Презентация на тему: Тукай ??м Крылов


Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе schoolbug4@yandex. ru S4.Bug@edu.tatar.ru 8 сыйныф укучысы Усманова Алинә Ринат кызыФәнни җитәкче: Сидыкова Гөлзада Камил кызы Тукай һәм Крылов мәсәлләрен чагыштырып өйрәнү Бөек шагыйребезнең тәрҗемә эшенә мөнәсәбәтен өйрәнү Тукай һәм Крылов мәсәлләренең аермалы якларын күрсәтү Өйрәнелгән материаллар белән туганнарымны, сыйныфташларымны таныштыру Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнүне пропагандалау Фәнни эзләнүнең максаты: Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын беләсеңме? Тукай нинди мәсәлләр язган? Укучыларга анкета сораулары бирелде: Габдулла Тукай кем ул? - дигән сорауга 100 % укучы уңай җавап бирде. Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын 60% гына укучы белә. Укучыларның 50%ы Г. Тукай әсәрләрен укыган. Крылов иҗаты белән 80% укучы таныш. Бөек шагыйребезнең тәрҗемә әсәрләрен 20% укучы белә. Анкета җаваплары буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: тәрҗемә алдынгы әдәбиятларны татар халкына җиткерүнең төп чарасы;сүзгә- сүз ямьсез нәтиҗәләргә китерә;тәрҗемә иткәндә халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен искә алырга кирәк;тәрҗемәче телне яхшы белергә тиеш;тәрҗемә ирекле булса гына нәтиҗәле була. Тукайның тәрҗемә эшенә мөнәсәбәте ,, Зирәк һәм таныклы язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән ирекле рәвештә тәрҗемә ителде. Габдулла Тукаев.” ,,Файдалы җыентык” Фәнни эзләнү объекты Фәнни эзләнү объекты . 2 ,,Арыслан илә тычкан” ,,Лев и мышь” Крылов: Читатель, истину любя,Примолвлю в басне я, и то не от себя:Не попусту в народе говорится:Не плюй в колодезь-пригодитсяВоды напиться Тукай:,, Коега төкермә, бервакыт су эчәргә кирәк булыр, диләр” . Крылов: Так лучше бы ты мертвых ел,И оставлял живых в покое Тукай: ,,Аюларның үлгән кешеләрне ашамаганлыклары мәгълүм” ,,Аю” ,,Медведь в сетях” Тукай:,,Ары да барып биисең, бире дә килеп биисең, Бигрәк тә оста биисең, күз тияр дип белмисең” ,,Аю мәҗлесе” ,,Обед у Медведя” . Крылов: А если бы ягненок был умен, И мысли бы боялся он Похожим быть на волка. Тукай:,, Явызларга тыштан гына булса да охшарга ярамый” ,,Бәти” ,,Ягненок” Крылов: Такое же в городе я видел приключенье, У Климыча-судьи часишкивор стянул,И он кричит на вора: караул!Тукай: ,,Дустлар! Бүре бу малны кайдан алган иде?” ,,Бүре илә тычкан” ,,Волк и Мышонок” . Крылов:Примолвить к речи здесь годитсяНо ничего не трогая лица,Что делом, не сведя конца,Не надобно хвалиться Тукай:,,Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс” ,,Бытбылдык” ,,Синица” . Тукай:,,Ах, дустлар! Әгәр дә шигырь саф күңелле кешенең агызыннан чыкса, йөрәкләрне өзәдер. Әмма җылан шикелле агулы кеше агызыннан чыкса,аның агуы шигырьнең күркәмлеген каплыйдыр” Җылан” ,,Змея” . Крылов: Что б ни сулило вам воображенье ваше: Но, верьте, той земли не сыщите вы краше,Где ваша милая иль где живет ваш друг Тукай: Әй, сез, бөтен дөньяны сәяхәт итәргә теләүчеләр! Сез кайда барсагыз да, үзегез туып-үскән җирдән сөекле һәм дусларыгыз торган җирдән матур җир таба алмассыз» ,,Ике күгәрчен” ,,Два Голубя” . Тукай:,,Үзеңнең барачак юлыңа таш атма. Яшь вакытта ни чәчсәң, шуны картайгач урмыйча, кабергә кермәссең” ,,Картайган арыслан” ,,Лев состарившийся” Крылов:Сказать ли на ушко яснее мысль мою?Худые песни СоловьюВ когтях у Кошки.Тукай: ,,Дустлар! Уйлап карыйк әле: мәче тырнагында сандугач сайрармы?” . ,,Мәче илә сандугач” ,,Кошка и Соловей” . . Тукай:,,Берәү кардәшенә кое казыса, үзе төшәр” ,,Мәче баласы һәм сыерчык” ,, Котенок и скворец” . Крылов: В ком есть и совесть, и закон,Тот не украдет, не обманет,В какой бы нужде ни был он;А вору дай хоть миллион-Он воровать не перестанет Тукай:,,Намусы, ояты булган кеше нинди тарлыкка төшсә дә – урламас; әмма каракка миллион тәңкә бирсәң дә, урлаудан туктамас” ,,Тәүбә иткән төлке”” ,,Крестьянин и лисица” . Крылов: Отцы и матери! Вам басни сей урок.Я рассказал ее не детям в извиненье:Но если выросли они в разлуке с вами И вы их вверили наемничьим рукам- Не вы ли виноваты сами,Что в старости от них утехи мало вам? Тукай:,,Аталар! Аналар! Бу сезгә сабак.Мин моны балаларны гаепләр өчен язмадым.Балаларыңыз сездән аерылып, кеше кулында үссәләр, кечкенә вакытта сездән хөрмәт күреп, сезнең тарафтан сөелми үссәләр, карт көнегездә сезгә әйләнеп тә карамаслар” ,,Күке илә күгәрчен” ,,Кукушка и горлинка” . Нәтиҗә: Бөек шәхес Габдулла Тукайның иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы. Тукай бик оста тәрҗемәче. Шагыйрьнең иҗаты бик югары бәяләнә. Укучыларга тормышта яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәткәндә мәсәлләрне куллану отышлы. Бу материалны дәрестән тыш чараларда, класс сәгатьләрендә , әхлак дәресләрендә кулланырга була. . Файдаланылган әдәбият: Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты.,,Хәтер”нәшрияты. Казан: 2009. Г. Тукай. Әсәрләр.Казан: 1986. Полное собрание басен И. А. Крылова. Йошкар-Ола: 1995. И. Нуруллин. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгы. Р. Газизов.Габдулла Тукай. Мәктәп укучысына ярдәмлек.Казан.2001 ел