфтәрләрне ачтык. Число, сыйныф эше язабыз.
Һәр дәрес матур язу белән башлана.
Тактада.
Бу бирем дә хаттагы кебек булган.Кушымчалар куеп җөмләне дөрес итеп язарга. Килешләрне билгеләргә.
Гөмбә... кәрзин... җыябыз.
Дәреслек белән эш.
1). 99 нчы күнегү. Сүзләр нинди авазга бетә? 2 укучы тактада төрләндерә. Нинди кушымчалар ялгадык? Төрләндергеч. Ничек билгелибез? Шакмак эченә алабыз.
Нинди үзенчәлек күрдек?
(сузык авазга беткән исемнәргә ю.к. –га, -гә, ч.к. –дан, -дән, у.-в.к. –да, -дә кушымчалары ялгана. Слайдта чыга.
2). 100 күнегү. Каз, дәфтәр сүзләре. Сүзләр нинди авазга беткән? Тартыкка. Нинди? Яңгырау. ю.к, ч.к., у.-в. к. куярга. Тактада 2 укучы.
Нинди кушымчалар ялгадык? Төрләндергеч. Шакмак эченә алабыз.
Нинди уртак кагыйдә чыгарабыз?
ю.к. –га, -гә, ч.к. –дан, -дән, у.-в.к. –да, -дә кушымчалары ялгана. модуль
Физминут
1).Музыкаль физминут. 2).Физминут. Карточкаларда сүзләр күрсәтелә.
Сүз нинди килештә булса, шуны хәрәкәт белән күрсәтергә.
урамга партага ( юнәлешне күрсәтәбез)
ишектән мәктәптән (чыгуны күрсәтәбез) урыннарда атлыйбыз
бакчада (урыннарга утырабыз)
Әйдәгез, үзебезнең нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдәләр белән чагыштырып карыйбыз. Дөрес булдымы икән? Дәреслектән кагыйдәне уку.
Слайдка карыйк әле.Сүзләр нинди авазга беткән?
Б.к. кашык мәктәп
И.к. кашыкка мәктәпкә
Ю.к. кашыкка мәктәпкә
Т.к. кашыкны мәктәпне
Ч.к. кашыктан мәктәптән
У.-в.к. кашыкта мәктәптә
-Саңгырау. Нинди үзенчәлек күрерсез икән?
Ю.к. –ка, -кә ч.к. –тан,- тән у.-в.к. –та, -тә модуль
Хәзер үзебезнең белемнәрне тикшереп китик. 1).Һәр төркемгә карточка бирәм. Анда сүзне килеш белән төрләндерергә. Эшләрне алышып тикшерәбез.Дөрес булмаса төзәтәләр. шәһәр, авыл, дәрес, алма
2). Көз турында җөмлә уйларга.Слайдта рәсем күрсәтелә. Анда сузыкка ю.к, ч.к., у.-в.к. исемнәр булсын.
3). Килеш кушымчалары дөрес ялганганмы? (такта артына алдан язылган була). Укучылар такта янына чыгып төзәтәләр.
Китапта бик кадерле.
Китапка бер битен дә ертма.
Китапка пычранудан сакла.
Китапка язма.
Китапның белем ал.
Китап күп сорауларга җавап табыла.
V. Рефлексия.
Ә хәзер уйлагыз әле, сезнең өчен дәрестә нәрсә бик авыр, ә нәрсә бик җиңел булды? Димәк, килешләрне белү кирәкме инде? Килешләрне белми торып дөрес, матур итеп сөйләшеп булмый.
Дәрестә нинди терәк сүзләр кулландык?
-килеш
-кушымча
-сузыкка беткән исем
-яңгырау тартыкка беткән исем
VI. Өй эше. Сайлап эшләргә.
1).Төрле килештә килгән исемнәрне кулланып, “Җәйге уеннар” темасына кечкенә хикәя язып килергә.
2).“Мин тылсымчы булсам” темасына хикәя язып килергә.
3).111 нче күнегү.